news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаев яңа машинасын күрсәтте

Җырчы, традицияләренә тугры калып, тагын "Порше" сатып алган.

news_top
Мөнир Рахмаев яңа машинасын күрсәтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Мөнир Рахмаев яңа машина алган. «Порше Кайен» — гаиләбезгә рәхим ит», — дип яза ул текә машинасын күрсәтеп.

Мөнир Рахмаевның алдагы машинасы да шушы ук маркалы иде. «Машина ул — хәрәкәт чарасы, ләкин ул яхшы класслы булырга тиеш. Чөнки эш вакытында статуслы кешеләр белән аралашырга, күрешергә туры килә. Мин традицияләремә тугры. „Порше“ бик ошый, шуңа инде бишенче ел шул машинада йөрим. „Порше“ — яшьләр машинасы, ул брутальлек, анда ниндидер шарм бар», — дип сөйләгән иде Мөнир Рахмаев «Интертат»ка.

Инстаграм дуслары җырчыга яңа машинасы белән исән-сау йөрүен теләгән.

«Вәт байлар сез!», «Бомба, шәп! Котлыйм. Мин бу тормышта һөнәрне дөрес сайламаганмын икән», — дип язучылар да бар.

«Порше» машинасы 9-12 млн сум тирәсе тора.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар