Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман егетеннән табышлы хәләл бизнес үрнәге: Интернет-уен

Мөселман бизнесы дигәндә без кафелар, киемнәр кебек өлкәләрне генә күз алдына китерәбез. Ә менә Марат - Али Җиһаншин Интернет ресурс төзегән. Үзенчәлекле бизнесны булдырган татар егете белән РФ мөселман эшмәкәрләре берлеге оештырган эшлекле очрашуда таныштык. Ул "Татар-информ"га үз эше турында сөйләп кенә калмыйча, булачак бизнесменнарга киңәшләрен дә бирде.

news_top_970_100
Мөселман егетеннән табышлы хәләл бизнес үрнәге: Интернет-уен

Авыр балачак

- Мин тумышым белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәреннән. Әти-әнием Әлкидән. Сәмәркандтан 1993 елны Казанга килгәч, беренче тапкыр карны, Кыш бабайларны күрдек.

Монда килгәндә тормыш бик авыр булды. Үзбәкстанда әти-әни эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән: арахис, карбыз үстереп саткан. Күчкәндә дефолтка туры килеп, бөтен әйбер юкка чыкты, бөтенесен яңадан башларга туры килде.

Мин кечкенәдән эшләдем, 11 яшемнән инде базарда сата идем. Миңа ул бик ошый иде.

1998 елда әнием юл фаҗигасендә вафат булды. Миңа 11, энемә 9, сеңлемә 3,5 яшь иде. Шулай әнисез калдык. Ләкин әлхәмдулилләһ, безнең дәү әти, дәү әниебез бар иде, алар бик ярдәм итте. Гаиләбез бик дус, тату булды. Дәү әниебез әни кебек булды, шуңа күрә без аны “супер дәү әни” дия идек. Үзебезне ятим итеп хис итмәдек.

Әтиебез 20 ел буена өйләнмәде, ике ел элек кенә кабат өйләнде. Аллаһ Тәгалә аңа бик яхшы хатын бирде.

Беренче эш урыны

Мин мәктәпне бетергәч, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә, аннары КСЮ институтының юридик факультетында укыдым. Югарыдагы объектларны буяучы булып "Оргсинтез"га кердем. Анда эшләү миңа бөтенләй ошамады. Үземнең эшемне ачарга кирәклеген аңладым.

Хәзер еш кына үземнең эшне искә төшерәм. Беренче тапкыр эшкә урнашкач, иртән эшкә чыктым, сәгать 8гә эшкә килергә кирәк. Соңга калырга ярамый. Безнең прораб бик усал кеше, безгә гел акыра. Без аны яратмый идек. Шул вакытта дустыма әйттем: миңа мондый зурлар тормышы ошамый. Мин беркемгә дә, беркая да эшләргә теләмим, үзеңнең эшеңне эшләргә кирәк.

Беренче бизнес: кафе

Бакчада Айрат белән бәрәңге казыйбыз, Айрат әйтә: ”Эх, менә шул бәрәңгедән пирожкилар ясап сатарга иде, әйеме?”,- ди. Мин әйтәм: “Әйе, яхшы булыр иде”. Шул бәрәңгедән идея килде, нинди дә булса ларек ясарга кирәк дигән уй керде. Уйлаштык, уйлаштык та, “әйдә кафе ачыйк”, дидек. Минем шундый сәләтем бар: акча табарга, кешегә матур итеп сөйләргә, аңлатырга.

Аннан-моннан, берничә кешедән акча алып энем Айрат белән 2011 елда ачтык. Энем агроинститутта укый иде, анда хәләл кафе юк. Шуңа беренчесен Ферма-2 да ачтык. Башта пирожкилар гына сатарга уйлаган идек, ләкин энем бер кечкенә генә бинаны рәткә китереп ясыйк диде. Анда котычкыч иде, бернәрсә дә юк. Ләкин шунысы яхшы, аренда арзан. Икебез өч ай буе ремонт ясадык. Су керттек, бәдрәфләр ясадык.

Без энем белән һәрвакыт бергә эшләдек, хәзер дә “хатыннарыбыз гына аерым” дип шаяртабыз. Бергә эшләгәнгә, бөтен идеяләребез тормышка ашты. Кафе ачу минем тормышымда бик зур роль уйнады. Чөнки без, берни дә белмичә, гап-гади авыл малайлары булып та акчасыз, тәҗрибәсез килеш бик матур кафе ясадык. Анда берьюлы 50 кеше сыярлык урын иде. Көненә 250 ләп кеше ашата идек.

Ләкин кафелар белән бик күп акча эшләп булмаганын аңладык. Аннары ул эш туры килмәде. 5 кафеның 4сен саттык, берсе генә калды - “Султан”, 2011 елдан бирле эшли.

Икенче бизнес: төзелеш

Күрше абзый, җир сатып алып, кечкенә генә бер поселок ясады. Без моны энем белән күрдек тә, шулай ук ясарга булдык. Үзебезнең Семиозеркада 240 участоктан торган поселокны ясап чыктык. Анысы да ДНТ Султан дип атала. Анда хәзер бик күп кешеләр яши, әлһәмдулилләһ. Дусларыбыз, танышларыбыз килде, хәзер анда мөселман җәмгыяте бик зур.

Күчемсез милек белән бик җитди шөгыльләндек, ләкин 2015 елда кризис башланды. Кризистан соң бик авыр вакытлар башланды. Санкцияләр кертелгәч, доллар күтәрелде, кешеләрнең акчасы бетте. Без дөрес эшләмәвебезне аңладык: без бөтен йомыркаларны бер кәрзингә тутырган булганбыз. Гел күчемсез милеккә генә тоттык.

Аннары күчемсез милектән башка әйбергә күчәргә уйладык. Нинди генә идеяләр карамадык! Хатын-кызларга күлмәкләр тегәргәме соң дип тә уйладык.

Өченче бизнес: Интернет-уен

Бервакыт хатыным Түбән Камага китте дә, мин фатирда берүзем калдым. Кино карап утырам, 2016 ел иде. Телевизорда Марк Цукерберг белән “Социаль челтәр” дигән фильм очрады. Ул фильмнан минем өчен йолдызлар янып киткәндәй булды. Шул киноны карагач, уйландым: гади генә бер студент малайның Фейсбук сайтын ясаганда, бер доллар акчасы да булмаган, дустыннан бурычка алган. Студент булса да, нинди зур корпорация ясаган. Ул ясаган, ник без ясый алмыйбыз?

Ләкин безнең энем белән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белемебез юк. Ул авыл хуҗалыгы буенча, мин юридик белгечлек алдык. Эшебез буенча без төзүчеләр. Компьютерны кабыза һәм сүндерә генә белә идем. Мин Айратка Марк турында сөйләдем: “Кара инде, нинди малай”, - дим. Безнең дә шундый әйбер оештырасыбыз килде.

Айрат өченче буын туган энебезгә әйтеп карарга тәкъдим итте. Айдар ул вакытта мәктәптә укый иде. Айдар: “Юк инде, мин бит мәктәп баласы, берни дә белмим” диде, башта курыкты. Без аны әкрен генә күндердек, тырышырга кирәк, нәрсә дә булса уйлыйк, дидек.

2015 елның августында безнең беренче очрашу булды. Җыелышып утырып сөйләштек. Ул безнең оешмабызның туган көне булды. Шулай итеп, 2016 елда “Prime Games” дигән Интернеттагы уен компаниясе ачтык. Ләкин без Кирилл исемле егетне эшкә алгач, Айдар китәргә булды.

Кириллны мин Аллаһ Тәгаләнең бүләге дип саныйм. Чөнки аңа 21 яшь кенә булса да, бик акыллы, мотивацияле, аның җитәкчелек сәләте дә бик көчле. Мин аны Стив Джобс кебек итеп күрәм. Шулкадәр алдынгы карашлы кешене очратканым юк иде. Минем үземә 32 яшь, аңа карыйм да, никадәр бездән алга киткән дип уйлыйм. Шулкадәр акыллы булуына шаккатам.

2016 елны “Prime Games” эшли башлаганда гына, безнең 5 программист эшли иде. Эшлибез дә, карыйм, Айдар тартмый, ә Кирилл булдыра. Дөрес сораулар бирә, биремнәр куя. Мин, җитәкче буларак, техник директор итеп билгеләдем. Ә Айдарны ул вазифадан алырга туры килде, ләкин бизнеста аның да өлеше бар. Айдарга бу ошамады, яки мин, яки Кирилл дип сайлау алдына куйды. Без Кириллны сайладык, Айдар китте.

Хәзерге вакытта 3 ел эшлибез, хаталар да ясадык, бик күп акча түктек, әмма тәҗрибә тупладык. Беренче ике ел бигрәк тә авыр булды: ясаган проектларыбыз бармады. Хәзер командада, үзебезне санамыйча, 13 кеше эшли.

Хәзер безнең уен бизнесына тиздән 3 ел була. Әлһәмдүлилләһ, хәзер без табышка чыктык. Хәзер бер бик зур оешма белән эшлибез, аларга заказга уеннар ясыйбыз. Безнең кайбер уеннарны "Play Market"тан алырга була. Команданы көчәйттек, хәзер мобиль стратегия ясарга булдык. Чөнки компьютердагы уеннар белән акча да эшләп булмый. Аларны эшләү бик авыр. Мобиль стратегияда берничә ел уйнарга була. Озак вакытлы проектларга күчтек.

Интернет уеннары хәрәмме, хәләлме?

Уеннар ясый башлаганчы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендәге Хуссам остаз белән киңәшләштем. Ул минем өчен бик зур авторитет. Ул безгә ислам динен дөрес итеп күрсәтте. Ислам ул намаз, ураза, мәчет кенә түгел, яшәү рәвеше дип аңлатты.“Хуссам остаз, уеннар ясыйсыбыз килә, ислам буенча ярыймы”, - дидек. Ә ул әйтә: “Ә ник ярамый?”. Безнең хәләл булмагае дигән шигебез бар иде.

Безне бик күп кешеләр орыша: “Син үзең хәзрәт булып эшлисең, уеннар ясыйсың, ул бит хәрәм”, - диләр. Мин сорыйм, ни өчен хәрәм? Ул бит кешене намаздан калдыра, начар диләр. Мин аларга әйтәм: “Карагыз, бал - ул файдалы әйберме?” “Әйе”, - диләр. Мин әйтәм: “Хәзер балны бер литр ашасаң, үләсең. Еланның агуы да агу, чамасын белсәң, дару.” Уеннар да шулай, беренчедән, алар төрле була. Икенчедән, кеше үзен контрольдә тота алмаса, теләсә кайсы әйбердән намазын да калдырачак, башка әйберләр дә эшләячәк, кешенең үзеннән тора.

Хуссам остаз тагын шуны аңлатты: хәзер мөселманнарга карата билгеле бер стереотип бар. Ул я төзүче, я урам җыештыручы, я базарда оекбаш сата. Алар югары технологияләрдә, банкларда, төрле министрлыкларда юк. Ни өчен? Чөнки алар аны хәләл түгел, ул тегеләй, ул болай, диләр. Мөселман кешесе бар яктан да үсештә булырга тиеш. Син ул уенны ясамасаң, кеше башканыкын алып уйный. Синең ясавың яхшырак, беренчедән, акча эшләрсең, ислам диненә, кешеләргә файда китерә аласың. Һәм уеннарны да ярамаган нәрсәләрне исәптә тотып ясыйсың. Мәсәлән, язуларын язганда, рәсемнәрен ясаганда шәрә кызларны ясамыйсың. Ул безгә шулай җентекләп аңлатты.

Мәгълүмат технологияләре - иң зур табыш китерә торган бизнес

Безгә уеннар ясый белгәнебезне күреп киләләр. Команда яшь булганга, амбицияләребез зур. Яшь командада күтәрелеп китү шанслары зуррак. Зур компанияларда син инде башлангычта тормыйсың, анда инде үз кагыйдәләре, законнары, системалары формалашкан. Аны үзгәртүе авыр. Яшь командада үзеңнең катнашуыңны сизәсең.

Без хәзер нигездә уеннар ясыйбыз. Төзелешне алга куймыйбыз, кафедагы идарәне бер егеткә тапшырдым, ул хәзер тулысынча үзе алып бара.

Без хәзер бөтен көчебезне мәгълүмати технология өлкәсенә юнәлттек. Чөнки статистика буенча карасагыз, дөньядагы иң кыйммәт компанияләр мәгълүмати технология өлкәсеннән: Apple, Zoom, Али-баба, Microsoft һәм башкалар. Алар чыннан да, виртуаль продукция ясый. Аның уңай яклары шул: мәсәлән, мин өй төзим яки ролл сатам икән, мин локаль базарда утырам. Дөнья мәйданына чыгу өчен күмпе көч кирәк булуын әйтә дә алмыйм. Ә менә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә, бигрәк тә мобиль базарда, кешеләргә кирәкле продукция ясасаң, теләсә кайсы базарга чыга аласың. Хәзер бит кеше 20-30 процент вакытын телефонда үткәрә. Уеннарны хәзер күп кеше уйный.

Хәзерге мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге уңышларыбыз өчен мин Марк Цукерберг һәм Джек Мага рәхмәтле. Безнең офиста "Алибаба" компаниясының логотипы эленеп тора. Чөнки без башлаганда, ИТшник булмаганга, туганнарыбыз, дусларыбыз кире өндәде. Син дуракмы әллә, син бит белмисең, бөтен акчаңны бетерәсең, кермә анда, диделәр. Шик туды, утырып сөйләштек. Ләкин Джек Ма турында видео карадым, һәм без үзебезнең булдыра алачагыбызга ышандык. Ул хәзер Кытайдагы иң бай кеше. Джек Маның “Уңышлы кеше бөтен әйберне белгән кеше түгел, үз янында акыллы кешеләрне җыеп, бер идея белән берләштереп, аларга юлны күрсәтә алган кеше”, - дигән сүзләре илһамландырды. Безгә барысын да үзебезгә белү зарур түгел икәндеген аңладык.

Безгә Хуссам остаз бер әйберне әйтте: үзегезнең продукцияне мөселманча дип әйтмәгез, сез хәләл әйберләр ясагыз. Мөселман әйбере дисәгез, ул мөселман булмаган кешене куркытырга мөмкин. Хәзер безнең “Prime Games” ИТ-компаниясендә төрекләр, Дон казаклары эшли, ә Кирилл үзе белорус. Безнең компаниядә 4-5 милләт кеше бар. Анда христианнар да, атеистлар да бар.

Бизнесны ничек оештырырга? 

Мин үзебезне бик дөрес юнәлештә эшлибез дип уйлыйм. Әлбәттә бик күп сынаулар аша үттек, бик күп хаталар ясадык. Икенче яктан, хаталар ясавыбыз бик күп файда да китерде. Чөнки хәзер нәрсә эләргә кирәкмәгәнен, ничек дөрес булмаганын беләбез.

Иң беренчесе - эшне оештыру. Икенчесе - хезмәткәрләрне дөрес сайлау.

Эшебез бара. Сәбәпнең берсе: эшкә килгән кешеләргә сез команда дип әйтәм. Алар гади эшчеләр генә түгел, команда. Безгә әтиебез бик зур тәрбия бирде. Мин аңа бик рәхмәтле. Әти безгә шуны аңлатты: без энем Айрат белән бер-беребезгә иң якын кешеләр, бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, безгә беркем дә ярдәм итми. Безгә карата кечкенә вакытта бик кырыс булды. Иң беренче Аллаһ Тәгаләдән курыкканмындыр, аннары әтиемнән. Ләкин ул бик гадел иде. Үзебез дә бик хулиган идек инде. 

Ләкин якынча бер 10 яшьтән соң әти кеше баласына иң якын дус булырга тиеш. Ул безгә дус булды. Хәзер дә нәрсә булса да, әти белән киңәшләшәбез, серләребезне аңа сөйлибез. Булачак хатыным белән танышкач та әтиемә килеп сөйләдем. Ул безгә чын дус. Бизнеста хаталар ясасак та, беркайчан да орышмады. Бүтән алдамасыннар өчен нишләргә кирәклеген уйларга киңәш итә иде. Сине алдаган кеше түгел, кабат сине алданганга үзең гаепле дип әйтә иде.

Йортлар төзегәндә безне бик күп кеше алдады, үзебез ышанганга алдадылар. Юллар ясадык, сулар, газлар керттек, миллионлап миллионлап алдадылар.

Хатыным да бөтенесен дә аңлады, нинди эш башласам да, ярдәм итте. Бөтен авырлыкларны үттек, беркайчан да акча сораганы юк, син шуны тиеш дип әйтми. Бердәнбер канәгәтьсезлек белдергән сәбәбе - аның белән аз вакыт уздырам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100