Мөнир Рахмаев кызына нинди исем кушуын әйтте
Җырчы кызының исемен Инстаграм битендә хәбәр итте.
Барыгызга да хәерле кичләр! Мөнир + Илсөяр + Асмира = Минем гаиләм (дәвамы бар)
Кызыбызга Асмира исеме куштык.
Мин бәхетле, тормышымда сез булганга мин бик шат! Минем тормышым! Минем кызларым! Өйдә рәхәт! Асмира Мөнировна, рәхим ит!
Бәхетле кеше — үз өендә бәхетле булган кеше. Балаларны гаилә бәхете өчен тапмагыз! Балаларны бәхетле гаиләләрдә табыгыз!» — дип язган җырчы.
Инстачылар Рахмаевлар гаиләсенә бәхет теләгәннәр.
«Бик матур исем», «Бәхетле сабый булсын, әти-әни тигезлеге белән үстерергә язсын. Сәламәтлек, шатлык телибез», — дип яза алар.