Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм татар мунчачысы хөрмәтенә рекорд: бер кызга 530 тапкыр себерке белән чапканнар

Чаллыда яшәүче данлыклы мунча остасы Илгиз Лотфуллин быел вафат булды.

news_top_970_100
Мәрхүм татар мунчачысы хөрмәтенә рекорд: бер кызга 530 тапкыр себерке белән чапканнар

Магнитогорск шәһәрендә мунчачы Илья Баймөхәммәтов себерке белән ритмик чабындыру буенча дөнья рекорды куйган. Бер минут эчендә ул үз теләге белән бәйгедә катнашкан кызга 530 тапкыр себерке белән чапкан. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте. 

Рекордны INTERRECORD рекордлар реестрына керткәннәр.

INTERRECORD Халыкара агентлыгы үзенең рекордлар китабын Гиннессның рекордлар китабына альтернатива дип тәкъдим итә. Бу оешма рекордчыларга махсус сертификатлар бирә.

«Мин җиңүемне үземнең укытучыма багышладым. Ул — мунча эше һәм массаж буенча тәҗрибәле белгеч Илгиз Лотфуллин, Чаллыда яши иде. Рекордны шулай ук Россиядә массаж мәктәбенә нигез салучы, профессор Анатолий Бирюковка багышлыйм. Алар икесе дә быел вафат булды», — ди Баймөхәммәтов. 

«Татар мунчасы» хәрәкәте лидеры, танылган мунчачы Илгиз Лотфуллин вафат, дип язган идек. Ул Чаллыда мунчада чабыну буенча ярышлар оештыра, мунчачыларны өйрәтү белән шөгыльләнә иде. Уфада биш йолдызлы кунакханә түбәсендә мунча ясады. Ул Россиядә мунчачылар арасында танылган кеше иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100