Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм Вәсилә Фәттахованың кызы Камиләгә ике яшь тулды

Вәсилә Фәттахованың якыннары мәрхүм җырчының ВКонтакте челтәрендәге аккаунтын яшәтәләр. Бүген Вәсилә аккаунтында бер хәбәр барлыкка килде.

news_top_970_100
Мәрхүм Вәсилә Фәттахованың кызы Камиләгә ике яшь тулды
"2017 елның 22 декабрендә безнең уртак тормыш коруыбызга 10 ел тулыр иде. 2015 елның 22 декабрендә кызыбыз Камилә туды... аңа ике көн элек 2 яшь тулды".

Хәбәргә Вәсиләнең ире Илгиз белән төшкән фотосы һәм Камиләне котлап килгән открыткалар беркетелгән.




Хәбәр астында Вәсиләнең иҗатын сөючеләр Камиләне туган көне белән котлый. "Илгиз (Вәсиләнең тормыш иптәше - ред.), сез ничек түзәсездер, Вәсиләбезне югалту бик авыр. Камиләгә матур кыз булып үсүен телибез!" - дип язганнар.

Вәсилә Фәттахова - Татарстанда һәм Башкортстанда танылган эстрада җырчысы. Ике ел элек бала тапканнар соң өзлегү нәтиҗәсендә вафат булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100