Мәрьям Миңнегуловадан катлы салат рецепты
Һәр рәткә сетка сыман итеп майонез салырга.
1 кат — эре угычтан уылган пешкән бәрәңге, тоз сибәргә;
2 кат — сарымсаклы майонез;
3 кат — шакмаклап туралган ысланган тавык ите;
4 кат — вак итеп кенә туралган әз генә суган;
5 кат — корейча кишер;
6 кат — саламлап туралган яңа өзелгән кыяр, майонез;
7 кат — угычтан уылган йомырка агы;
8 кат — угычтан уылган сыр;
9 кат — угычтан йомырка сарысы
«Салатны теләгәнчә бизи аласыз. Тәмле салат, туклыклы. Савытка бисквит пешерә торган таба боҗрасын куям да, шуның эченә катлап ясыйм. Аннары боҗраны алам», — дип язган хуҗабикә.