Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрмәр кекс рецепты

Мәрмәр кекс килеп чыксын өчен формага башта ак камырны агызырга, өстенә какаолысын салырга кирәк.

news_top_970_100
Мәрмәр кекс рецепты
https://vk.com/rakhmatullinag

Казанда яшәүче Гөлүсә Рәхмәтуллинадан мәрмәр кекс рецептын тәкъдим итәбез.

Кекс камыры өчен 2-3 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 50 грамм атланмай, 100 грамм кефир, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 1 кашык какао, 1 уч шоколад тамчылары (термостибильные шоколадные капли), 1 стакан он.

Йомырканы шикәр белән күперткәч, калган ингредиентларны бергә кушарга.

Ахырда аз-азлап он иләп салырга. 1/4 өлеш камырга какао кушып читкә алып куярга. Мәрмәр кекс килеп чыксын өчен формага башта ак камырны агызырга, өстенә какаолысын салырга. Бу массаны бераз болгатып җибәрергә.

180 градуслы мичтә 25-30 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100