Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмә Юлия Началованың әтисе кызының соңгы минутлары турында сөйләде

Былтыр 16 мартта җырчы Юлия Началова 38 яшендә кинәт үлеп китте.

news_top_970_100
Мәрхүмә Юлия Началованың әтисе кызының соңгы минутлары турында сөйләде
Салават Камалетдинов

Юлиянең әтисе, продюсер Виктор Началов «Юлия Началова. Письма отца к дочери» дип аталган китап чыгарган. Китапта ул кызының соңгы минутлары турында да сөйли. Бу турыда Рамблер.Новости хәбәр итте.

Юлиядә ялкынсыну процессы башлангач, туганнары хәлне башта аңлап та җиткерми. Табиблар тынычландыра, тирә-юньдәге кешеләр төрле фикерләр әйтә. Өч тапкыр абсцесс булып та исән калган кешеләр турында тарихлар сөйлиләр.

Шуннан соң туганнар өйгә кайтып ял итеп килергә карар кыла. Алар өйгә кайтып җиткәч, кисәк кенә телефон шалтырый.

«Бетте. Бетте. Берни эшли алмадык», — дип табиб тонык тавыш белән.

Туганнары кайгыдан нишләргә белми, акырып елыйсылары килә, ләкин тыелып торалар. Алар Юлиянең кызына авырлык китермәс өчен тырыша. Бу вакытта бала курыккан күзләрен мөлдерәтеп туганнарына карый.

«Иман — аяк астында җир убылганда безне тормышка бәйли торган җеп ул», — ди Началованың әтисе.

Юлия Началованың авыруы турында 2019 елның 8 мартында билгеле булды. Ул хастаханәгә эләгә. Җырчының канында шикәр күләме артуы һәм башка авырулары да кискенләшүе билгеле була. Началованың менеджерлары башта бу хәбәрне кире какты, «саташу» дип атады, җырчының Италиядә ял итүе турында яздылар. Соңрак Юлия Началованың туфли белән аягын кыруы сәбәпле, тикшеренү узуын әйттеләр.

Соңрак Юлия Началованың авыр хәлдә булуы — ясалма сулыш аппаратына тоташтырылу, аннары җырчының хәле кискенләшүе, аягына операция ясаганнары билгеле булды. Операциядән соң җырчы аңына килмәгән.

Берничә көннән мәрхүмәнең әтисе, продюсер Виктор Началов кызының үлеме сәбәбен атаган: абсцесс (үлекләү).

«Үлеме сәбәбе — абсцесс. Юлия белән хушлашу панихидасы һәм аны җирләү урыны турында соңрак хәбәр итәрбез», — дигән әтисе.

Юлия Началова 1981 елда Воронежда туган. 1991 елда «Утренняя звезда» тапшыруы бәйгесендә җиңгәннән бирле сәхнәдә. 2004 елда беренче ире — Дмитрий Ланский белән аерылышкач көчле нерв авыруы белән интегә. 2006 елда футбуолчы Евгений Алдонинга кияүгә чыга, шул ук елда аларның кызлары Вера туа. 2011 елда аерылыша. Аерылышканнан соң да рәсми рәвештә Алдонина булып кала. 2011-2016 елларда хоккейчы Александр Фролов белән рәсми булмаган никахта яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100