Мөнир Рахмаевның кызы почмаклы әйбергә егылып маңгаен ярган. Бу хакта җырчы үз сәхифәсендә хәбәр итә һәм маңгаена лейкопластырь ябыштырылган кызының фотосын куйган.
«Кызыбыз зур стресс кичерде. Аллага шөкер, барысы да узды. Хәзер бездәге барлык почмаклар махсус әйберләр белән ябылган. Сезгә дә шулай эшләргә киңәш итәм. Әлбәттә, без яшь әти-әни гаепле», — дип язган ул.
Җырчының виртулаь дуслары балага сәламәтлек тели һәм интернетка баланың фотосын еш куймаска киңәш итә.