Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмә Юлия Началова үләр алдыннан сөйләгән аудиоязма чыкты

«Хәзер аягымны чистартырга-кисәргә теләгәннәр иде. Мин тизрәк терелергә телим», — ди Юлия.

news_top_970_100
Мәрхүмә Юлия Началова үләр алдыннан сөйләгән аудиоязма чыкты

Мәрхүмә җырчы Юлия Началованың якын дусты һәм пиар-директоры Анна Исаева җырчы турында өч серияле фильм чыгуы турында хәбәр итә. Фильмның беренче сериясе Беренче каналда 25 гыйнварда чыгачак.

Исаева инстаграмда фильмның бер өлешен күрсәтте. Анда Юлия Началованың үз тавыш ишетелә. Язма 2019 елның 8 мартында яздырылган. Аннары җырчының температурасы күтәрелә, аны хастаханәгә салалар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Хәзер аягымны чистартырга-кисәргә теләгәннәр иде. Мин тизрәк терелергә телим», — ди Юлия.

Моңа кадәр билгеле булмаган видеоны РЕН ТВ күрсәтте.

Юлия Началова 16 мартта 38 яшендә вафат булды. Ул берничә ел подагра авыруы белән көрәшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100