Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхәбә әби: «Бергә торгач, бергә яшәгәч, кешенең күңелен үстерә белергә кирәк»

Мәрхәбә һәм Фәйзелгаян Сундуковлар инде 57 елдан артык Әгерҗе районы Исәнбай авылында бергә матур, парлы, тигез гомер кичерә. Бәхетле, тигез тормышның серләре һәм үзләренең узган юллары турында Мәрхәбә әби сөйләде. Ул минем Рабига әбиемнең апасы да, шуңа да алар миңа аеруча якын.

news_top_970_100
Мәрхәбә әби: «Бергә торгач, бергә  яшәгәч, кешенең күңелен үстерә белергә кирәк»

«Мин йөрмим, егетем бар бит»

Ире Фәйзелгаян турында сөйләгәндә, Мәрхәбә әбинең күзләрендә нур балкый. Фәйзелгаян бабай гомере буена тракторда эшләгән, гаиләсен шулай тәэмин итеп торган.

«Фәйзи гомере буена тракторда эшләде, бик нык тырышты, бик көчле, нык кеше иде ул, эшли-эшли тезләре бетте аның. Урманнарга барып, агачлар күтәреп, аларны колхозга ташып, кешегә булышып, сәламәтлегенә дә зыян килде аның. Ул вакытта трактористлар сәгать 5 тә чыгып китә иделәр, хәзер авылда трактор тавышы да ишетелми. Яшь чагында ул Чаллыда механизаторлыкка укып кайтты. Аннары күрше авылларда, Исәнбайда да эшләде. Үзе бик әйбәт укыган иде ул», — дип сөйләде Мәрхәбә әби.

Фәйзелгаян бабай пенсиягә чыкканчы тракторда эшләгән, аннан соң умартачылык белән шөгыльләнгән. Хуҗалыкны караган, маллар тоткан. Улына йорт салып биргән. 60 яшьләрендә пенсиягә чыккан.

Бу ике парның кайчан, ничек танышканнары миндә бик каты кызыксыну уятты.

«У-у-уу мин ничек танышканнарны каян белим инде, җаным. Фәйзигә 25 тә кияүгә чыктым, Фәйзигә 27 иде. Хәзер мин 82 дә. Шулай әйбәт кенә иде инде, ашыгып кая барасың, хәзер иртә чыгалар бит», — диде ул.

Мәрхәбә әби белән бераз сөйләшеп утыргач, яңадан аннан Фәйзи бабайны иң беренче кайда күрүен, мәхәббәтнең ничек барлыкка килүен сорап карадым. Онытып буламыни соң инде ул чын мәхәббәтне?!

«Фәйзи белән клубта таныштык. Без танцыга чыккан идек, танцы итә идек. Халык күп иде клубларда, әле ул чагында мин Алабугада да укымый идем. Фәйзи миңа карап тора, әле эндәшеп тә ала. Мин Ямалиева Әкълимә белән танцыга кергән идем. Анда егетләр эштән арып кайталар да, кызларны карап утыралар. Шул кичне ул минем артымнан кайтты, аннары сөйләшеп киттек. Әле мин ике ел Алабугада китапханә бүлегендә укыдым, бер ел Красный Борда эшләдем. Исәнбайга эшкә кайткач, Фәйзигә тормышка чыктым. Фәйзи мине җигелгән атларга утыртып алып кайтып китте. Мин исә оялам, нишләп йөрик инде атларга утырып, дим. Бер тыкрык кына менәсе бит, җәяү кайтсак та була бит, дим. Фәйзи белән безнең өйләнешкәнгә хәзер күп еллар инде», — дип сөйли ул, елмаеп.

Кыз чагында Мәрхәбә әби артыннан башка егетләр дә йөргән, тик ул үз сөйгәненә һәрчак тугры булган.

«Фәйзи белән очрашып йөргәндә, Фәйзи әле тегендә, әле монда урманга эшкә китә, ә минем арттан бүтән егетләр кайта. Мин я капканы этеп бикләп кереп китәм, кайберсенә „мин йөрмимен, минем егетем бар бит“, димен. Ижаудан бер егет тә кайткан иде арттан. Альберт исемле иде ул. Танышыйк ди, мин әйтәм, танышырга минем егет бар димен (көлә). Танышмадым инде аның белән, кая танышасың. Фәйзигә һәрчак тугрылык сакладым. Менә шулай йөрдек инде. Менә әле шулай да йөриләр… И-и рәхәт чаклар инде әйеме! Рәхәт чаклар үтә дә китә менә. Рәхәт чакларның кадерен белергә кирәк», — дип, яшьлек чагын искә төшерде Мәрхәбә әби.

«Советлар Союзында бик хәтәр иде»

Мәрхәбә әби үзенең тормыш юлы белән дә бүлеште.

«10нчы классны бетергәч, колхозда алып калдылар, ике ел эшләттеләр. Колхозда эшләгәннән соң, түтәйнең малае Фаиз: „Мәрхәбә, синең кебек кызлар Алабугада библиотечныйда укыйлар, укырга кил“, — дип, чакыру-белдерүләрен дә җибәргән иде. Шул белдерүләрне укып, мин документларны Алабугага илтеп кайттым. Ике ел Алабугада укыганнан соң, безне эшкә җибәрделәр. Башта бер ел Красный Борда, аннан соң бер ел авыл клубында эшләдем. Шуннан соң гомерем буена китапханәдә эшләдем. Кайчан пенсиягә чыкканымны да хәтерләмим», — дип сөйләде ул.

Эшләгән чакта Мәрхәбә әбигә бик күп диплом-грамоталар, мактау кәгазьләре биргәннәр. Ул үзенең эшенә зур җаваплылык тоеп, намус белән караган.

«Пенсиягә чыккач, өйдә эшлисең инде. Эшләү дәверендә бик күп грамоталар да бирделәр, мактаулы китапханәче булдым инде, мактадылар гел (көлә), семинарга барсаң да мактадылар, монда да мактадылар. Алдынгы китапханәче булдым. Мин гел 1 нче 2 нче урыннарда бардым, 3 нче урынга да төшкәнмендер инде. Мактагач, эшлисе килә, йөрисең инде, эшлисең. Мактамасалар, телгә дә алмасалар, уйламас идең дә, әйме? Менә шулай гел макталып торгач, күңел үсә бит.

Авыл халкы китапханәгә бик теләп, яратып йөрде, китап та укыдылар. Төрле чаралар үткәрә торган идек. Эштән кайткач кеше кайда барсын инде, бер җиргә керергә кирәк бит. Китапханәгә киләләр, үткәрелә торган чараларда да катнаша торган иделәр, зал тулы була торган иде. Әле дә авылдашлар очрашканда: «Мәрхәбә апа, шулкадәр эшли идең син, ул төрле чараларда кеше шулхәтле күп булыр иде, залга сыймый иделәр, бүтән җиргә бара алмадылар микән соң?» –дип искә алалар.

Эшләдем инде, җаным. Басуларда да эшләттеләр безне, басуда борчак та чаптык, бер елны Фәйзиләрне дә өмәгә алып бардылар. Элек Советлар Союзында бик хәтәр иде. Кич кайттык та, төнлә суның теге ягына эшләргә чыктык. Гел шулай өмәләр оештыра торганнар иде. Барысына да йөрисең инде, йөрмичә кая. Элек эшләдек инде, эшләмәсәң, кая барасың. Эшләгәч, сүзне тыңлагач, җитәкчеләр дә сүз әйтмәделәр, эшләгәнне алар да күрә белделәр. Авырлыклар күрдек дип әйтеп булмый, үзеңнең белгән эшең булгач, аның авырлыкларын сизмисең дә», — дип сөйләде Мәрхәбә әби.

 «Үтәмәсәң дә „Ярар“ дияргә кирәк»

Ничек шулай бер-береңә авыр сүзләр әйтмичә, тыныч матур гына яшәп була? Мәрхәбә әби болар белән дә бүлеште.

«Юл куя белергә кирәк. Фәйзине мин хөрмәт итәм, ул нәрсә ди, мин аңа «ярар» димен, тыңлыймын, юкка-барга тавыш күтәрмимен. Хезмәт хакы алгач, эштән кайтышлый, механизаторлар безгә керәләр. Эчәләр, сөйләшәләр. Аларга да ял итәргә кирәк бит инде, өстәл көйләп бирәм, ашатам, эчертәм, чыгарып җибәрәм.

Юл куя белергә кирәк. Кияүгә чыккач, ир белән ярыш ачып, аны үртәргә ярамый. Ул нәрсә әйтә, үтәмәсәң дә «ярар» дияргә кирәк. «Ә-ә-ә, ярар, шулай итәрмен», дияргә кирәк, ә ярыш ачып ятсаң, ул әйбәтлеккә китерми, аның да күңеле төшә, син дә нервыңны бетерәсең, җайларга, майларга кирәк. Менә шулай итмәсәң, булмый. Фәйзигә мин әле дә: «И-ии эшли идегез инде, тырыштыгыз инде», дип торам, сөенепләр куя ул», — дип аңлатты Мәрхәбә әби.

Мәрхәбә әби белән Фәйзелгаян бабайның 3 баласы бар. Алар ике кыз, бер малай үстергәннәр.

«Бергә торгач, бергә яшәгәч, кешенең күңелен үстерә белергә кирәк. Аллага шөкер, 3 бала үстердек: 2 кыз, 1 малай. Кызлар икесе дә югары белемле, бик әйбәт эшлиләр, бик акыллы, тормышлары да бик юньле, бик акыллы балалар үстерәләр. Менә шулар сөенеч безгә. Тормышлар бик катлаулы, үзеңә юл куя белергә кирәк, җаным. Ярыш ачып, тегеләй-болай итеп, „мин“ димәскә кирәк, әйе, булдырабыз, тырышабыз икебез дә дияргә кирәк. Шулай дисәң, яхшырак. Аллага шөкер, бик бәхетле булдым мин. Балалар бар, алар кирәк, балалар булмаса, димен Фәйзигә, без беркем дә түгел, түлкә балалар кирәк, димен. Ул балалар тәүфыйклы, тәртипле булсын», -дип, сөенече белән уртаклашты ул.

«Бер ел эчендә ике спектакль куйдык»

Мәрхәбә әби бер ел клубта да эшли.

«Клубта эшләгәндә, театрлар куйдык, уйнадык, башка авылларга йөрдек. Әгерҗегә бардык. Бер ел эчендә 2 спектакль куйдык. Берсе — К. Тинчуринның «Казан сөлгесе», берсе — Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» е. Хәзер куймыйлар. Театрда үзем дә катнаштым, кем булып катнашканымны хәтерләмим. Кешеләрем дә бик күп иде, укытучыларым да — барысы да катнаштылар. Бик матур, бик әйбәт булды. Әгерҗегә баргач та, булдырдың инде, диделәр. Оештыручы булып мин тордым. Элек завклублар оештыралар иде, кешеләр тыңлыйлар, бик теләп йөриләр иде клубларга, хәзер бит кешенең андый нәрсәләргә бик исләре китми.

Бер тәртип боздырмадым, кирәк булса, тавыш та күтәрә идем инде, тәртип бозмагыз дип, тыңладылар. Бик күңелле иде, кеше бик күп иде. Элек яшьләр колхозда калалар, фермаларда эшлиләр, укырга китеп бетмәгәннәрдер, күрәсең, яшьләр күп иде. Шулай гомер үтте инде. Хәзер бит менә барыгыз да чыгып китәсез, авылда элеккеге кебек кеше юк. Хәзер эш тә юк бит инде, фермалар да юк, элек ул бик рәхәт иде, эш бар иде, сарык, сыер фермасы бар иде, пекарнялар эшләп тора, май заводы бар иде, элек авыл гөрләп тора иде», — дип сөйләде Мәрхәбә әби.

«Егетләр белән йөргәндә, аларга сер бирмәскә кирәк»

Фәйзи бабай белән таныштыручы кеше Мәрхәбә әбинең әнисе булган.

«Әнкәй базарга чыккан да Фәйзине күргән: «И-и кызым, менә матур егет бар икән. Ал якалары чыккан, матур пәлтә кигән, бик чибәр ул», — дип миңа сөйләде. Фәйзи чыннан да бик көчле, бик гәүдәле, матур иде. «Кем исемле соң, әнкәй», дигәч, «Фәйзи», ди.

Шуннан соң Фәйзи кайтты бит минем арттан. Әнкәйгә әйттем: «Әнкәй, мин әйтәм, теге егет минем арттан кайтты бит. Әнкәй миңа: „Ярар кызым, йөр, сөйләш“, — диде. Фәйзи миңа хәзер дә: „Әби миңа каклаган каз итләре ашата иде, сиңа күрсәтмичә генә“, — дип әйткәли. Әнкәй яратты инде аны. Фәйзи үзе дә аңа бик булышты, капка баганалары утыртып, бакча казырга килеп йөрде. Әнкәйдән бернәрсәне дә яшерми идем мин, ана кеше ул бик дөресен әйтә. Фәйзинең үзенә дә әйтәм әле: кыенлык белән яшәмәдек, бик рәхәттә яшәдек, кыймылдадык, йөрдек, эшләдек, үтте китте инде гомер», — дип искә алды Мәрхәбә әби.

Мәрхәбә әбинең иң бәхетле көннәре, Фәйзи бабай белән булган мәхәббәтнең чынлыгын раслап, гаилә коргач башлана.

«Безнең иң бәхетле көннәр- бергә булгач, бергә яши башлагач. Йөргән чакта егетләргә бик ышанып та бетмәскә кирәк инде. Үзеңне яклабрак йөрергә кирәк ул чагында.

Безнең Фәйзи эштән кайтып кермәде. Иртән чыгып китәр иде, кич арып кайтып керер иде. Эшләре бик авыр булды. Механизатор эше бер дә рәхәт түгел инде. Мин беләм инде аны. Ул майлы фуфайкалар, ул майлы киемнәр — аларны юу бик авыр булды инде. Су буйларына төшеп чайкар идем. Элек порошоклары да хәзерге кебек тулып ятмый иде. Тормыш бит төрле вакытта төрлечә була. Менә шулай итеп яшәдек.

Хәзер Фәйзигә әйтәм, әй гомерләр үтә икән, үтә дә китә икән, дим. Үтте дә китте. Үзеңне саклап, яклап яшәргә кирәк. Егетләр янында азрак борыныңны югарырак та күтәреп йөрергә кирәк, йөргәндә аларга сер бирмәскә кирәк. Гаилә коргач, бер-берегезне беләсез инде ул. Ул чагында икенче була инде. Ә йөргәндә «мин, мин», дип йөрергә кирәк», — дип, файдалы киңәшләре белән бүлеште Мәрхәбә әби.

Фәйзи бабай әле хәзер дә эшләп йөри, икесе дә эшсез тора алмыйлар.

«Фәйзи хәзер дә эшләп йөри, бәрәңгене дә үзе казыды, кыймылдарга кирәк димен, бөтен бәрәңгеләрне үзем ташыдым. Балалар бит укуда, аларны көтеп торып булмый инде. Безнең бакча 2 сутый инде, сизелми дә, җаным. Үзебезгә бер эш кирәк, анысы да ярый. Әгәр кыймылдамый ятсаң, аның файдасы юк. Җәй көне чәчәкләр утыртам, аларны карыймын, сулар сибәм, көзгә хәтле матур булып утыралар. Яшелчәләр дә үстерәбез: суган, кәбестә, чөгендер, кишерләр. Помидор–кыярларның иге-чиге булмый. Кешеләргә дә өләшәм. Һәрберсен карап, тәрбияләп торабыз. Хәрәкәттә –бәрәкәт. Бакча элек бик зур иде, ничекләр казыдык икән», — ди Мәрхәбә әби.

Мәрхәбә әбигә монсын тулырак, тәфсилләп сөйләгез әле дисәм, ул: «Җаным, кемнәр белә инде безне. Кемнәр укысын инде? Әле авылдагы кешеләр дә белмидер. Хәзер бит авыл кешеләре дә элеккеге кешеләр түгел. Безнең урамда да күпчелеге яңа кешеләр. Олы кешеләр безнең тирәдә башка юк инде», — ди.

«Яшь чакларның кадерен белегез»

Мәрхәбә әби үзенең әти-әнисе хакында да сөйләде.

«Әнкәй колхозда эшләде, чирле бабай калган, әти сугышка киткән. Миңа 2 яшь булган, сеңлем Рабига 2 айлык булып калган. Рабига белән әнкәй дөнья көтәргә тырышкан булалар иде, тегендә-монда барып, бозаулар алып кайтып, аларны карап, тырмаштылар. Ул вакытларда яшәргә кирәк бит инде. Рабига сельпода бухгалтер булып та эшләде, магазиннарда да эшләде. Икебезгә дә уку җитте, институт бетермәдек, техникумда укыдык, махсус урта белем. Ә балалар Гөлнур да, Эльза да институт бетерделәр. Азат мал врачына техникумга кергән иде, сагындым дип кайтты да, кирпечкә эшкә керде. Нигә кайтасың димен, укы димен, укымады, бармады. Аны укымаса, берни дә эшләтеп булмый.

Сезнең үскәннәрне күрү бик зур бәхет бит инде ул, чәчләрегезне кистермәгез. Әле безнең Гөлназ (оныгы) чәчен таратып йөри иде. «Таратма, мин әйтәм, чәчеңне. Нигә таратасың, бераз җыеп куеп була бит аны димен. Тараткан чәч миңа җыйнаксыз кебек тоела», - дип сөйләде Мәрхәбә әби.

Мәрхәбә әби үзенең гадәти көне турында да сөйләп китте.

«Мин 4 тә торам, тәрәзәгә карыйм да, урамда берсенең дә уты юк, әйдә мин кабызыйм инде, дим. Аннары кичкә кадәр эшләп йөрим. Без 8дә йокларга ятабыз иң соңга калганы 9 да. Шуңа күрә йокыдан иртә торам мин. Фәйзи бабай рәхәтләнеп йоклый, ул тугызларда тора, әкерен генә чыгып китә, аннан тагын керә, чәйләр эчә. Хәле булса, эшләргә чыгып китә, булмаса ятып тора. Төрлечә була, аңа бер сүз дә әйтмисең инде. Шулай да яшь чаклар күңелле инде, җаным. Ул чакларның кадерен белегез. Сәламәт, имин булыгыз. Көннәр шулай үтә инде ул.

 Ходаем, соңгы көннәргә хәтле үзебезне үзебез карап, кыймылдап торырга язсын инде. Тигезлек белән дә бик рәхәт. Ходай Тәгалә тигезлек бирсен, балалар исән-сау булсын, бәбекәйләрем. Ходай Тәгалә исәп бирмәсен, иминлек кирәк», — диде Мәрхәбә әби.

«Бер-берсен күз карашыннан ук аңлап, бәхетле гомер кичерәләр»

Фәйзелгаян бабай һәм Мәрхәбә әби турында аларның Исәнбай авылында яшәүче, әнисенең хезмәтен дәвам итүче Эльза Кәримова белән дә сөйләштек.

«Әти, әнием икесе дә гади гаиләдән чыккан авылыбызда туып үскән кешеләр. Әткәйгә кечкенәдән үк тормышны алып барырга, гаиләне туендырырга туры килгән, чөнки ул әтисез үскән. Укуга сәләте булса да, бары тик 7 класс белем алган, Чаллы шәһәрендәге механизаторлар әзерләү курсында 4-5 легә укып, тракторчы һөнәрен үзләштергән. 45 елдан артык гомерен «Рассвет» колхозында ДТ тракторында тир түгеп эшләүгә багышлаган. Кечкенә чакларда без әткәйне өйдә сирәк күрә идек. Ул без йокыдан торганчы, тракторын иярләп, басу-кырларга чыгып киткән була. Эштән бик соң кайта торган иде. Шундый намуслы хезмәте өчен аны 35 яшендә үк «Почет билгесе» ордены белән бүләклиләр. 41 яшендә «Октябрь революциясе ордены» на лаек була. Өстәвендә медальләр һәм бик күп төрле Мактау грамоталары бар.

Әнкәйнең дә балачагы җиңелдән булмаган, сеңлесе Рабига апа белән ялгыз ана тәрбиясендә үскән алар. Әтиләре сугышта хәбәрсез югалган, сабыр, тырыш, тыйнак әнкәй авырлыклар каршында тукталып калмаган. Тормышта үз юлын тапкан. Урта мәктәпне бетереп, Алабуга мәдәният училещесында китапханәче һөнәренә укыган һәм гомере буена авылыбызда халыкка китапханәче хезмәте күрсәтте ул. Озак елларга сузылган тырыш хезмәте өчен күпсанлы грамоталарга, медальләргә лаек булды.

Әткәй дә, әнкәй дә хезмәт ветераннары. Инде менә 57 елдан артык иңне иңгә куеп, бер-берсен күз карашыннан ук аңлап, бәхетле гомер кичерәләр алар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, хуҗалыктагы эшләрне бергәләп башкаралар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Әткәйнең бал кортларын карамый башлаганына да әле бер генә ел. Безгә эш, хәрәкәт кирәк дип әйтергә яраталар алар», -дип сөйләде Эльза апа әти-әнисе хакында.

«Бүгенге көндә авылда яшәр өчен бөтен уңайлыклар да бар»

Эльза апа һәр көн әти-әнисе янына кереп, аларның хәлләрен белә, тәмле ризыклар пешереп кертә.

«Безгә — 3 баласына хезмәт тәрбиясен биреп, тырышлыкның нигезендә бәхет ятканлыгына төшендереп үстерделәр алар, эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен дип әйтәләр иде әткәй-әнкәй. Бүгенге көндә алар балаларының игътибарын, ярдәмен тоеп, оныклар сөеп, куанып яшиләр. Барысын да тигез күреп, үзләренең төпле киңәшләрен биреп гомер итәләр.

Бүген алар 5 оныкның яраткан әби-бабасы, 4 оныкчыкның дәү әтисе, дәү әнисе. Нинди сөенеч! Оныкларның балаларын да күрдек бит, диләр. Мин әткәй-әнкәйнең төпчек кызы. Көн дә аларның хәлен белеп, кирәк чакта ярдәм итеп яшим. Яшьтән үк туган авылымда төпләнеп калдым. Югары белем алдым һәм әнкәй лаеклы ялга чыккач, аның эшен дәвам итәм. Үземнем дә 30 елга якын хезмәт стажым бар», — ди ул.

Эльза апа авыл халкының китапханәгә яратып йөргәнен дә әйтеп узды. Аның фикеренчә, кайда да бәхетле тормыш корып була, курыкмаска, һәм үз юлыңнан тайпылмыйча барырга гына кирәк.

«Тормыш иптәшем Фәнил белән яңа йорт салып кердек, ике кыз тәрбияләп үстердек. Кызларыбыз Ижау шәһәрендә яшиләр, аларны әти-әниләребез кебек хезмәт белән үстердек. Ирем трансгаз Казан оешмасында газ слесаре булып эшли, авылдашларга газ хезмәте күрсәтә. Үзем дә эшемне бик яратып башкарам, китаплар дөньясында ял иткәндәй булам. Көндәлек яңалыклар белән танышып барам, интернет заманы дисәләр дә, китапханә бүгенге көндә авылда мәдәни үзәк булып тора дип уйлыйм. Төрле яшьтәге авылдашларыбыз китапханәгә яратып йөриләр, кемдер күңеленә куаныч табарга килсә, икенче берәүләр кызыклы китаплар алырга ашкына. Алар өчен син сабыр әңгәмәдәш тә, оста киңәшче дә булырга тиеш.

Китапханәгә яңа китаплар даими кайтып тора, газета-журналларны да күп итеп яздырабыз. Китап укучыларыбыз бүгенге көн язучылары Зифа Кадырова, Гүзәл Гәлләмова, Гөлфинә Галимуллина, Фоат Садриев әсәрләрен аеруча яратып укыйлар. Милли басмалар аша үсеп килүче буында, яшьләрдә туган телебезгә мәхәббәт хисләре уятырга тырышабыз.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә авылда яшәр өчен бөтен уңайлыклар да бар. Бәхетле, тигез тормышта яшәү өчен, бары тик тырышлык, үз фикерле булу, үз өстеңдә эшли белү кирәк. Үз эшләрен ачып, уңышлы гына эшләп килүче яшь гаиләләребез дә җитәрлек. Иң мөһиме: курыкмаска, төшенкелеккә бирелмәскә һәм үз юлыңнан барырга дип уйлыйм», дип аңлатты ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100