Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевка инстачылар: «Бу кызуда баласы памперстан, аның каравы, хатыны шәрә»

Җырчыны 35 градус эсседә баласын памперс белән йөрткәнгә ачуланалар.

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевка инстачылар: «Бу кызуда баласы памперстан, аның каравы, хатыны шәрә»
Салават Камалетдинов

«Бу эсседә кем кайда ял итә? Без хатыным Илсөяр һәм кызыбыз белән бассейнда коенабыз, шәхси йортыбыз янында кызынабыз», — дип язган җырчы Мөнир Рахмаев инстаграмга. Гаиләсенең шәп ялын фотолар куеп күрсәткән.

Инстачылар шушы кызуда нәни Асмираның памперстан булуына игътибар иткән. «Нигә кидердегез ул балага памперс?», «Шушы эсседә нигә салдырмыйсыз кызыгызның памперсын?» — дип язганнар.

«Аның каравы, хатыны шәрә», — дип язган икенче инстачы, бикини су коену костюмы белән басып торучы Илсөяргә ишарәләп.

«Әйтмәгез дә. Бераз тыйнаграк булса да ярар иде. Шул дәрәҗәдә үзен күрсәтә», — дип, аны җөпләүчесе табылган.

«Бик матурлар», «Кызлары бигрәк сөйкемле. Күз тимәсә ярар иде», — дип борчылучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100