Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнәҗәтләр һәм дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков хәзер авылда сарык көтүе көтә

Хәләл никахлар алып баручы сарык көтү серләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Мөнәҗәтләр һәм дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков хәзер авылда сарык көтүе көтә
Рамил Гали

Мөнәҗәтләр һәм дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков авылда сарык көтүе көткәнен видеога төшергән. Инстачылар белән сарык көтү серләре белән дә уртаклашкан.

«Сарыкны көтү кыен түгел инде. Иртә белән чыгып китәсең дә, кич эш эшләгән кебек арып кайтасың. Иң авыры иртәнге дүрттә торып чыгып китү. Бөтен кеше йоклый, ә син сарык куасың. Әлбәттә, йокы килә. Шуңа күрә көтүчеләрнең хәлен аңлыйм мин», — дип сөйли дә ул, печән өстенә ятып йоклый.

Видеода аны бер егет уята. Ильяс Халиков йокыдан торып, сарыклар артыннан йөгерә.

«Хас, хас… Менә шулай була йокласаң… Көтүченең иң зур җаваплылыгы — уяу булу. Кая барсаң да уяу булырга кирәк. Бигрәк тә көтүдә уяу булырга кирәк. Нишлисең инде, хәзер эш шул булгач. Йокламыйсың…» — дип сөйли Ильяс Халиков.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100