news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм җырчы Әлфис Кыямовка багышланган тапшыруны кайчан күрсәтәчәкләр?

Тапшыруның эфирга чыгу вакытын телетапшырулар алып баручы Замирә Рәҗәпова хәбәр итте.

news_top
Мәрхүм җырчы Әлфис Кыямовка багышланган тапшыруны кайчан күрсәтәчәкләр?
Бүген, 6 октябрь, 16 сәгатьтә ТНВ телеканалында "Әй, язмыш, язмыш!" тапшыруы мәрхүм җырчы, Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовка багышланачак. Тапшыру 16 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә аны әзерләүче Замирә Рәҗәпова үзенең инстаграмында. Якшәмбе, 7 октябрь көнне, 21 сәгатьтә тапшыру кабатлап та күрсәтеләчәк икән.


"Көтәсезме? Карыйсызмы?" - дип сорап язган Рәҗәпова.

"Әлбәттә көтәбез! Бик хәрмәт итә идек, җырларын бик ярата идек. "Идек" дияргә генә калды шул... Авыр туфраклары җиңел, караңгы гүре якты, урыны оҗмахның түрендә булсын", - дип яза Замирәнең инстадашлары.

  • Әлфис Кыямов - 90нчы еллар ахыры, 2000 еллар башында бик популяр булган җырчы. Аның "Сине көтәм" ("Кил син") дип аталган җыры озак вакыт хит-парадлардан төшмәде һәм җырчының визит карточкасына әйләнгән иде. Җырчы 2004 елда каты авырудан соң вафат булды, аңа нибары 44 яшь иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар