Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм Юлия Началованың 12 яшьлек кызы әтисе белән яшәмәячәк

Мәрхүм Юлия Началованың 12 яшьлек кызы әтисе белән яшәмәячәк

news_top_970_100
Мәрхүм Юлия Началованың 12 яшьлек кызы әтисе белән яшәмәячәк
16 март көнне авырудан вафат булган җырчы Юлия Началованың 12 яшьлек кызы Вера әтисе белән яшәячәк, дигән хәбәр дөрес түгел. Кыз әтисе, футболчы Евгений Алдонин белән яшәмәячәк, дип сөйләгән Евгенийның әнисе. Бу хакта Лайф.ру яза. 

Әнисе үлгән көнне Вере Лондоннан кайтып килгән, кайгылы хәбәрне аңа аэропортта хәбәр итәләр. Кыз төне буе елап чыга. Шул вакытта ул кем белән яшәячәк дигән сорау да туа. Кызның иң якын туганы - әтисе булганлыктан, закон буенча ул аның белән калырга тиеш. Әмма гаилә башка карар кабул итә. 

Вераның әтисе ягыннан әбисе Елена Алдонина кызның Юлиянең әти-әнисе Виктор һәм Таисия Началовлар белән яшәячәген әйткән. Шуңа да карамастан, алар барысы бергә Вераны кайгыртып яшәячәк. Евгенийның әтисе, ягъни Вераның әтисе яныннан бабасы 13 ел элек, оныгы туганчы ук автоһәлакәттә үлә. Юлиянең үлеме безнең өчен тагын бер көтелмәгән кайгы булды, дип сөйләгән Елена Алдонина. 


 
"Верочка әбисе һәм бабасы белән яшәячәк. Хәзер ул кайгыда, әлбәттә. Әмма хәле яхшырыр. Без барыбыз да дуслар, бер-беребезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Бар да әйбәт булыр", - дип сөйләгән Елена журналистларга. 

Юлия Началова Вераның әтисе белән 2011 елда аерылышкан. Алдонинның хәзер яңа гаиләсе бар, улы үсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100