Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөмкинлекләр чикләнмәгән: инвалидлар үз эшләрен ачу өчен 117 мең сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин

Рәсми телдә “физик мөмкинлекләре чикләнгән” дип аталучы кешеләрне “тормыш кыерсыткан” дип санарга күнегелгән. Татарстанда яшәүче инвалидлар, ихтыяр көче һәм тырышлык күрсәтеп, үз-үзләрен тәэмин итә һәм хәтта уңышлы эшмәкәрлек проектларын тормышка ашыра. Алар йорт җиһазы ясый һәм киез итек баса, мөселман киемнәре тегә, чәчәк композицияләре иҗат итә һәм эре мөгезле терлек үрчетә.

news_top_970_100
Мөмкинлекләр чикләнмәгән: инвалидлар үз эшләрен ачу өчен 117 мең сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин

Татарстанда быел 18 инвалид үз эшен ачкан, аларга дәүләт акчалата ярдәм күрсәткән. Хөкүмәт программасы буенча һәрберсенә эшсезлек буенча 24 пособие күләмендә - 117,6 мең сум акча бүлеп бирелгән.

“2020 нче елга эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның 50 проценттан да ким булмаган өлеше эш белән тәэмин ителергә тиеш – бу дәүләт алдында торган бурыч. Эш ул кеше өчен, беренче чиратта, үзенең шәхси мөмкинлекләрен тормышка ашыру чарасы булып тора, бу аның сәламәтлеге буенча чикләүләре бармы-юкмы икәненә бәйле түгел. Татарстанда эшкә яраклы яшьтәге 83 мең инвалид яши, шуларның якынча 25 меңе эшли, бу гомуми санның 30 процентын тәшкил итә. Республиканың һәр өченче инвалиды – эшкә яраклы яшьтә”, - дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълумат агентлыгында ТР ның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Бу елның беренче кварталында министрлык хезмәткәрләре эш яшендәге инвалидлар арасында сораштыру уздырган. Аларның өчтән бере эшләргә теләвен әйткән. Республикада “2014-2020 елларга ТР халкының мәшгульлегенә ярдәм итү” программасы тормышка ашырыла. Кешеләрнең үз-үзен эш белән тәэмин итүе юнәлешенә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, быел Чаллыда физик мөмкинлекләре чикләнгән ике кеше үз эшен ачкан. Берсе киез итек баса, ә бер ханым мөселман киемнәре тегү белән шөгыльләнә.

“Үз эшен ачу өчен, инвалид мәшгульлек үзәгендә теркәлгән булырга тиеш. Аннары ул махсус семинарда укып чыгып, үзенең бизнес-проектын төзи һәм аны яклый. Проект уңышлы дип табылса, акчалата ярдәм күрсәтелә. Эшмәкәр ул акчаны бизнес-проектта күрсәтелгәнчә эш башлап җибәрүгә тотарга тиеш, һәм эшен ике ел дәвамында япмыйча, аякка бастырыр өчен тырышырга тиеш. Бу очракта дәүләт биргән акчаны кире кайтарырга кирәкми. Программада катнашучылар үз эшләренең барышы турында мәшгульлек үзәкләрендә хисап биреп торалар”, - дип аңлатты Чаллы шәһәренең Халыкның мәшгульлек үзәгенең бүлек җитәкчесе Светлана Ленда.

Чаллыдан сукырлык буенча инвалид киез итекләр баса

Чаллыда яшәүче Марат Фәтхуллин – сукырлык буенча инвалид. Үз гомерендә төрле эшләрдә эшләп караган. Пластик тәрәзәләр ясаган, монтажлау һәм төзелештә, сәүдәдә, металл прокатында хезмәт куйган. Күптән түгел, Кукмарадагы туганнары белән аралашканнан соң, киез итек басу белән кызыксынып киткән.

“Бу сезонлы эш инде, аңлыйм. Киез итек халыкка көз һәм кыш көннәрендә генә кирәк. Йонны Кукмарадан кайтартам. Итек баса торган җайланмаларны куярга урынны миңа инвалид-спортчыларның “Идел-Урал” хәйрия фонды түләүсез бирде. Аренда да түли башласам, файдага эшли алмас идем”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Марат Фәтхуллин.

Марат Зөлфәиз улы киез итекләрне үз куллары белән баса. Бу һөнәрнең үзенчәлекләрен авылдагы туганнарыннан өйрәнгән. Аннары итек басу станогы сатып алган. Көз башына ук инде аның 30 пар итеге әзер. Көзге ярминкәләргә һәм махсус күргәзмәләргә сатарга алып чыгарга җыена.

“Әле беренче мәлдә гади кара киез итекләр басам. Алга таба матурлап-бизәкләп тә эшли башларга телим, дизайнерлар белән киңәшәм. Итек басу шактый күп хезмәт сорый. Үз эшенең осталары көнгә 5-7 пар әзерли ала, ә мин – ике пар”, - ди Марат Фәтхуллин.

Ул баскан итекләрен берәр оешма яки ширкәткә өчсызрак бәягә күмәртәләп сатып җибәрергә дә әзер. “Кулдан баскан киез итекләрнең йоны да сыйфатлырак, табаны калынрак, кулга тотып караганда да йомшаграк, заводта чыгарганнан җылырак та”, - ди ул.

Казан: янгын сүндерүче флорист булып киткән

Андрей Журавлев тормышка гел өмет белән карый торган кеше. Гомере буе Татарстанның МЧС хезмәтендә янгын сүндерүче булып эшләгән, тик сәламәтлеге какшап киткәч, ул һөнәрен ташларга туры килгән. Дүрт инфаркт кичерүенә карамастан, ул әле һаман эшләвен дәвам итә. Үзендә иҗади сәләтләр табып алган, хәзер ул чәчәкләр кулланып бизәү сәнгате белән шөгыльләнә.

“Тормышта ни көткәнен белмисең. Мин дә менә инвалидка калдым. Табиблар эш төрен алыштырырга кушты. Дәвалау гимнастикасы эшләргә, тыныч тормыш алып барып, чәчәкләр үстереп, балыклар үрчетеп кенә яшәргә киңәш бирде. Хатыным менә 17 ел инде флористика белән шөгыльләнә, ә мин гел аңа булыша идем, ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Флористика бит ул чәчәк сату гына түгел. Бүлмәләрне бизәү. Минем бу эшемдә психолог булырга кирәк, чәчәкләрне туры китереп сайлап ала белергә. Мин баер өчен эшләмим, кешеләргә шатлык китерергә тырышам”, - ди Андрей Журавлев.



Андрей Васильевич банкет заллары бизәп кенә калмый, төрле чараларга кеше заказы буенча букетлар да ясый. Күңел биреп эшләгәнгә, аның иҗат җимешләре һәркемгә ошый.

“Кайбер аш-су остасы ризыкны матур итеп бизәп чыгара, тик тәме генә әллә ни булмый. Чәчәкләр белән эшләгәндә дә шулай. Бик күпләр миңа: “Башка җирдән дә чәчәк алып караганыбыз бар. Тик сезнекеләр күпкә озаграк тора. Нигә алай?” - диләр. Ә мин: “Минекеләр чын күңелдән, яратып һәм яхшылык теләп эшләнгән, шуңадыр, дип җавап бирәм”, - дип сөйли Андрей Журавлев.

Балык Бистәсендә үгезләр үрчетәләр

Балык Бистәсеннән Минияз Зәйнуллин мөгезле эре терлек үрчетә. Әле бер ел гына элек ул иминиятләштерү компаниясендә эшләгән, хәзер исә үз терлек фермасы турында хыяллана. Аның хуҗалыгында хәзер сигез үгез.

“Дәүләт биргән акчага яшь үгезләр сатып алдым, абзарны төзәттем. Ул акча гына җитмәде инде, үземнән дә өстәргә туры килде. Шулай да дәүләт ярдәме башлап җибәрү өчен бик ярап куйды”, - ди фермер.

Малларны карарга аңа хатыны һәм өч баласы ярдәм итә.

“Үгезләрнең башын 30 га җиткерергә телим. Әйбәт утар төзеп, техника да аласы килә. Аннары, 20 гектар гына җир дә азрак, 50-60 итәргә кирәк. Әле тагын сыерлар алырга да хыялланам. Башлап җибәрүче фермер буларак, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәменә исәп тотам”, - дип, ниятләре белән уртаклашты Минияз Зәйнуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100