Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрьям Миңнегуловадан чөгендер катыгы рецепты

Әбекәйләребез катыкның нинди генә төрләрен ясамаган. Ә менә чөгендер кушып ясалганы иң файдалысы булып саналган. Азнакайда яшәүче аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан чөгендер катыгын ясау ысулын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Мәрьям Миңнегуловадан чөгендер катыгы рецепты
https://www.instagram.com/p/B5-ee8GBTwd/

Иң элек сөт кайнатасы савытны майлап сөт саласың. Сөт кайнап чыккач, савыт төбенә тәлинкә ташлыйсы. Бу кайнаганда сөт ташып чыкмасын өчен кирәк. Аннары сөтнең күләменә карап, чамалап кына шикәр комы саласы. Куе сөт булганда, чама белән 40 минут тирәсе кайнатасы. Сөт никадәр күп кайный, катыгыгыз шулкадәр тәмле һәм куерак булачак.

Аннары сөтне уттан алып, бармак пешмәслек дәрәҗәгә җиткәнче суытасы. Инде оеткы саласы гына кала. Оеткы ул - әзер катык. Аны берәр литр чамасы алдан ук алып калдырырга кирәк.

Суынган сөткә салыр алдыннан оеткыга тагын бер стакан чамасы сөт кушып болгатасы. Инде барысы да әзер булгач, савытны төреп, җылырак урынга куясы.

Катык оеган арада, кызыл чөгендерне пешереп, аны вак итеп турап яки угычтан уып әзерләп куярга була.

Оеган катыкка чөгендер кушып, яхшылап болгатасы гына кала.

Ашларыгыз тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100