Мәрхүм Жанна Фрискеның ике бүлмәле фатирын сатуга чыгарганнар
Мәрхүм Жанна Фрискеның ике бүлмәле фатирын сатуга чыгарганнар

40 яшендә баш мие яман шешеннән вафат булган җырчы Жанна Фрискеның Мәскәүдәге ике бүлмәле фатирын сатуга чыгарганнар, дип яза "Комсомольская правда".
90 квадрат метр мәйданлы фатир 2018 елдан бирле арестта булган. Мондый фатир 30 миллион сум тора, әмма арест аркасында, аны базардагы бәядән 5-10% ташлама белән сатачаклар. "Әгәр дә ике айда сатып алучы табылмаса, аны тагын 15% төшерәчәкләр", - дип сөйләгән журналистларга фатирны сату белән шөгыльләнүче риэлтор.
Жанна Фриске туганнарының "Русфонд" хәйрия оешмасына бурычы барын искәртү кирәк. Хәтерләсәгез, авыру Жаннага акчалата ярдәм Первый канал аша җыелган иде. Хәйрия оешмасы белән килешү нигезендә, акча тотылмый калган очракта Жанна аны кире кайтарырга тиеш булган. Тик җырчы вафатына ике атна кала, авыруны дәвалауга дип күчкән хәйрия акчасын Жаннаның әнисе үзенә алган. Шуннан соң хәйрия оешмасы бу хатынны судка бирде һәм 21,6 млн сум таләп итте.
23 май көнне Фриске гаиләсенең 7,9 млн бурычын каплаганы билгеле булды. Моның өчен Жаннаның улы Платонга тиешле җир өлешен сатарга туры килгән.