Мәрзия Фазлыева: «Абыем канга батып, солдатларны сугыш кырыннан ташыган»
Мәрзия Фазлыева Арча районы Сарай-Чокырча авылыннан. Ул үзе сугышта катнашмаса да, аның өч абыйсы фронтка киткән. Мәрзия әби безгә абыйларының сугышчан юлы һәм үзенең язмышы турында сөйләде.
«Адәм баласы ни генә күрмәгән!»
«Бүгенге көнгә шөкер итеп яшәргә кирәк. Аллаһка шөкер, ашарга ризыгыбыз бар, дөньяларыбыз имин. Без үскәндә ачлыгы да булды, кияргә киеме дә җитмәде. Авылдашлар арасында кулак итеп Себергә куылучылар да булды. Әтиемнең сеңлесенең ирен атып үтергәннәрен хәтерлим. Хәзер төгәл сәбәбен белмим. Мин ул вакытта кечкенә идем. Аллам сакласын, нинди афәтле еллар иде ул чакта! Хәзер исемә төшерәм дә йөрәгем «жу» итеп куя. Аннары әтиемнең сеңлесен агач басып үтерде. Ул агач кисүче булып эшли иде. Югыйсә, әле генә әни булган иде. Аңа карамастан, эшкә җиктеләр. Бармы синең хәлең, юкмы - барыбер. Шулай итеп, бу гаиләнең 1937 елгы кызлары ятим калган иде. Адәм баласы ни генә күрмәгән…
Безнең гаиләдән генә өч абыем сугышка китте. Берсе кайтмады. Аның кайда җирләнүен, ничек үлүен белмибез. Шул 1942 елларда аның эзе югалды. Тагын берсе сугыш вакытында хәрби хезмәттә иде.
Ә менә Гәбделбәр абыем сугыштан кире 1946 елда әйләнеп кайтты. Ул санитар инструктор булып хезмәт иткән. Аңлавымча, сугыш тәмамланса да, ул госпитальдә хезмәт итүен дәвам иткән. Аның хатлар язуын хәтерлим. Хәзер инде ул хатларның берничәсе генә сакланды.
Кайтканда, аның күзе янында ярасы бар иде. Ул кайтканда, миңа бары тик 6-7 яшь кенә була. Мине бала дип, сугыш турында әллә ни күп сөйләмәде. Әмма мин аның сугышчан юлын беләм. Сезгә дә сөйләп үтим. Бәлки сезне укып, абыемны танучылар булыр.
Абыем Гәбделбәр Нурисламов һава һөҗүменә каршы саклану бүлегенең 862нче полкында «медицина хезмәте старшинасы» исеме белән хезмәт иткән. Ул Төньяк-Кавказ фронтында 1942 елның ноябреннән 1943 мае аена кадәр була», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Гәбделбәр Нурисламов санитар буларак солдатларга ярдәм күрсәткән. Аларның фронтлары Төньяк Осетиядәге Моздок шәһәрендә сугышканда, Гәбделбәр, үзендә көч һәм батырлык табып, сугыш кырына чыгарга тәвәккәл итә. Ни өчен? Чөнки каты яраланганнар, гадәттә, нәкъ менә дошман белән очрашкан урында ятып кала дип уйлый ул. Һәм аның бу фикере хак була. Сәламәтлекләренә артык зыян килмәгәннәре санитар янына үзләре дә килеп җитә. Шушы көннән соң ул нәкъ менә әлеге план буенча эшли башлый. Шулай сугыш кырыннан Гәбделбәр йөзгә якын солдатны үз җилкәсендә санитария ноктасына алып килә.
Новороссийск янында көрәш барганда, Гәбделбәргә үзенең кулына автомат тотарга туры килә. 1943 елның 4 маенда ул шулай ук, сугышчыларга ярдәм итәм дип, кырга чыгып китә. Әмма аны немецлар күреп ала. Гәбделбәр шулчак ике немецны үтерә. Үзе дә яралана, әмма солдатны барыбер санитария ноктасына илтә. Тәне буенча кып-кызыл каны акса да, башы түзә алмаслык авыртса да, ул солдатка ярдәм итә.
«Абыемның маңгаена һәм сул кулына снаряд кыйпылчыгы тия. Ул барыбер безнең янга кайтмый, батырларча сугышта кала. Ул афәттә үз башыңны сакларга кирәк. Ә абыем кешеләргә дә ярдәм иткән. Горурланам аның белән! 1946 елда кайтып, бер ел яшәгәч, 1947 елда абыем безнең арадан китә», — дип сөйләде Мәрзия апа.
Шулай ук Мәрзия апа тагын бер хатирәне дә искә алды.
«Без сугыш вакытында авылда яшәдек. Әтиемне сугышка алмадылар, чөнки ул Фин сугышыннан яраланып кайткан иде. Бервакыт мин Казан дип аталган шәһәр булуын ишеттем. Нинди икән ул Казан шәһәре, дип уйладым. Гәбделбәр абыем сугыштан кайткач, мине Казанга алып барды. Хәзер дә мин Казанда яшим, ләкин 1946 елда ул, гомумән, башка төрле иде. Шулай итеп, Казан мине 1946 елда үзенә гашыйк итте. Кечкенә чактан ук, үскәч, Казанда яшәү максаты белән яшәдем. Аллаһка шөкер, Казанга килеп, төпләнеп калдым», — дип сөйләде ул.
«Элек заманалар башка иде»
Мәрзия апа ире Азнакай егете Тельман белән ике кыз — Гүзәлия белән Эльвираны үстергәннәр. Әңгәмәдәшем ире белән ничек танышуларын да сөйләде.
«Мин Казанда тулай торакта яшәдем. Безнең бүлмәгә егетләр килеп йөри иде. Әмма мин берсен дә ошатмый идем. Бер көнне Тельман үзенең дусты белән безнең подъезд янына килеп туктады. Без дус кызым белән бер-беребезгә караштык та күз кысыштык. Кызык бит, нинди егетләр икән? Эшебез булмаса да, урамга чыгып керергә булдык. Имеш, үзебезнең барлыгыбызны белдерер өчен. Шунда Тельманнар безгә эндәште, танышты. Аралашып киттек, алар ешрак килеп йөри башлады…Әмма мин булачак иремне тиз арада ошатмадым. Дус кызым Флүрәне: „Синең яныңа килә ул“, — дип үрти идем. Шулай да күңелем түрендә Тельманның минем яныма килеп йөрүен белә идем», — дип сөйләде Мәрзия апа.
Берсендә Тельман Мәрзияне кинога чакырган.
«Кинога чакыргач, бармый калмадым. «Алешкина любовь» киносын карадык. Безнең заман кешеләре бу киноны ишетеп булса да беләдер. Барырга ризалаштым, әмма тулай торактан аның белән бергә чыгып китәргә оялдым. Аңа: «Бар, син башта үзең генә чык. Мине тукталыш янында көтәрсең», — дия идем. Ул чыгып киткәч, ун минут чамасы үткәч, үзем чыга идем. Ул заманалар, гомумән, башка иде. Хәзер оялмыйлар, кулга-кул тотынышып урам буенча йөриләр, авыз тутырып үбешәләр. Ә ул вакытлар андый түгел иде.
Кинода ялгыш кына беренче тапкыр кулымнан тотты. Беренче тапкыр кулымнан тотуы иде, аңлыйсыңмы? Әй, рәхәт иде! Әле, безнең елгылар хәтерлидер, килосы 3,5 сум торган «Весна» дигән иң тәмле бер конфет була иде. Шул конфетны миңа бирде. Ул еллар өчен бу бүләк зур кебек тоела иде. Хәзер кыйммәтле телефоннар, машиналар сорыйлар. Шушы конфетның тәмлелеген беләм, ашыйсым килә. Әмма аның янында ашарга оялдым.
Шулай итеп аралашып киттек. Бераз вакыт үткәч, өйләнешергә булдык. Алар Азнакай районыннан, Арчага кайтып кулымны сорады. Никах укыттык. Элек гаиләләргә тулай торакта бүлмә бирәләр иде. Без дә шул бүлмәне алырга булдык. Әмма безгә ул эләкмәде. Без мөселман балалары өчен никах булуы иң мөһиме бит. Бер-беребез өчен ир белән хатын кебек идек. Әмма законлы язылышырга кирәк дип уйламадык та. Шулай итеп, ирле-хатынлы булсак та, Казанда аерым яшәдек. Әмма бик теләп авылга кайта идек», — дип сөйләде ул.
Ул елларда өйләр «снимать» итеп яшәү кыйммәт булган. Мәрзия белән Тельман яшәргә дип мунча табалар. «Мунчаларда тәрәзә кечкенә була бит. Ул вакытта да шулай иде. Шулай итеп, мунчада яши башладык. Бер мич тә бер карават — башка әйбер ул бүлмәгә сыймый иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, яшьләрнең мөмкинлекләре күбрәк», — дип искә алды Мәрзия апа.
Өлкән кызлары Гүзәлия мунчада туа. Соңыннан аларга тулай торакта бүлмә бирәләр. Ул тулай торакта икенче кызлары — Эльвира туа.
Минем: «Тельман абыйны яраттыгызмы?» — дигән соравыма Мәрзия әби: «Яратуны кул белән тотып булмый шул аны. Яратканмындыр. Ул булганда, тәмлерәк ризык әзерлисем килә иде. Ашагач мактап җибәрсә, тагын да рәхәт. Хәзер үзем өчен артык катлаулы ризыклар әзерләмим. Гаилә тормышында бер-береңне ишетә белү, юл куя белү кирәк.
Нишләп иртәрәк язылышмадык икән дип уйлыйм хәзер. Бу хакта ишеткән дә юк иде, әниләр дә әйтмәгән. Аллаһка шөкер, яхшы яшәдек. Балалар да акыллы булып үсте. Картым гына иртә китеп барды. Ансыз сигезенче елым үтеп бара. Мине дә чакыргалый кебек. 52 ел иңгә-иң яшәдек, сеңлем. Ул киткәч, авыр булды. Ярый әле кызларым гел янәшәмдә, акылдан язар идем.
Аллаһ биргән гомерне яшәп бетерергә кирәк. Әле үзем йөреп торам, кеше кулында түгел. Ашыйсым килсә, пешереп ашыйм. Рәхәтләнеп, тәмләп чәй эчәм», — диде Мәрзия апа.
Саубуллашканда, Мәрзия апа миңа: «Рәхмәт, хатирәләрне яңарттың. Яшь чакта җебегән булганбыз инде. Татар кызлары тыйнак булырга тиеш. Хәзер, ирләреннән узып, башларына атланалар, ир кешедән дә катырак сүгенәләр. Болай булырга тиеш түгел, дөрес түгел!» — дип әйтте.