Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм музыкант Шәфәгать Салиховның кызы әтисе белән бәйле күңелле хатирәне уртаклашты

Мәрхүм музыкант Шәфәгать Салиховның кызы әтисе белән бәйле күңелле хатирәне уртаклашты

news_top_970_100
Мәрхүм музыкант Шәфәгать Салиховның кызы әтисе белән бәйле күңелле хатирәне уртаклашты
"Әти белән бәйле күңелле хатирәне сөйлим әле сезгә", - дип язган инстаграмында Миләүшә.


"Әти концертлар администраторы булып эшләде һәм төрле районнар, шәһәрләргә афишалар, билетлар илтә иде. Мин дә кайвакыт аның белән йөри идем. Иртәнге биштә торасың да, я Башкортстанга, я башка җиргә барасың. Вакытны болай уздыру миңа бик ошый иде. Барасың, әти белән сөйләшәсең, бөтен сүзне сөйләп бетерәсең, эээх. Мин әти кызы инде.

Шулай бервакыт, җәй, июль, кич. Мин өйдә утырам, әти эштә. Ишеккә шакыдылар. Ачсам - Илгиз абый Закиров (композитор - ред.) "Сәлам, үскәнем. Менә, бакчада алмалар пеште, сезгә дә алып килдем". Мин әйтәм: "Сәлам, Илгиз абый! Рәхмәт! Әти алмалы чәй ярата, аңа бирермен". 

Икенче көнне иртүк әти Башкортстанга китте. Мин калдым.

Уянгач, гадәттәгечә әтигә шалтыратам. Әти әйтә: "Кызым, күз алдына китерәсеңме, мин билетлы пакет урынына алмалы пакетны алып киткәнмен. Башкортстанга барып җиткәч кенә абайлап алдым. Алма да, билетлар да кара пакетларга салынган иде шул, әти аермасын сизмәгән, карап та тормаган. 

Аннары без бик озак бу тарихны искә төшердек", - дип язган Миләүшә Салихова.

Публикация от Салихова Миляуша (@salikhovamilausha)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100