Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмне кайсы очракта ярдырмыйча җирләргә рөхсәт ителә?

«Берсендә 97 яшьлек карчыкны юып, кәфенләгән килеш ярырга алып киттеләр. Бу бит адәм көлкесе. Без мөселманнар – намаз кешеләре, шуңа бик борчылабыз», - ди Нагорный бистәсеннән Мөнәвир абый Миңнегалиев.

news_top_970_100
Мәрхүмне кайсы очракта ярдырмыйча җирләргә рөхсәт ителә?
Салават Камалетдинов

Мондый проблема белән теләсә кем очрашырга мөмкин. Бу хәл районнарда ничек куелган соң? 2020 елгы «Татар мөселман календаре»ндә Фәния Арсланова әзерләгән язмада шул хакта ачыклык кертелә.

Әлеге язманы әзерләргә бер мөрәҗәгать сәбәпче булды. Нагорный бистәсеннән Мөнәвир абый Миңнегалиев шалтыратты. «Үлгән кешене җирләү буенча бик кискен хәлләр килеп чыга, – диде ул. – Сиксән яшьлек әбиләрне дә ярырга кирәк, дип әйтәләр. Кеше озату белән ун ел шөгыльләнәм инде, элек алай түгел иде. Участок табибыннан язу ала идек тә, ритуаль хезмәттән үлем турында таныклык бирәләр иде. Бер сәгать эчендә рәсмиләштереп кайта идек. Хәзер ярдыру өчен икешәр көн вакыт үтә. Берсендә 97 яшьлек карчыкны юып, кәфенләгән килеш ярдырырга алып киттеләр, бу бит адәм көлкесе. Без мөселманнар – намаз кешеләре шуңа бик борчылабыз».

Алабуга шәһәрендәге Әл-Кадыйр мәчете имам-хатыйбы Мидхәт хәзрәт Кадыйров әйтүенчә, аларда мондый низаглар юк. «Олы яшьтә үлгән кешенең туганнары тарафыннан баш табиб исеменә гариза язылса, аны ярдырмыйча җирләргә рөхсәт ителә. Татарстан Диния нәзарәтендә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан җибәрелгән махсус хат та бар», – диде Мидхәт хәзрәт.

Табиб-патологоанатом Габделхак Ризванов аңлатуынча, судка барып җитәрлек хәлләр булганда гына ярдыру мәҗбүри куела. Башка очракларда ярдыру-ярдырмау мәсьәләсе вафат булучының туганнарыннан тора. Кеше шәригать кануны буенча ярдырудан баш тарта ала. Һәркем исән вакытта яшәү урыны буенча кайсыдыр поликлиникада исәпкә баса бит инде. Авыру тарихында нинди чирләр булуы язылган. Олы кеше үлем хастасы белән чирләгәндә яки өйдә үлгәндә участок табибын чакырталар. Суд белән бәйле эшләр юк икән, табиб йөрәк, үпкә яки башка авырулардан үлде, дигән белешмә бирә. Шул белешмә белән үлем турында таныклык һәм җирләргә рөхсәт кәгазе алына. Моргка ярдырырга җибәрсәләр, баш табибка гариза белән керергә кирәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 179нчы боерыгында да ул турыда язылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Диния нәзарәте матбугат үзәгендә дә шул ук сүзләрне әйттеләр. «Сәламәтлек сак­лау министрлыгы белән сөйләшүләр уздырылды. Туганнары гариза язган очракта, ярдырмаска мөмкин. Мондый кыенлыклар белән очрашучылар булганда, безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде», – ди нәзарәтнең матбугат сәркатибе җитәкчесе Резедә Закирова.

«Россия Федерациясенең «Халык сәламәтлеген саклау турындагы» 323нче законы нигезендә эш итәбез. Шунда кеше җирләү тәртибе дә язылган, – ди Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Халиев. – Әгәр дә олы кеше исән вакытында, үлгәннән соң мине ярмасыннар, дип язып калдыра икән, шул язуны амбулатор картасына ябыштырып куябыз. Ул аны үз кулы белән язарга тиеш. Әгәр хастаханәдә операция вакытында яки реанимациядә вафат булса, язу көчен югалта, барыбер ярырга туры килә. Олы кеше икән, кочак-кочак чире бар икән, участок табибына күренеп тора бит инде. Үлем турындагы белешмәне дә участок табибы язып бирә. Андый кешене беркем дә ярмый, мәҗбүриләү дигән нәрсә юк. Олы яшь дигәндә, җитмешне узганнарга да бирәбез. Өендә үлгән икән, участок инспекторы да килеп карый. Район-авыл җирендә дә төрле хәлләр була. Җирләгәннән соң да, үтерделәр аны дигән шик белдереп, мәетне казып, тикшертеп йөрү очраклары да булгалый. Бездә дә андый хәлләр булды. Мондый чакта үлгән кешенең проблемасы тере кешенекенә караганда да күбрәк килеп чыга. Авырып үлгән кешегә участок табибы белешмә яза да бирә, аның бернинди авырлыгы да юк».

Диния нәзарәте каршында эшләүче Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та үз фикерен әйтте: «Түбән Камадагы узган очрашуда да шул хакта сөйләштек. Андый очрашулар башка төбәкләрдә дә булды. Ул җыелышларда табиблар да катнаша. Сәламәтлек саклау министрлыгының бу уңайдан әзерләнгән махсус хатын имамнарга да таратабыз. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән, ләкин аңлату эшләре беркайчан тукталырга тиеш түгел. Кешене яру шәригать кануны буенча гөнаһ санала. Тик хәзер дөньялар үзгәрде. Ниндидер шик булганда, шулай ук табибларга фән өлкәсендә ачыш ясау өчен икән, ризалык булганда ярырга ярый, ди галимнәр. Кеше теләсә кайсы яшьтә, мине ярмасыннар дип, язу калдыра ала, әмма дөньяда кисәк үлем дигән нәрсә дә бар бит әле. Андый очракта үлемнең сәбәбен ачыклау өчен ярмыйча булмый. Бәлки агу эчерткәннәрдер яки башкасы… Хәзер заман шулкадәр катлаулы, әллә нәрсәләр булырга мөмкин. Шуңа күрә болай килештек: кеше 75 яшьне узгач киткән очракта, картлык сәбәпле үлем дип әйтеп була», – ди Айрат Әюпов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100