Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрткә киткән Зәйнәп: "Мин әти белән сөйләшә алдым"

Мәрткә китү очраклары турында моңарчы ишетеп кенә белән идем. Ничек ул мәрткә китү? Куркынычмы? Кеше мәрткә киткәндә нәрсә булса да тоямы? Теге дөнья белән бәйләнешкә керәме? Башымда сораулар бихисап. Шушы сорауларны мәрткә китүне кичергән ханымга бирдем. Героемның исемен сер итеп калдырам, ул үзен Зәйнәп дип атарга кушты.

news_top_970_100
Мәрткә киткән Зәйнәп: "Мин әти белән сөйләшә алдым"

"Ни өчен Зәйнәп?" дип сорадым мин аннан. "Кечкенә чакта Зәйнәп исемле дус кызым бар иде. Ул башка шәһәргә күчеп китте. Еллар буе эзләсәм дә, мин аны таба алмадым. Ышана алган кешем ул гына иде", - дип аңлатты ул.

Без Зәйнәп белән кафеда очраштык. Бик озак үгетләгәннән соң гына ул минем белән сөйләшергә ризалыгын бирде. Мәрткә китү сәбәпләре хакында да бик ачылып сөйләшәсе килмәде.

Башта язышып кына аралашырга рөхсәт иткән героем, очрашуга ризалашкач, мин әзрәк аптырашта да калдым. Җыйнак кына киенгән, чәчләре кара, кыска гына буйлы бер ханым иде ул.

- Сез мәрткә киткән бар дип яздыгыз...

- Әйе. Ике көнгә мәрткә киткәнмен. Бу чаклар турында искә алырга яратмыйм.

- Шулай да сөйләп үтегезче, ни аркасында булды? Сәбәпләре нидә?

- Рәнҗеттеләр, балам.

- Кем һәм нәрсә өчен?

- Ирем.

- Хыянәт?

- Әйе. Без өйләнешеп озак тордык дип әйтә алмыйм. Йөргән вакытта аның читкә йөри торган гадәте бар дип уйламаган идем.

- Йөргән вакытта гына кешене белеп бетереп булмый шул...

- Дөрес фикер йөртәсең. Кешене кат-кат тикшереп торырга кирәк. Өйләнешкән көнем һаман күз алдымнан китми. Мин күлмәкне бик озак эзләдем. Ирем әнием белән барып алган идек. Әни миңа күлмәк сайлашты. Ул көнне миннән дә бәхетле кеше юк иде. Мин тормыш башлана гына икән дип уйладым. Ә чынлыкта тормышымның төпкә төшә башлаган вакыты иде. Мин генә сизмәгәнмен. Әйе, иремнең яшь кызларга караганы булмады. Ләкин аның хыянәткә сәләтле кеше икәнен мин аңларга тиеш идем.

- Беркем дә алда нәрсә буласын белми бит инде. Үзегезне гаепләмәгез шулкадәр.

- Өйләнешеп тора башлаганнан бирле мин сөенеп туя алмадым. Барысы да шундый яхшы башланган иде. Мин тормышымны әкият белән чагыштырдым. Кайвакыт болай да була аламы икән дип уйлый идем. Ирем алтын иде, бөтен эштә дә булыша. Әниләргә кайтып та йөри иде. И сөенгәнне белсәң, башкаларның ирләре хатыннарының әниләрен яратмый, минеке ничек кайтырга атлыгып тора дип уйладым. Без кайтышка әни гел мунчалар ягып көтеп тора иде. Ул мине иртә тапты. Әти бу дөньяда юк инде. Иремне дә шулай якын кабул итүенә сөендем.

- Кайгыгыз белән уртаклашам.

- Әтисез бик авыр. Кайвакыт уйлыйм, ярый әле ул бу хәлләрне күрмәгән. Күрсә, гарьлегеннән нишләргә белмәс иде.

- Ни булды соң? Сөйләгез әле бу хакта.

- Ирем әнием белән хыянәт итте. Иң якын кешем, иң якын ике кешем мине гүргә кертә язды. Мин салкын тиеп авырып, больницага эләктем. Ирем килеп миңа яшелчәләр, тәмле әйберләрне ташып кына торды. Әнием ашарыма пешергән әйберләрне алып килде. Әни белән дуслашуларына мин шатланып кына утырдым. Мин булмаганда бер-берсенә ярдәм итәләр бит дип уйладым. Ярдәме генә башка булган.

- Сез кайчан хыянәт турында белдегез?

- Расписка белән чыктым. Икесен дә сөендерим дип уйладым. Алар минем кайтасын белмиләр иде. Әни безгә өйгә күчкән иде. Мин авырган вакытта иремә дә, миңа да ашарга әзерләп, өйне тәртиптә тотарга дип килгән иде.

- Димәк, сез барысын да үз күзегез белән күргәнсез...

- Әйе. Безнең ятакта ирем белән әнием. Йөрәгем авыртуына чыдый алмый идәнгә авып төштем. Шәрә ике тән. Әле кичә генә миңа иң якын булган кешеләр минем өчен бу секундта үлде. Мин дә эчтән үлдем. Калганын мин хәтерләмим. Бөтен тәнемнән ниндидер бер дулкын йөгерде. Хәлсезләнде. Кулларым, аякларым минеке сыман түгел иде. Каядыр эчемә бикләнеп, юкка чыгасым килде. Күз кабакларым үзеннән-үзе ябылды. Мин тыныч йокыга талган сыман булдым.

- Сезгә кем булышты соң?

- Әни куркып скорый чакырткан. Мине алып киткәннәр. Ике көн табиблар күзәтүе астында аңыма килдем. Кире бу дөньяга кайттым.

- Димәк, сез мәрткә киткән вакытта теге дөньяны күрдегез?

- Юк. Мин теге дөньяга киткән кешеләрне күрдем. Алар бер-бер артлы каядыр баралар иде. Шуларга ияреп бара башладым. Барам, барам, юлы гына бетми. Бөтен җир ап-ак. Тыныч. Күңелем бик тыныч иде. Дөньяда андый тынычлык тойганым булмады. Миңа рәхәт иде. Мин якын кешеләремнең хыянәте турында, башка проблемалар турында да уйламадым. Мин юл буйлап бардым гына.

- Бу дөньядан киткән якыннарыгызны очраттыгызмы?

- Әйе. Әтине. Мин әти белән сөйләшә алдым.

Бу сүзләрне әйткәндә Зәйнәп апа елап җибәрде. Калтыраган кулларына кофе алып, әкрен генә эчте. Күзләрен бер ноктага төбәп озак кына эндәшмичә торды.

- Нинди иде ул, нәрсәләр дип әйтте?

- "Нишлисең монда", -  дип кашын җыерды. "Сиңа әле вакыт җитмәгән", ди. Әти, кайтасым килми бит, монда шундый рәхәт, дидем. Ул башын гына селкеде. Борылып китә башлады. Мин артыннан йөгердем. Ул ерагая барды. Йөгерәм, йөгерәм, куып җитә алмыйм. "Әти" дип ачыргаланып кычкырдым. Тавышым шундый әкрен, пышылдаган сыман гына чыкты. Ул туктады. Кире борылды. Әниең минем янга килер тиздән. Ә сиңа монда урын юк, вакыты белән килерсең диде. Әти, әни, ирем дип нәрсәдер әйтергә тырыштым. Кызым, мин беләм, күреп тордым диде ул. Минем кайтасым килмәде. "Әти, мин ялгыз, ялгыз, дигәнем әле дә исемдә. Якын кешең яныңда инде диде ул миңа.

- Мәрттән чыгарга нәрсә булышты соң?

- Бер ир-ат тавышы. Ул гел нәрсәдер сөйләде. Тавышланганын башта ерактан гына ишеттем. Аннары ул тавыш көчәя башлады.

- Димәк, сиңа бу тавыш булышкан?

- Ул гына түгел, әтием дә. Кит, дип, чәчемә кагылды. Бөтен тәнемнән кабат дулкын йөгерде. Күзләрем авырлык белән генә ачылды. Яктыдан караңгы упкынга төшкән сыман күзләремне ачтым. Кырыйда кроватлар, тумбочка. Бер ир-ат янымда утыра иде.

- Ул ир-ат кем соң?

- Медбрат. Мине караган, хәзер мине тормыш буйлап җитәкләүче ир-ат. Ышаныч, тормышка мәхәббәт уята алган кеше.

- Уянганнан соң әниең, ирең белән очраштыңмы?

- Юк. Аларны күрәсем дә килми. Мин аларны кичерә алмыйм. Әлегә.

Шуның белән безнең әңгәмә тәмамланды.

Мәрткә кеше ни сәбәпле китә?

Мәрткә китүнең берничә сәбәбен атап китәргә мөмкин.

- Көчле эмоциональ стресс.

- Кешенең психикасының кайбер үзенчәлекле яклары.

- Баш, баш мие травмасы, машина аварияләрендә алган яралар нәтиҗәсендә.

- Якын кешеләрен югалтудан барлыкка килгән стресс.

Мәрткә китүнең төрләре

Мәрткә китүнең ике төре бар: авыр һәм җиңел.

Мәрткә киткән вакытта кеше үз аңында кала. Ул аның янында барган вакыйгаларны исендә дә калдырырга мөмкин. Мәрткә китүне нарколепсия, энцефалиттан аера белергә кирәк. Мәрткә китүнең авыр очракларында кешенең тиресе агара һәм салкын була, күзләрнең утка реакциясе булмый, кешенең сулышы һәм йөрәк тибеше сизелми дә, артериаль кан басымы төшә. Берничә көн кеше ашый, эчә алмый. Кеше тиз арада ябыга башлый.

Мәрткә китүнең җиңел очракларында кешенең сулышы барлыгын белеп була, күз кабаклары вакыт-вакыт селкенеп куя. Кеше азыкны йота ала.

Мәрткә киткән кешене дәвалап булмый

Мәрткә киткән кешене дәвалап булмый. Кешене больницага сала да, шул ук вакытта туганнары карамагына да калдыра алалар. Медикаментлар кирәкми. Азык, су, кирәкле витаминнарны аңа раствор рәвешендә кертәләр. Бу хәлдә иң мөһиме авыру артыннан карау. Авыру аерым бүлмәдә, тавышлардан читтә булырга тиеш. Мәрткә киткән кешеләрнең күбесе, тавышны ишетүләре, ләкин эндәшә алмаулары хакында сөйләгәннәре бар.

Мәрткә китүгә каршы профилактика

1. Эссе көндә кояш нурлары турыдан-туры үтеп керүеннән сакланырга.

2. Тиешле дәрәҗәдә су эчәргә. Кайнатылган су булса яхшырак.

3. Баллы азыкларны күп кулланудан баш тартырга.

4. Тиешле дәрәҗәдә йокларга. Шул ук вакытта артыгын йокларга да ярамый.

5. Бер үк вакытта дарулар һәм алкоголь кулланырга ярамый.

Психолог фикере

КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин бу темага аңлатма бирде.

Мәрткә китүне кешеләр еш кына тиешле дәрәҗәдә аңлап бетерми. Мәрткә киткән кеше күзләрен ача алмый, көчле хроник арганлык хис итә, тирә-як белән бернинди дә контакты булмый, бер әйбер дә ишетми. Әлеге халәт йокыга охшаган. Кеше кулы, аягын да селкетә алмый. Мәрткә киткән кеше, ике, өч, айлар, еллар буе бу халәттә булырга мөмкин. Кеше мәрткә китсә, аны ясалма туендырып, кирәкле витаминнарын раствор аша биреп баралар.

Кешенең нык арганлыктан да мәрткә китәргә мөмкин. Мәсәлән, өйгә арып кайта, диванга ята, кулын да бер җирен дә селкетәсе килми, апатия барлыкка килә, башта бер фикер дә калмый. Мәрткә киткән кеше төшләр дә күрергә мөмкин. Кемдер элекке тормышын, кемдер неврозларын искә төшерә. Барысы да кешенең баш миендә бара. Һәм еш кына мәрткә китеп, уянган кешеләр башында булган хәлне теге дөнья белән бәйли. Теге дөньяда булып кайттым дип уйлый", - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100