Мөнир Рахмаев: «Безгә начарлык теләүчеләр бәхетле булыгыз!»
Җырчы Мөнир Рахмаев гаиләсе турында начар фикердә булганнарга бары бәхет һәм сәламәтлек теләвен әйтте.
Мөнир Рахмаев хәләл җефете белән саф һава сулап йөргән чагын видеога төшереп инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. «Һава торышы искиткеч! Саф һава сулап кайтабыз. Җаным белән безгә бу бик файдалы. Безнең турында нәрсә генә сөйләсәләр дә, безгә барыбер. Безгә негатив язучы кешеләргә бәхет телибез. Исән булыгыз! Барысын да көнләштереп тагын да яхшырак яшәрбез, Алла бирсә!» — дип язган җырчы инстаграм аккаунтында.
Инстачылар да Мөнирнең гаиләсен яклап җылы комментарийлар калдырганнар:
«Кешеләр сездән көнләшә. Ә син Мөнир, афәрин, чын ир-ат»;
«Бәхет тынычлыкны ярата»;
«Пар күгәрченнәр! Бәхетегез, мәхәббәтегез һәрвакыт тулып, ташыр торсын!»;
«Аыллы кеше сезнең пар турында начар сөйләп йөрергә тиеш түгел инде»;
«Бала көтәсезме?» — дип тә сораганнар.
Бу сорауга җавап итеп «Мөнир әйткән иде бит инде бала көткәннәрен», — дип җавап биргән бер инстачы.