Мөртәт (Кәрим Кара)
Авыл өстен караңгы каплагач, йолдызлар калыккач, Мортаза ишек алдындагы баскычка чыгып утыра. Көн эссесен саклаган сайгакларга аякларын тери, кесәсеннән тәмәкесен алып кабыза, йотлыгып ачы төтен суыра.
Авыл урамнарында тавышлар тынмый әле бу вакытта. Нидәндер куркып калган көчек кайдадыр туктый алмый чиный, клуб тирәсендә җыелган яшьләрнең кычкырып сөйләшкәннәре, көлешкәннәре монда кадәр килеп җитә, зырлап җиңел машиналар үтеп китә.
Йоклый алмый Мортаза, утыра бирә күктә күз кыскалаган йолдызларга карап, өй алдында үскән миләш яфракларының лепердәшкәннәренә колак сала. Күңелен әйтеп аңлата алмаслык сагыш били ирнең. Тамагы тук, өсте бөтен, баш өстендә кыегы бар, кайгыга тарымаган, дүрт саны төгәл, сау-сәламәт. Әмма бүре булып улар чиккә җитә ул шулай утыра-утыра. Кайчакларда офык аллана башлаганчы урыныннан кузгалмый. Ачы төтеннән авыз эче ачыта башлый, тәненә төн салкыны йөгерә, барыбер кымшанмый. Үзен чыбыклап кына урыныннан кузгалырга мәҗбүр итә, кереп түшәгендә баштан аша юрган белән каплана.
Туган авылына күптән түгел генә күчеп кайтты ир. Моңа кадәр чит илләр гизде, чит чишмәләрнең суларын эчте, һавасын сулады. Аның бәхетенә, туган нигезенең өе сакланып калган икән әле. Кайчандыр бабасы сөйләгәннәре хәтерендә аның.
Һәр бүрәнәсе кыршау аша чыгарылган бу өйнең, улым, - дигән иде.
— Ә нигә соң, бабакай? Ә кыршау нигә кирәк? - дип берни аңламаса да бабасына елышкан иде малай. Тыңлаучы кеше барлыгына күңеле булып, өй салу тарихын тасвирлап биргән иде бабасы.
— Ике ягы да бертигез булсын өчен, тимер кыршау кидереп юнасың буеннан буена бүрәнәне, улым. Шуннан күләгә урынга өеп куясың. Бер ел кибәргә тиеш әле ул. Шуннан килеп кенә бурарга тотынасың. Шул чакта гасырлар буе утыра өй, - дип аңлатты бабасы. Шулай шартына китереп күтәрелгән өй сакланган да инде. Таш төсле каткан бүрәнәләрне ничек бураганнардыр инде борынгылар, башка сыярдай гамәл түгел…
Менә шул нигездә туып үсте Мортаза. Алты бала иде алар гаиләдә. Гөр килеп торалар иде кысан гына бүлмәләрдә. Кич җитсә, идәнгә тәгәриләр иде йокларга. Көндез киеп йөргән киемнәрен баш астына түшәк итеп түшиләр дә, күз йомуга әвен базарына китәләр. Бигрәк тәмле була бит ул балачак йокысы. Сагынып сөйләргә генә хәзер.
Сигезне тәмамлагач, малай дәвам итеп уку турында уйламады. Хәер, сирәкләр генә унынчы класска баралар иде ул чакларда. Күбрәк түрәләрнең балалары. Калганнар колхоз эшенә җигеләләр. Гәүдәгә төптән чыккан нык булса да, иптәшләреннән аерылып тормый иде Мортаза. Әмма аңа бәхет елмайды, кунакка килгән күрше абый үсмерне үзе белән алып китәргә булды.
Эшкә үзем янына урнаштырырмын, кеше булыр. Нәрсә монда гомер буе тизәк каерырга, - диде. Мортазаның әти-әнисе шатланып риза булдылар. Ул вакытларда яңа җыр килеп кергән иде халык теленә:
Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска.
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска…-
дип җырлыйлар иде кунак җыйганда. Яшьләрнең дәррәү кузгалып читкә талпынган чаклары иде. Күпләр Урта Азиягә, Ташкент, Чирчик, Фрунзе якларына, кемнәрдер Себергә, күп акчалы урыннарга юлландылар. Ә менә Мортазага җырдагы Донбасс якларында яшәргә язган икән. Күрше абый шул якларда күмер шахтасында эшли иде. Борын асты кипмәгән малай гомерен шахта белән бәйләде.
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләрме әле? Мортаза да беректе яңа урынга, ул якның гореф-гадәтләрен үзенеке итте, яшәү рәвешенә күнекте. Шундый халык тыгыз урында төрле милләтләр очраштыргалый иде анысы. Әмма бар җирдә урыслар белән хохоллар баш булды, алар көенә биеделәр калганнар. Армиядә хезмәт иткәч тә, туган авылына кайтып кына күренде дә, кире Донбасска килде егет. Авыл ят иде инде аның өчен, аңа гөрләп торган шахтерлар шәһәре кирәк иде. Бер ел иректә йөргәннән соң, бик чибәр бер марҗага өйләнде. Шәһәр читендә үз хуҗалыклары белән яшәгән гаилә үз итеп каршылады кияүне. Бик яратып, хөрмәт итеп кенә тордылар. Оксана бердәнбер кызлары иде әби белән бабайның. Үгетләп-алдаштырып, алтын таулар вәгъдә итеп, яшь гаиләне үзләре янында яшәргә күндерделәр. Артык карышып тормады кияү кеше бу тәкъдимгә. Оксана белән икесе дә эшлиләр иде ул чакта. Күп еллар хатыны гастрономда аракы-вино сатып торды. Кайтуларына ашарга әзер, өй җылы, атна азагында мунча көтеп тора, әби кеше камыр ашлары пешерергә оста иде.
Шул өйдә балалар туды, шул өйдән мәктәпкә киттеләр, шул өйдә кайгы-шатлык уртаклаштылар. Хәлдән килгән кадәр кайсыдыр өлешен яңарттылар, нәрсәдер өстәделәр, үзгәрттеләр. Кендекләре шунда беректе, кыскасы. Урыслар тормышы белән яшәде Мортаза. Чиркәү бусагаларын атлап үтмәде, әмма урыс бәйрәмнәрен рәхәтләнеп бәйрәм итте. Пасхаларын да, Рождестволарын да, башкасын да. Урыслар белән беррәттән тәмле ашап, нәфесең теләгәнчә хәмер чөмереп утырырга кем каршы булсын?
Шулай үтте гомер. Эшләгән чакта, уч тутырып акча кайтарганда, кадер-хөрмәт булды иргә. Әмма кайчак аның татарлыгына өстән карый иде бар танышлары да, хатыны да. Барысының Мортаза дип дәшәргә телләре әйләнмәде, аны Митя дип кенә йөрттеләр. Балалары бер авыз татарча белми үстеләр. Әтиләренең исеменә исләре китә иде әле. Улы Алешаның:
Муртаза…что за имя? Муртый какой-то, - дип иреннәрен чалыштырып утырганын хәтерли әле әти кеше. Улы да, кызы да гаиләле булып шәһәргә яшәргә күчтеләр. Аларны фатирлы булдыру өчен гомер буе җыйган акчаларын сарыф иттеләр инде. Хәер, акча эшенә кысылганы булмады Мортазаның. Күпме биргәннәр, соңгы тиененә кадәр Оксанага кайтарып тапшыра иде.
Шахтерларның билгеле инде. Эшләү дәверендә үпкәләренә вак кына күмер тузаны ике илле булып утыра, тазалыклары бетә. Пенсиягә иртә китсәләр дә, күпләре шатланып пенсия акчасын ашап ята алмыйлар, иртә китәләр.
Шактый таушалып пенсиягә чыккан Мортазаның хатыны белән аралары бозылды. Аңа кадәр дә еш тавыш чыга иде ике арада. Төп сәбәп Оксанасының дингә тартылуы булды ахрысы. Кичә генә сызгырып биеп, төп күтәрә чәркеләр каплап йөргән хатын чиркәүгә йөрер булып китте. Башына ак яулык бәйләде, өйгә дини китаплар ташыды, көн саен чиркәү капкасын ачып керде. Баштарак ул йомшак кына итеп Мортазаны димләп карады:
Яшебез бара, кылган гамәлләребезгә хисап бирер чаклар якынлаша, көфер булып йөрмә. Үзем батюшка белән сөйләшәм, чукындырырлар, хак христиан диненә күч, - диде. Ир үзенең муенына тәре тагып, чиркәүдә олап торганын күзаллады. Гомер буе намазлыкта утырган бабасы исенә төште. Һушына килеп кырка баш тартты ул динен алыштырырга. Шуннан башланды инде ике арада ямьсезлекләр. Хатыны Оксана иргә бүре булып карый башлады. Мортаза ни эшләсә, шуннан гаеп тапты.
— Антихрист, мөртәт, - дип кенә дәшәр булды гомер яшәгән иренә. Балалар да әниләре ягына бастылар. Кешегә санамый башладылар карап үстергән әтиләрен.
— Монда синең бернәрсәң дә юк. Чыгып кит өйдән. Кайтып кит үзеңнең көфер почмагыңа, - дип куалый башлады Мортазаны тәмам үзгәргән хатын. Әлбәттә, Мортазаның тулы хокукы бар иде яшәргә бу өйдә. Күпме көч түккән бу корылмаларга, закон да аның яклы иде. Әмма эт белән песи төсле күпме яшәргә була? Болай да тавш-ызгыштан нык какшады нервылары ирнең. Уйлады-уйлады да, авылда калган бердәнбер якын кешесе, олы апасы белән киңәште дә, барысын калдырып кайтырга булды.
Илдә чыпчык үлмәс, туганым, ичмасам каберең якыннарың арасында булыр, - диде апасы. Менә шулай итеп туган өенең бикле ишеген ачып керде Мортаза.
Авылны танымады ул. Урамнар үзгәргән, иске өйләр сүтелгән, яңалары калкып чыккан, кайда карасаң төзелеш бара. Урамда каршы очраган бер кешене танымассың, барысы ятлар, яшьләр, Мортазаны бөтенләй белмиләр. Гомумән, монда да ят иде аңа барысы. Апасыннан башка аралашкан кешесе дә юк.
Эшсезлектән интекте ир. Чыкса ялгыз, керсә ялгыз, сүз дәшәр кешесе юк янында. Терәлеп торган күршеләренең эше юк анда. Икешәр катлы өй җиткергәннәр дә яшьләр, биек тимер коймалар артына яшеренгәннәр. Бердәнбер шөгыле аның кибеткә барып кайту иде. Апасы тиргәп, тәртә арасына кертергә булышты.
Бакчаңны казып чык. Әнә тыкрык буеннан бер баганаң аварга утыра. Хәрәкәт ит, күпме ятарга була, - дип кузгатырга теләде туганын. Әмма күңеле китек иде Мортазаның.
Кичләрен, баскычта утырганда, яшәгән гомерен күз алдыннан үткәрә иде ул. Көненең күп өлешен кояш күрми җир астында ятты. Өенә кайтса күңеллек эзләде, табын корырга яратты, әйбер тупладылар да байлык артыннан кудылар Оксанасы белән. Мәгънәсез үткән гомере. Хәзер килеп тә бармакка бармак сукмый, соңгы көнен якынайта. Тәненә салкын йөгергән, йөрәге сугар-сукмас кына тибә, күңелендә бушлык. Ниемә дип туып торган ул бу җиргә?..
Өеннән чыкмый ятса да Мортазаның кайтканын белгән кешеләр бар икән. Бер көн аның аварга торган капкасын иңенә ачып авылдашы Хәбир килеп керде.
Нишләп күренмисең, яшьти? Кичләрен дә утың янмый. Чирләп-фәлән киткәнме әллә дим…
Кайчандыр янәшә классларда укыганнар иде алар Хәбир белән. Замандашлар тиз уртак тел таптылар, әллә күпме сөйләшеп-гөрләшеп утырдылар.
— Син давай мәчеткә тартыл. Безнең чорлар күп анда, - дип чакырды Мортазаны яшьтие.
— Мин бит бернәрсә дә белмим, - дип акланырга маташты Мортаза.
— Барыбыз да бер чама, бергәләп өйрәнербез. Безне Тәңребез мөселман динендә яраткан, - дип кабул итмәде сүзләрен авылдашы.
Җомга көнне иртәдән иске мунчаны ягып, чистарынып-тазарынып мәчеткә юл тотты Мортаза. Бер төрле тәнендә җиңеллек, күңелендә тынычлык сизде ул. Хикмәти Хода, шул көннән ныклап сукмак салды ул Аллаһ йортына. Күзләренә нур иңде, киләчәккә ышанычлы карый башлады. Үз тиңнәре белән аралашу терелтеп җибәрде аны. Моңа кадәр күрмәгәннәрне күрә башлады. Бар хуҗалыгын тәртипкә китереп, ныгытып чыкты. Авыл очындагы чишмәнең тирәсе чүпкә батканын күреп, шул тирәне чистартырга алынды. Кайчандыр малай чакта ятып теш камаштырырлык суын эчә иде бит бу чишмәнең. Картлар аның бу гамәлен күреп алып, дәррәү килеп кушылдылар. Шуннан җыелышып сөйләшеп, мәчет коймасын тирәләп алмагач үсентеләре утыртырга булдылар. Мортаза ничектер үзе сизмәстән башлап йөрүче булып китте, сәвит рәисе дә аңа мөрәҗәгать итеп киңәшләр сорый башлады.
Йокысы тынычланды хәзер Мортазаның. Ятлаган сүрәләрен укып ята да чиста урынында сабый йокысына тала.
Аллаһ рәхмәте белән барысы, - дип шөкер кыла хәзер. - Мөртәт булып яшәлгән әлегә кадәр. Тормышның тәмен, ямен белмәгәнмен, шунысы үкенечле, - ди. Соңлап булса да иман ләззәтен татыган икән, көнләшергә генә кала андый Аллаһ колларыннан…