Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөмкинлекләре чиклеләрне техник һәм гигиеник чаралар белән тәэмин итү ни хәлдә?

Инвалид кешенең ике канаты да (берсе – якыннары, икенчесе – дәүләт) нык булса гына, ул үзен кеше итеп тоя, нәрсәгәдер дәгъва итә ала, «артык кашык» итеп кимсенүдән туктый, миңа калса...

news_top_970_100
Мөмкинлекләре чиклеләрне техник һәм гигиеник чаралар белән тәэмин итү ни хәлдә?
https://pixabay.com/ru

Ихтыяҗларыңны кайгырту бары тик якыннарыңның җилкәсенә генә төшсә, бу инвалидның үзенә дә, аның караучысына икеләтә йөк була. Кызганыч, һәрбер инвалидка да пар канатлы булу бәхете тәтеми шул…

«Социаль иминият фондының ярдәмен нык тоябыз»

Питрәч районында яшәүче Рәүф Бәйрәмовне (61 яшь, I төркем инвалид) апасы Дамирә Фәйзрахманова инде 22 ел карый, 39 яшенә кадәр әти-әнисе караган. Шушы вакыт эчендә Дамирә апа дәүләт тарафыннан да даими ярдәм күрсәтелеп килүен ассызыклады.

Социаль иминият фондының ярдәмен нык тоябыз, шуңа дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелми дисәк, дөрес булмас. Озак ятудан тәндә барлыкка килә торган тишек урыннарны профилактикалау өчен махсус матрас бирделәр. Урамда йөрү өчен коляска алдык, анысын еш кулланмасак та, барыбер ара-тирә утырткалыйбыз. Рәүф тумыштан I төркем инвалид, урын өстендә генә ята, шуңа да гигиена чаралары да нык кирәк. Социаль иминият фондының пеленка, памперслардан бер дә өзгәне юк. Әлеге күрсәтелгән ярдәмнәр инвалидларны караучы кешеләрнең эшен дә әз генә булса да җиңеләйтә, шуңа да рәхмәттән башка сүзем юк, — ди Дамирә апа.

Кызганыч, инвалидларны караучы башка кешеләр белән аралашу барышында, аларны борчыган проблемаларның җитәрлек булуы һәм дәүләт тарафыннан «бармак аша карау» очраклары турында ишеттем.

«Ортопедик аяк киеме килгәнче, аяк үсә»

Мамадыш районында яшәүче Альбина Алексееваның улы Леонидка 13 яшь (балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез диагнозы). Әни кеше тернәкләндерү курсларын тулы күләмдә уза алмауга, зур акчалар кирәк булуына борчыла:

— Ике бала анасы әлеге проблеманы берүзе хәл итә алмый, халыктан ярдәм сорарга туры килә. Дәүләттән коляска алдык, әмма аның белән урамга чыгарлык түгел, авыр ул — баланы да, колясканы бергә күтәргәч, шактыйга туры килә. Дәүләт хастаханәсенә яткан вакытта, барлык уколлар өчен үзең түлисең, димәк, ятуның мәгънәсе дә юк, массажны да тиешенчә итеп ясамыйлар. Мөмкинлек булса, тернәкләндерүне түләүле курсларда узарга кирәк.

Инвалид балаларга фатир алу өчен субсидия бирергә тиешләр, әмма аның һаман очына чыга алмыйбыз. Путинга да, Казанга да яздым — җавап юк. Әлеге субсидия булса, ана капиталы акчасын кушып, фатир ягын хәл итә алыр идек, — ди борчыла әни кеше.

Инвалид балаларга фатир алу өчен субсидия бирергә тиешләр, әмма һаман очына чыга алмыйбыз.

Питрәч районы Званка авылыннан Лилия Моратова да Социаль иминият фонды тарафыннан бирелгән коляскаларның уңайсызлыгын билгеләп үтте:

— Сеңлем Инна Авдеева балалар церебраль параличы белән авырый, аңа 17 яшь. Әнием белән Питрәч районы Званка авылында яшиләр. Сеңлемә зур коляска бирделәр, астына мендәрләр куеп йөртәбез инде, башка чара булмагач. Җитмәсә, аны бик озак вакытка бирәләр, ә коляска тиз туза. Машинага да сыймый торган булгач, машинаны махсус шул коляска өчен алыштырырга туры килде. Бер тапкыр иганәчеләр уңайлы коляска алырга булышты, бүген анысы да тузды инде.

Лилия Моратова сүзләренә караганда, инвалидларның проблемасы бер коляска белән генә чикләнми.

Инвалидларга кирәк булган әйберләрнең Социаль иминият фонды исемлегендә булмавы җайсыз. Әйтик, күтәрткечләр (подъемниклар) юк аларда. Әни инде 60 яше белән бара, 50 кг лы сеңлемне күтәрү авыр аңа. Ортопедик аяк киеменә шулай ук кытлык. Заказ биргәч, бик озак көтәргә туры килә. Аяк киеме килгәнче, аяк үлчәме үзгәргән була, — ди Лилия.

«Дәүләт биргән коляска йөрерлек түгел, чормада ята»

Инвалид коляскасының авылда иң җайлысын куллансаң да, мөгаен, бу тәмуг газабына тиңдер. «Юл газабы — гүр газабы» дигән әйтемнең төп асылын, мөгаен, инвалид арбасын этеп йөрүчеләрдән дә яхшырак аңлаучы булмас. Һәр авылда да асфальт юк, еш кына «юл җәелде» дигәне дә вак таш түшәп чыгуны аңлата. Ә вак таш өстеннән инвалид арбасын йөртүнең михнәтен үзләре бу проблема белән очрашканнар гына аңлый.

Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылында яшәүче Алсу Гәрәева үзе генә 7 яшьлек малаен үстерә. Улы Исламда тумыштан гидроцефолия, церебраль паралич, эпилепсия, спастик тетрапарез була. Подгузниклар мәсьәләсе инде артта калган, хәзер аларын вакытында китерәләр икән. Алсу даруларга заявка биргәннән соң озак көтәргә туры килүен, ахырда инде үз акчасына алырга мәҗбүр булуын ассызыклады. Моннан тыш, Гәрәевләр өчен коляска мәсьәләсе иң авырткан урын булып тора икән.

Инвалид коляскасы бирделәр, тик ул гомумән кеше өчен ясалмаган кебек. Аны бирүче кешеләр үзләре беркайчан да инвалидларны күрмәгән, ахры, дигән фикер туа. Алар машинага сыймый, урамда йөрергә уңайсыз. Бирелгән креслоны кулланмадык та, чормада ята. Бер журналист улыма коляска кирәк булуы турында язып чыкты да, таныш булмаган бер әби үзенекен китереп бирде. Безнең ише кешеләрне гади халык кына аңлый. Балалар церебраль параличыннан кулланыла торган туторны 2016 елда сорадык, әле һаман да күргән юк. Тендер юк, диләр. Өй эчендә йөри торган кресло-коляска бирделәр, анысы кечкенә булды.

Безнең ише кешеләрне гади халык кына аңлый.

«Дәүләттән берни сорамаска дигән нәтиҗәгә килдек»

Казанның Вишневка бистәсендә яшәүче Динә Сәлахова Социаль иминият фондыннан өметен бөтенләй өзгән, алардан нидер алу — зур проблема, ди. Улы Исламга 7 яшь, церебраль параличтан интегә ул.

Шифаханәгә юллама алу өчен 2017 елда чиратка бастык. Закон буенча ел саен барырга тиешбез, тик андый бәхетнең өч ел тәтегәне юк инде. Памперсларның да иң арзанлысын, сыйфатсызын бирә иделәр.

Аптырагач, дәүләт учреждениеләренә йөрүдән бөтенләй баш тарттык, хәзер улым белән өйдә шөгыльләнәбез. Үзем даими рәвештә укып, улым кебек диагнозлы балалар белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәнеп торам. Америкалы Гленн Доманның программасы яхшы, аның китапларын укып чыктым. Документларны җыеп, Америкага укырга барырга планлаштырган идек, виза бирмәделәр, Мәскәүдәге укуларын гына узарга туры килде.

Дәүләт авыру балалар караган әти-әниләр өчен шундый укулар оештырсын иде. Әти-әни компетентлы булырга тиеш, алардан дәүләт невролог ясарга тиеш, минемчә.

Дәүләт авыру балалар караган әти-әниләр өчен укулар оештырсын иде. Әти-әни компетентлы булырга тиеш, алардан дәүләт невролог ясарга тиеш.

Бала белән шөгыльләнмәсәң, аның сәламәтлеге бетә. Шуңа күрә физиологиясе өстендә ныклап эшлим, патологияне бернишләтеп булмый инде. Балам йөри дә, ашый да, сөйләшә дә алмый, әмма шөгыльләнгәч, барыбер күпмедер үсеш сизелә. Бүгенге көндә психосоматиканы өйрәнәм. Бала тыныч булсын өчен, эчке рухи халәтеңне ныгытырга кирәк. Уку өчен дәүләттән шартлар кирәк. Әмма дәүләт биргәнне көтеп утыруның файдасыз икәнлеген аңлыйбыз, шуңа берни дә сорамаска дигән нәтиҗәгә килдек. Иң мөһиме — ирем исән булсын, — ди ул.

Динә Сәлахова әйтүенчә, инвалидлар өчен яхшы арбалар кыйммәт тора, ә дәүләт тарафыннан компенсация әз кайта.

Бала көннән-көн үсә, аның авырлыгы да арта, шуның өстенә авыр коляска тоттыралар. Шуңа күрә күп әти-әниләр җиңел, уңайлы, җайлыны үзе сайлап алуны хуп күрә. Хәзер бөтен кеше интернетта утыра бит. Чит илләрдә ниндине кулланганнарын, башкаларныкын күреп торабыз. Бала болай да авыру, шуңа аңа өстәмә уңайсызлык тудырасы килми. Аларның коляскасын бирәм дисәләр дә, алмыйм мин.

Яхшы, замана таләпләренә туры килә торган коляскалар бүген 400 мең тора. Авыру балага колясканы шундый зур бәягә кую үзе үк дөрес түгел дип саныйм. Колясканы үзең алган очракта, Социаль иминият фондында узган ел 150 мең компенсация бирә иде, быел аны 30 меңгә калдырганнар. Без алып өлгермәдек, кем безгән шулай буласын. Әле ул компенсацияне алыр өчен дә коляскалык суммаң кулда булырга, сатып алырга, аннары фондка чекларны күрсәтергә тиешсең, — дип борчуларын сөйләде Динә Сәлахова.

Җырчы Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямне аякка бастыруы өчен ничек көрәшүен дә күпләр белә. Мәрьямгә быел 9 яшь тулды. Компенсация түлиләр дип, ул да үз акчасына коляска алган:

Бер елны 200 меңгә коляска алдык, 100 мең сум компенсация кайтарырга тиеш иделәр. Төп чекны алып барып бирдек, әмма ул касса чегы булмаганга берни дә кайтара алмыйбыз, диделәр, — ди Миләүшә.

Махинация корбаннары

Хәтерләсәгез, узган ел ахырында матбугатта, инвалид коляскалары белән кырын эшләр башкарып, махинацияләр ясалуы турында билгеле булган иде. Инвалид арбаларына бирелә торган компенсация белән бәйле иде ул. Социаль иминият фонды подрядчылары документлар буенча кыйммәтле коляскалар алган, ә чынлыкта сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә арзанлы модельләрне тоттырганнар. Шуннан «эшләнгән акча»ны үз кесәләренә шудырганнар. Зыян күләме 13,7 миллион сумнан артып киткән, дип яздылар матбугатта.

Кырын эшнең ачылуын кырык ел көтәргә туры килмәде килүен. Әмма аның ачылуыннан инвалидларга җиңелрәк булды микән? Киләчәктә барысы да закон нигезендә башкарылачак, инвалидларны борчыган мәсьәләләр тиешенчә чишеләчәк, дип кем гарантия бирә ала?

«Дару бирмичә интектерәләр»

Казанда яшәүче 42 яшьлек Руслан Мөбарәкшин 2012 елда авариягә очраганнан соң, I төркем инвалид кала. Күптән түгел өйләренә полиция хезмәткәрләре килеп, аларны махинация корбаны буларак теркәгәннәр, әмма ахыры ни белән бетәсе әле билгесез, ди.

Коляскалар мәсьәләсе социаль яклау идарәсенә караганда яхшы иде. Безгә сайттан үзегезгә туры килгәнне сайлагыз, диделәр, ошаганын сайладык та алдык. Хәзер инде куллану вакыты чыкты, икенчене алырга кирәк. Алар өчен бүгенге Социаль иминият фонды җаваплы. Алып килделәр — шаккаттык. Аны алу тарихы үзе бер әкәмәт булды. Башларны бутап, әллә нинди банк карталары ачарга, шуның аша ниндидер акчалар күчерергә куштылар, — ди Русланның хатыны Гөлнара Мөбарәкшина. — Мин өйдә булмаганда килеп, иремә кул куйдырганнар. Ничек инде I төркем инвалидка кул куйдырып була? Аның имзасы гомумән кануни көчкә ия булмаска тиеш. Шулай китереп бирделәр колясканы, ул кеше көлкесе иде!

Мин өйдә булмаганда килеп, иремә кул куйдырганнар. Ничек инде I төркем инвалидка кул куйдыртып була?

Шул коляскалар белән махинация ясалган булган икән. Әле 2-3 атна элек кенә өйгә бер ир-ат килеп, безне шул эштә «зыян күрүчеләр» буларак теркәде. Нәрсә белән бетәр анысы, әлегә ахыры күренми?

Памперслар мәсьәләсе инде чишелде, ел ярым элек анысын да алты айлап бирми тордылар. «Үзегезгә алырга иде дә, аннары кайтарыр идек акчасын», — диделәр иминият фондында. Алар кайтарсын өчен, күпләп сатып алу бәясеннән дә иң арзанлысын эзләп йөрергә кирәк бит. Кибеттә булган памперска алар акча кайтармый.

Гөлнара Мөбарәкшинаны дарулар мәсьәләсе дә борчый:

Эпилепсия өянәкләрен баса торган даруны алу кыен. Даруханәдә бирмиләр, ашыгыч ярдәм чакыртсаң, кадамыйлар. Ашыгыч ярдәм хезмәтенең баш табибына кадәр чыгып, тавыш куптарып, кадаттырдым бер көнне. Кешене үлем дәрәҗәсенә җиткереп булмый бит инде, — дип уфтана ул.

Җавап — законнан өзекләр

Инвалидларны борчыган мәсьәләләр буенча сорауларыбызны РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлегенең матбугат хезмәтенә юлладык. Башта эшебез күп, аннары җавап әзерләр өчен һәр кешенең документлары кирәк, диделәр. Атна дәвамында шалтыратып бимазалый торгач, җавапка 2013 елның 5 апреленнән чыккан 44-ФЗ санлы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы федераль законнан өзекләрне күчереп җибәрделәр:

«…инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү дәүләт контрактлары кысаларында тормышка ашырыла. Техник тернәкләндерү чараларын сатып алулар берничә этаптан тора: техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә план-графикны бастыру; аукцион документларны формалаштыру һәм бастыру; тәэмин итүчене (поставщикны) билгеләүгә электрон формада ачык аукцион уздыру; техник тернәкләндерү чараларын китереп бирүгә дәүләт контракты йомгаклавы.

Техник чаралар ГОСТ стандартларга, инвалидның шәхси тернәкләндерү программасына, шулай ук базар анализына нигезләнә.

Сатып алуларны планлаштыру һәм гамәлгә ашыру төбәк бүлегендә федераль бюджеттан инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән сумма һәм сроклар нигезендә тормышка ашырыла. Төбәк бүлегенең, 44-ФЗ санлы Законнан тыш, инвалидларны башка законлы юллар белән тәэмин итү алымы юк.

Техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү медицина-социаль экспертизаның федераль дәүләт учреждениеләре тарафыннан эшләнә торган шәхси тернәкләндерү яисә инвалидларны реабилитацияләү программалары нигезендә тормышка ашырыла һәм гаризаи характерга ия.

Шәхсән сатып алынган техник тернәкләндерү чаралары өчен компенсация кайтару РФ Сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2011 елның 31 гыйнварыннан чыккан 57н санлы карары нигезендә тормышка ашырыла. Аның бәясе теге яисә бу техник тернәкләндерү чарасы белән тәэмин итүгә Фондның төбәк бүлегендә соңгы башкарылган дәүләт контрактына бәйле…»

Саннар

Инвалидларның федераль реестрында 2020 елның 1 февраленә китерелгән мәгълүматлар буенча, Россиядә 11 миллионнан артык инвалид исәпләнә.

Шуларның 1,2 миллионы — I төркем, 5,3 миллионы — II төркем, калган 4,5 миллионы III төркем инвалид булып йөри.

Татарстан Республикасында исә 282 412 инвалид бар, дип хәбәр итә әлеге чыганак. I төркем инвалидлар саны 29 меңнән артып китә, II төркем — 132 меңнән артык, III төркем — 120 меңнән артык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100