Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм Евгений Деданин туганнары: Үтерүче алдан килсә, ул каршы торган булыр иде

Бүген Бөгелмәдә йөзләрчә кеше мәрхүмне соңгы юлга озата.

news_top_970_100

1 сентябрьдә Бөгелмәдә атып үтерелгән эшмәкәр Евгений Деданинның туганнары «Татар-информ» журналисты белән аралашты.

Алар фикеренчә, әгәр үтерүче алгы яктан килсә, Евгений үзе каршы тора алган булыр иде. «Ул физик яктан көчле иде. Әгәр аңа алдан килсәләр, ул үзен яклый алыр иде. Ләкин аңа арттан атканнар шул», — ди Евгенийның туган абыйсы Александр Космылин.

«Ул гел спорт белән шөгыльләнде. Ул моны [һөҗүмне] көтмәгән инде. [Үтерүче килгәнен] белгән булса, ул үзен башкача тотар иде», — дип сөйли эшмәкәрнең туган Әлфис Вафин.

Евгений Деданинны үтерүдә шикләнеп 54 яшьлек ир-ат тоткарланды. Ул Әрмәнстан гражданины, Самара өлкәсендә яши. Ул Деданинны үч алу өчен үтерүен әйтә. Ике ел элек Дедадин үтергән кешеләрнең берсе белән ул таныш була. Шул чакта эшмәкәр үз өенә бәреп кергән ике ир-атны үтергән иде. 

Евгений Деданинны үтерү буенча җинаять эшен Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин үз контроленә алды.

Үтерүче Бөгелмәгә бер атна алдан килгән. Бу турыда «Бөгелмә газетасы» экслюзив интервьюда хәбәр итте.

Басма мәгълүматы буенча, җинаятьче Деданинның шәһәрдә булмавын белеп ала. Ул эшмәкәрнең ике баласы барын ачыклагач, Деданинның 1 сентябрьгә кайтасын чамалый. Җинаятен дә нәкъ шушы көнгә билгели. Араик Мирзоян исемле бу ир-атның моңа кадәр дә Бөгелмәдә булганы бар икән. Ул ике ел элек Деданин үтергән ир-атларның мәетен тану өчен килгән. Мирзоян сүзләренчә, үтерелгән җинаятьченең берсе аңа улы кебек якын була, аның каберенә 270 мең сумлык һәйкәл дә куя.

Мирзоян үч алу хисе сүнәр дип көтсә дә, ике ел узгач барыбер Деданинга һөҗүм итә, дип хәбәр итте «Татар-информ»

Бүген мәрхүмне соңгы юлга озаталар. Евгений Деданин белән хушлашырга йөзләрчә дусты, якыннары, шәһәр халкы җыелды. Бөгелмә мэры Ленар Закиров та килде. Агентлык хәбәрчесе урыннан әйтүенчә, Евгений Деданин яшәгән йорт тирәсендә машина куярлык та урын юк.

Бирегә оешма җитәкчеләре, аның кибетләрендә эшләүчеләр — барлыгы 500ләп кеше килгән, диелә хәбәрдә.

Бүген суд Араик Мирзоянны сак астына алу турында карар чыгарды. Ул 1 ноябрьгә кадәр СИЗОга озатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100