news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның тиздән баласы туачагы билгеле булды

Татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев Инстаграм битендә хәләл җефете Илсөяр белән бергә төшкән фотосын урнаштырган. Рәсемнән күренгәнчә, җырчының хатыны тиздән әни булырга әзерләнә.

news_top
Мөнир Рахмаевның тиздән баласы туачагы билгеле булды
"Татар-информ" архивы

«Тиздән, Алла боерса. Рәхмәт, җаным! Рәхмәт, Аллаһы Тәгалә.

Син булган җирдә мин дә булыйм. Комментарийларда яратканнарыгызны билгеләгез», — дип язган фото астына Мөнир Рахмаев.

«Сөбханалла», «Котлыйм, барысы да яхшы булачак», «Бәхет тынычлыкны ярата, мин сезнең өчен шат», «Кулыгызга исән-сау бала алырга язсын», «Мөнир төнен дә, көнен дә йокламый. Аның кебекләрне уңган кеше дип әйтәләр. Гаиләгезгә уңышлар юлдаш булсын», — дип котлаганнар бәхетле гаиләне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар