Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм ир-атның мәетен сөйгән кызы кабердән казып алган

Хатын иренең мәетен сөяркәсе белән бергә казып ала, машинага салып, шәһәрнең икенче башына алып китә. Учак яга һәм мәетен яндыра, аннары көлен елга өстендә тарата.

news_top_970_100
Мәрхүм ир-атның мәетен сөйгән кызы кабердән казып алган
https://pixabay.com

Воронеждагы бер зиратта кабердән ир-ат мәетен казып алганнар. Ул җәй азагында яман шеш авыруыннан үлгән булган. Бу турыда Воронеж басмасы яза.

Әти кеше улының каберенә килә һәм аның җимерелүен абайлап ала. Шуннан соң ул каберне ачтыруны сорап мөрәҗәгать итә. Каберне ачкач, анда табут буш булуы ачыклана. 

Әлеге җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең сөйгән кызын тоткарлыйлар. Ул чыннан да сөйгәненең мәетен табуттан алуын сөйләп бирә. Кыз шулай итеп егетенең соңгы амәнәтен үтәвен әйтә. Ир-ат үләр алдыннан үзенең мәетен кремацияләүне теләвен сөйли. Тик әти-әнисе моңа каршы була. Алар улларын кабергә җирли.

Төнлә белән кыз зиратка килә, сөйгәненең каберен ача һәм табуттан мәетне ала. Ул мәетне машинага салып, шәһәрнең икенче башына алып китә. Биредә кыз учак яга һәм сөйгәненең мәетен яндыра, аннары көлен елга өстендә тарата. 

Воронежда яшәүче хатынга карата «үлгән кеше мәетен һәм каберен мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Соңрак ачыкланганча, тол калган хатын иренең мәетен кабердән казып алу өчен сөяркәсен җәлеп иткән. Хәзер бу хатынны ике айга тоткарладылар. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

Хатынның бу сөяркәсе ире исән чакта ук булган. Сөяркә мәетне дүрт сәгать казыган, аннары сөйгәненең үтенече буенча, мәетне алып, яндырырга булышкан. Аны да тоткарлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100