Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ингушетиядә вафат булган мөфтинең коронавируска тесты уңай нәтиҗә биргән булган

Абдурахман Мартазанов 2019 елда мөфти булып сайланганчы, егерме ел дәвамында республикада казый вазифасын башкара.

news_top_970_100

Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов бүген, 11 апрельдә, хастаханәдә вафат булган. Беренчел тест мөфтидә коронавирус булуын раслаган. Бу турыда өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Мода кадәр мөфтинең хастаханәгә салынуы, анда коронавирус бар дип шикләнүләре хәбәр ителгән иде. Мөфти авыр хәлдә була, аңы кислородка тоташтыралар, коронавируска анализ алалар.

«Кызганычка каршы, мөфти бүген көндез вафат булды. Аны хастаханәгә кичә кич китерделәр. Аның беренче анализы коронавируслы инфекция булуын раслады», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазановка 64 яшь була.

Мартазановны Ингушетия Диния нәзарәте рәисе итеп 2019 елның июнендә сайлыйлар. Ул бу вазифага биш елга сайлана. Моңа кадәр егерме ел дәвамында республикада казый була.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарынын Диния нәзарәте, шәхсән үз исемемнән Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазановның якыннарының кайгысын уртаклашам», — ди ул. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100