Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәүла Колый беренче булып игенченең хезмәте һәм бөеклеге турында тирән мәгънәле шигырь яза, игенчене Аллаһы Тәгалә белән тиңли"

Мәүлә Колый - Казан ханлыгы алынганнан соң туган берене шагыйрь буларак телгә алына. Аның тумышы, чыгышы кайсы яктан? Ул дөрестән дә Казан ханлыгы алынганнан соң әдәбиятка килгән беренче шагыйрьме? Болар хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин сөйләде.

news_top_970_100
"Мәүла Колый беренче булып игенченең хезмәте һәм бөеклеге турында тирән мәгънәле шигырь яза, игенчене Аллаһы Тәгалә белән тиңли"

“Мәүлә Колый мәсьәләсе һаман да көн тәртибендә тора”.

– Мәүлә Колый - Казан ханлыгы яулап алынганнан соң мәйданга чыккан беренче татар әдибе дигән фараз бар. Аның шәхес һәм шагыйрь буларак үзенчәлеге нәрсәдә?

– Беренчедән, Мәүлә Колый мәсьәләсе һаман да көн тәртибендә тора. Ни өчен? Чөнки иң тәүдә аның шигъриятенең бөеклеге мәсьәләсе күтәрелә, идеяләренә бәйле сүз бара. Европада да, Шәрыкта да андый шагыйрь юк, дибез. Бигрәк тә шул чор өчен. 

Мәүла Колый игенченең хезмәте һәм бөеклеге турында беренче булып тирән мәгънәле шигырь-хикмәт яза. Анда әдип игенчене Аллаһы Тәгалә белән тиңли һәм “үзенең хезмәтен алып барган игенче гыйбадәтле дә, кәсепле дә, чөнки ул Аллаһы Тәгалә кебек үк бәндәләрне ризыклы итә, аларның яшәешендә зур эш башкара, кяферме-кяфер түгелме – һәммә кешене ризыклы итә”, ди. Менә шундый эчтәлектәге әсәре белән шагыйрь XVII-XVIII гасырлар өчен чын ачыш ясый.

Икенче яктан, аның шигърияте ата-анага һәм аларның бөеклегенә мөнәсәбәтне чагылдырган. Әйтик, Аллаһы Тәгалә бәндәләрне барлыкка китергән кебек, ата-ананың тәрбияләп, балаларын кеше итү мәсьәләсен дә яктырта.

Татар әдәбияты белгече Камил Дәүләтшин аның әсәрләрен җыеп бастырып чыгарды, җыентыкта шагыйрьнең 105 хикмәте бирелгән. Заманында Мәүлә Колыйның хикмәтләрен Мәсхүт Гайнетдинов та бастырып чыгарды. Димәк, теләге бар кешегә Мәүлә Колыйның әсәрләре белән танышырга була. Әмма Мәүлә Колый иҗат мирасы өйрәнүгә, пропагандалауга һаман да мохтаҗ. Шунысы куанычлы, аның әсәрләре мәктәп һәм институт дәреслекләренә кертелгән, әмма югары фәнни дәрәҗәдә эшләнгән җыентыкларын халыкка тәкъдим итү юлында галимнәребезгә тырышасы бар әле.

Ә инде Мәүлә Колыйның биографиясе мәсьәләсенә килгәндә, әйтеп үткәнебезчә, эзләнүләр һаман да бара. Әсәрләре тулы килеш халыкка 1925 елдан билгеле. Ул эш татар фольклористы Фазыл Туйкә (Туйкин) һәм әдәбият галимнәреГабдрахман Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов белән бәйле. Иҗат мирасы табылуы, өйрәнелүе турында без кызыклы фактларны мәктәп елларыннан укып-өйрәнеп беләбез.

Ул вакытта да әдипнең биографиясен ачыкларга омтылыш булган, әсәрләрендә язылган фикерләрне кабул итү белән бергә ул эш алып барыла. Әдипнең үз әсәрләреннән чыгып караганда, без аның XVII гасырда яшәгәнлеген, 1677 елларгача белем алуын белә алабыз. Аның Мулла Мамай исемле укытучысы булуы мәгълүм.

– Ә кем ул Мулла Мамай?

– Ул Мөхәммәт исемле кеше. Хаҗга барган җиреннән вафат булган. Татарларда “Мамай” дип “Мөхәммәт”не әйтәләр. Әйтик, Мөхәммәтҗанны “Мохи”, яки“Мокамай” дип кыскарту бар. «Мулла Мамай» дигәндә автор шигырьгә бәйле рәвештә «Мөхәммәт» исемен махсус редукцияли, кыскартылган шәкелендә бирә.

Фәндә Мәүла Колый белән бәйле эзләнүләр бик кызыклы барган. 1960 -1970 елларда бу эшне әдәбият белгече Шакир Абилов дәвам итә, кулъязмаларын Санкт-Петербург, Казан архивларында һәм фондлардан барлый. Һәм аны,Сембер-Казан кешесе булырга тиеш дип белдереп, язып та чыга.

Белгәнебезчә, Сембер һич кенә дә тарихи шәһәр түгел. Ул бары тик Елизавета патшабикә вакытында гына барлыкка килә, аңа кадәр Идел буен руслар үзләштерү белән бәйле, XVII гасыр урталарында башта хәрби пункт буларак төзелә. 1730 еллардан гына Сембер — шәһәр булып китә һәм бары тик Екатерина әби патша аны шәһәр буларак таный, аңа шәһәр статусы бирә. Ул вакытта татарлар шәһәргә кертелмәгән. Рөхсәт соңрак заманнарда гына бирелә. Димәк, 1730 елларгача яшәгән Мәүлә Колыйны берничек тә Сембер белән бәйләп булмый. Ул заманнарда анда мәдрәсә дә эшләмәгән.

Икенче бер кулъязмаларда сүзләр башкачарак, аларда «Себер-Казан» дип барыла. “Себер-Казан” дигән төшенчә бар, ул, димәк, Себердәге Казан булырга мөмкин. Һәм «Себердә Казан бармы?» дигән сорау туа.

Бу фактлар барысы да галимнәрне бәхәс мәйданына куя.

1992 елны татар шагыйре Гәрәй Рәхим җитәкчелегендә ике томлык шигырь антологиясе Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Анда әдәбият галиме Марсель Әхмәтҗанов бөтенләй дә яңа кызыклы мәгълүматлар тәкъдим итте. Ул язганча, Мәүлә Колый хәзерге Питрәч районына кергән Чыты авылыннан икән. Шунда яшәгән Бәйрәмгали Колыев исемле кеше булган, чукындырудан качып, Шушма буена киткән һәм анда Бимкә Суфый буларак яшәгән дип аңлатыла. Шакир Абилов, Марсель Әхмәтҗанов, Гәрәй Рәхим шушы идея яклы булып, аны халыкка чыгардылар. Шул кешенең бер малае Борһан була.

Инде ул исем белән бәйле хәтта шәҗәрәләр дә таптылар, шушы шәҗәрәләр белән кайбер югары катлам җитәкчеләребез кызыксынып китте һәм үзләренең биографияләрен Мәүлә Колыйга бәйләделәр. Бу турыда матбугатта мәкаләләр чыкты. Бу галимнәргә көлке булырга тиеш иде. 

Бездә шәҗәрәләргә ышану бар. Бер кызыклы күренешкә игътибар итик: әгәр шул шәҗәрәләрне укысак, күбесе Чыңгыз хан, Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы булып чыга... Һәм матбугатта «Чыңгыз хан Мөхәммәтнең оныгы булган икән» дигән сафсата яза башлаучылар да табылды. Шәҗәрә бөтенләй дә нигезсез әйбер түгел, әмма борынгы заманга киткән саен анда уйдырмалар да арта бара. Ә электән зур нәселләрнең кем икәнен халык белеп торган, теләсә кемне хан итеп тә, җитәкче итеп тә куймаганнар. Кешенең кайсы нәселдән булуы исәпкә алынган.

Чытыдан Шушма буйларына күченгән Бәйрәмгали Колыев мәсьәләсенә килгәндә исә, миңа үземә Әлмәт якларында экспедициядә булып, ул сорауга җавапны төгәл ачыкларга туры килде. Беренчедән, Бимәк суфи Бимкә Суфыйга әйләндерелгән. Икенчедән, ул суфиның тулы үз биографиясе бар, аны үз заманында татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин ачыклый,“Асар” томлыкларында бастырып та чыгарган.

Сарман белән Яр Чаллы шәһәре арасында Шыгай авылы бар. XIX гасыр әдибе Гали Чокрыйның әнисе Гөлбахар шушы авылдан була, ә Гали Чокрый үзе берара шушы авыл мәдрәсәсендә бабасында укый. Бимәк суфи менә шул нәсел белән бәйле шәхес. Мөхәммәт исемле кеше ул һәм Бәйрәмгали Колыевка бернинди дә катнашы юк.

Антология тәкъдим иткән биографияне елларга салып исәпләп карасак, Бәйрәмгали Колыев һәм Бимәк Суфый биографиясе белән берләштерсәк, ул тәкъдим ителгән кеше 150 елдан артык яшь яшәгән булып чыга.

Ә Бимәк суфи үзе дә шактый озын гомер яшәгән, аның хәтта 1699 елда “Кыйссасел-әнбия”(Пәйгамбәрләр тарихы) әсәрен күчереп язуы турында да беләбез. Ризаэтдин Фәхретдин «язган» дип белдерә, «күчереп язган», дими. Безгә ул кулъязма мәгълүм түгел, бәлки, ул күчерелгән кулъязмадыр, Борһанетдин Рабгузыйның әсәрен күчергәндер? Кыскасы, менә шушындый сораулар туып, бу фаразның дөрес түгеллеген мин “Урта гасырлар татар әдәбияты” хезмәтемдә дә ачыклап күрсәттем. Әмма бәхәскә урын калган булып чыкты. Р.Мәрданов та, М.Әхмәтҗанов та, М.Гайнетдинов та башка фикердә икәннәр. Аларның сүзләренә колак салучылар табылды.

Шуңа да, фәндә хакыйкатьне барлау юлында алга китәргә, эзләнергә туры килде. Чыннан да, без инкарь итәбез икән, югалган эзне табарга кирәк һәм кемнең кем икәнен белергә тиешбез.

Беренчедән, Мәүлә Колый әсәрләрендә “Болгар кәнтләрендә” дигән сүзләр бар, ягъни галимнәребез аны “Болгар тирәсендә” яисә “янында” дип тәрҗемә итә. Мәүлә Колый изгеләрнең каберләрен торгызуы турында яза. Бу – культурага бәйле, мәдәни үзенчәлек турында сөйли.

Изгеләрнең каберләренә төрбәләр төзетү белән хәтта хан Аксак Тимер шөгыльләнгән, ул кая гына, хәтта яу белән барса да, изгеләрнең каберлекләрен ачыклап, шунда төрбә төзетүне изге гамәл итеп санаган. Ә бүгенге көндә бу эш Себер татарларында киң таралган.

Мәүлә Колый үз укытучысы Мөхәммәт һәм аның мәдрәсәсендә укуы турында яза, аның изгеләрнең каберләрен күтәрүе һәм торгызуы хакында бәян итә. Ул бер изгенең исемен дә атый. Шушы исемне әйтүенә бәйле, безгә шундый кабер бармы-юкмы икәнен ачыклау кирәк булды. Ул кайда? Болгардамы? Кайсы җирдә, төбәктә?

Болгылым шәех (ишан) турында сүз бара. Аның каберен табып, изге икәнлеген ачыклап, аны мөгаллиме Мамайның (Мөхәммәтнең) торгызуы турында яза шагыйрь. Без аны - Болгылым шәехнең каберен, таптык. Ул Себердә Баеш авылы зиратында булып чыкты. Аның янында Хәким Ата кабере дә бар. Хәким Ата кабере булуы безне шулкадәр гаҗәпләндерде, ул Хәким атаның да кем булуын ачыкларга туры килде.

Әгәр дә без Мәүлә Колый әсәрләренә игътибар белән карасак, аның бөтен хикмәтләре дә Хәким ата (Хикмәте Хәким) исеменнән язылганлыгын искәртербез.

Хәким ата исемле шәхеснең суфи кеше булуын беләбез. XII гасырда яшәгән Сөләйман Бакырганыйны шул исем белән, Хәким ата дип, атаганнар. Ә монда без бөтенләй икенче Хәким атага тап булабыз.

Безгә Себердәге данлыклы «Изгеләр шәҗәрәсе»н өйрәнергә туры килде. Себернең махсус төзелгән, күз карасы кебек сакланучы, серләре ачылмаган Әүлияләр шәҗәрәсе бар, ул инде атаклы галимнәр Катанов, Радлов тарафыннан XIX гасыр ахырында ук өйрәнелгән. Себердә «Изгеләр шәҗәрәсе» хикмәтле, изге ядкәр булып санала.

Шуларны өйрәнеп, текстларны чагыштырып карадык. Себердә яшәгән Хәким ата анда да телгә алына. Әлбәттә, галимнәр Хәким ата дип, һичшиксез, Сөләйман Бакырганыйны әйтә, ә ул Әму-Дәрья елгасы буенда җирләнгән. “Бакырган” дигән сүз «кычкырып укып гыйбадәт кылу» дигәнне аңлаткан, догаларны тавыш белән укыганга “Бакырган” дигән исемне яссәкичеләр алганнар. Ясәвия тәрикатендә догалар кычкырып әйтелә. Шәригатьне белгән кеше мине аңлар. Ә менә нәкышбәндиядә — киресенчә, кычкырып түгел, күңелдән уку тәртип ителгән.

Мәсьәләнең бу якларын да белү шулай ук кызыклы гына ачышларга китерде дип уйлыйм мин. Монысы да турыдан-туры Баеш авылына бәйле.

“Безгә Мәүлә Колыйның Себердән булуын дәлилләргә туры килде”

– Андагы Хәким атаның бик кызыклы тарихы бар булып чыкты. Ул чыннан да реаль шәхес, аның кабер ташы да бар. Хәким ата дип өйрәтелгән Себердәге шәехнең кем булуы төгәл ачыкланды. Ул Россия хөкүмәтенә хезмәт иткән, чынлап та XVII йөз ахыры – XVIII гасыр башында хәким, хөкемдар һәм татарларның әмире булган. Аның үз тормышы, биографиясе һәм язган әсәрләре бар.

Мәүлә Колый тәхәллүсенә килсәк, аның мәгънәсе«Аллаһының колы» дигәнне аңлата. Аны псевдоним дип тә, псевдоним түгел дип тә аңларга була. Әдип бертуктаусыз Алла колы булуын искәртә, ягъни шигырьләрендә үзен “Мәүлә Колы” дип яза. Әмма шул ук вакытта галимнәр: “Монда бит Әхмәт Яссәвинең шигырьләре тәэсире бар”, - дип белдерәләр.

Чагыштырып карадым, Мәүлә Колый хикмәтләрендә Әхмәт Яссәвигә, яссәвичеләргә нигезләнә, әмма аларның фикерләре яктылыгында үз заманына бәйле мәсьәләләрне күтәреп чыгарып, аларны әсәрләрендә чишеп бара. Гомумән, аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль, аның әсәрләрен анализлау ислам белгечләренә дә зур ачышлар ясарга мөмкинлекләр бирә.

Хезмәтләребездә безгә Мәүлә Колыйның Себердән булуын дәлилләргә туры килде.

Укытучысы Мамай – кем ул? Бик гади — җавабы. Ул аны Казан шәһәреннән (шәһри Казаннан) дип күрсәтә. Ә ул нинди шәһри Казан турында сүз бара, без белмибез. Ул Себердәге Казан булырга мөмкин. Ә Себердә Казан дигән авыл бар, анда Казан хан булганлыгы да мәгълүм. Шушы фактларны карый башласак, бу мәсьәләдә ачыклыйсы яклар да бар. Аннан соң, Болгардагы изгеләрнең каберләрен табып, шуларны торгызган бит. Ә алар кайда?

Ни өчен Себер ягындагы мөселманнарны да болгарлар дип йөрткәннәр?

Бик кызыклы фактка игътибар итәргә тиешбез: Аксак Тимер 1391 елны Алтын Урдага Ташкент якларыннан һөҗүм итә һәм Олытауда бу вакыйгага бәйле таш куйдыра. Ташка уйгырча һәм гарәпчә яздыра: “Болгарга Туктамыш ханга каршы бүген мин яулавымны башладым”, - дип. Болгар дип әйтә һәм Себергә килеп керә. Башта Иртешкә таба бара, аннары хәзерге Себер тимер юлы (элекке вакытта ул кәрван юлы булган,Тара елгасына кадәр барып җитә, аннан соң Сәмәй шәһәренә төшә, аннан Урта Азиягә килә) юнәлешендә яу белән Уралга таба килә. Бу иң ышанычлы, уңышлы кәрван юлы булган, мәскәүләр дә, новгородлар да, казаннар да соңгы вакытларгача шуннан йөргән. Илле чакрым саен авыл, туктарга мөмкин булган. Ул менә шул юлдан килеп Идел буена кергән дә инде. Тарихта шулай. Һәм Кындырчакта зур сугыш була. Европа һәм Шәрык галимнәре сүзләренә игътибар итсәк, алар Себер ягындагы мөселманнарны (ә монда Себер дә, Урал да, Идел буе да) – барысын да Аксак Тимер болгарлар дип атый.

Бу, бәлки, шушы төбәкнең Болгар дип аталуына бәйледер. Монда безнең ике төбәк бар: берсе Татарстан, икенчесе Болгарстан дип атала. Татарстан (икенче төрле Тартария) дигәне дала: Әдрән диңгездән башлана, Волгоград, Самара буйлап Ерак Көнчыгышка кадәр бара. Ул элек-электән шулай аталган территория. Ә аннан югары өлеш – Болгар җире. Әгәр дә без Максим Горькийның “Старуха Изергиль” әсәренә игътибар белән карасак, ул анда Көнчыгышта бер ил бар, ул елга исеме белән атала, ди.

Болгар – Волга (Болга) елгасы бит инде. Волганың исеме Болгардан килеп чыккан дип әйтергә була. Идел суының ага торган үзәне – Болгак елгасы, шулай ук Болгар аталуга бәйле. Идел буенда яшәгән халык “болгар” дип аталган дип фараз итә галимнәр. Әлбәттә, ике төрле болгар булган. Берсе – хәзәр болгарлары, икенчесе – Урта Идел буендагы. Алар Күк Урдага кергәннәр. Күк Урда – аерым кызыклы бер территория, борынгы китапларда да аның турында искә алына.

Аксак Тимернең килеп керүе һәм шунда «Болгарга һөҗүм иттем» дип әйтүе шулай ук күңелдә сәер фикерләр уятты. Хәзерге Табул (Тубыл - Тобольск) шәһәре Иртеш буенда таулы яр башына төзелгән. Анда XVI гасыр ахырларында монастырь төзегәннәр. Әмма Иртеш буенда, аста, казан кебек торган җирдә Казан шәһәре бар. Бүгенге көндә дә ул исән, халык яши. Аны Борынгы Табул дип тә атыйлар. Хәзергә без моны бары тик фаразлап кына әйтә алабыз, бәлки ул да элек «Болгар» атамасы белән йөргәндер. Кем белә?.. Әле хәзер без раслый да, кире кага да алмыйбыз. Фән һаман да туктаусыз гипотезалар чыгара бара, кызганыч, шуны раслый торган документлар таба алганыбыз юк.

«Әүлияләр шәҗәрәсе»ндә кызыклы мәгълүмат китерелә: «Абуҗура елгасы буенда» дип языла. Галимнәр: “Бәлки ул гарәпчә исемдер һәм гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә Иртешнең борынгы атамасыдыр?”— диләр. Әгәр дә без Баеш авылына барсак, анда рус авылы белән ике арада Уба (Обь) ягыннан аккан бер елга бар, Абужура дип атала. Русчасы икенче төрлерәк – Инжурка була. Ул елга Иртешкә коя. Димәк, Әбуҗура ул — Иртеш түгел, бәлки менә шул Инжурка елгасы икән.

Изгеләрнең каберләренең аннан ерак булмавы, Баеш һәм күрше-тирә авылларда Хәким ата китаплары табылуы безгә аларда Мәүлә Колыйның яшәгәнлеген расларга мөмкинлек бирә, аны онытмаганнар, хәзер дә беләләр.

Себер, Урал, Казан, хәтта Кырым татарларының да кайчандыр «болгар» дип аталуы бернинди сәер факт түгел, ул бар әйбер. «Татар» дип аталу да бар әйбер. Ул безнең тарихыбыз, безгә барысы да мөһим. «Чуваш болгармы, татар болгармы?» дигән бәхәсләр бар. Мин бу мәсьәләдә бер генә сүз әйтә алам: «Аларның кайсысы бүгенге көндә аталышта “болгар” исемен йөртә?» Чувашлар – чуваш, без үзебезне татар дип беләбез. Димәк, без ул исемнән читләшкән. Бәлки болгар халкы тәмам юкка чыгарылгандыр?.. Болгарның кызыклы тарихы бар, аны өйрәнергә була. Шушы яктан чыгып караганда да, безнең әдәбиятыбыз да, тарихыбыз кебек үк, шактый бай, тирән. Мәсәлән, Мәүлә Колый биографиясен мин әле ачыкланып бетте дип әйтә алмыйм.

“Без үзебезнең тарихның никадәр тирән һәм бай икәнен белсәк, бездә милли горурлык хисе шулкадәр югарырак булыр иде”

– Сөләйман Бакырганыйның нәселе Иртеш буена киткән. Ә менә Әхмәт Яссәвинең нәселе Әстерхан татарлары арасында яшәгәнлеген (хәтта авылын да күрсәтә) Ризаэтдин Фәхретдин ачыклаган. Әгәр дә игътибар итә башласак, күп кенә шагыйрьләребезнең, суфиларыбызның күчеп йөрүләрен күзәтәбез. Әйтик, Тәбриз шәһәрен басып алганнан соң, татарларКамалетдин Хөҗәндине Сарай шәһәренә алып киләләр, ул монда дүрт ел яшәп, фәкыйрь хәлендә кайтып китә. Бүгенге көндә Таҗикстанда Хөҗәндинең суфи шагыйрь булуы расланылган, аңа багышланган мавзолейлар, музейлар ачылды, Хөҗәнд шәһәре бар. Шулай ук галим Тавтазанины алсак, ул да заманында Сарай шәһәрендә яшәгән,хан Җанибәкнең укытучысы була, соңыннан, картлык көнендә Аксак Тимер явына әсир төшерелеп, Урта Азиягә алып китеп барганнар.

Ягъни, безнең тарихыбыз шактый кызыклы һәм тарихларны өйрәнү, тәртипкә салу эше зур темплар белән алга бара. Әгәр дә сез, журналистлар, шуларны кузгатмасагыз, халык белми дә калырга мөмкин. Әмма халык өчен аларның әһәмияте бар.Бер кызыклы күренеш: без үзебезнең тарихның никадәр тирән һәм бай икәнен белсәк, бездә милли горурлык хисе шулкадәр югарырак булачак, ә безгә патриотик хисләрне бертуктаусыз тәрбияләргә кирәк. Бүгенге заман кешесе – тәрбия җимеше. Туган тел дә шул ук. Кеше тумыштан сандугач кебек сайрарга өйрәнеп тумый, ләкин ул сәләтләр аңа барысы да бирелә. Ә менә шушы сәләтләрне үстерү, мәгълүматларга кызыгып, төрле юнәлешләргә талантның кереп үсеп китүе белән һәркемнең бәхете бәйле дип әйтер идем.

“Кол Галигә кадәр үк язылган әсәрләребез дә бар... Мәсәлән, Вәлит мулла мәдрәсәсендә күчерелгән китаплар саны башка беркайда да булмаган”

– Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң әдәбият мәйданына беренче тапкыр чыккан татар әдибе – Мәүлә Колый дип әйтелә. Ә Мәүлә Колыйдан тыш, тагын кемнәр булган? Болар хакында билгелеме?

– Хезмәтемдә “Нәүруз кыйссасы” китабына аерым бер бүлек багышладым. Ул шулай ук XVII гасырга карый һәм Мәүлә Колыйга кадәр, иртәрәк язылган. Нәүруз бәетләре ирләр мәдрәсәсендә укыган Шәмсия белән Талига исемле кызлар тарафыннан иҗат ителгән, алар авылдан-авылга йөреп, бездәге Нәүруз бәйрәменең йоласын яңача ачулары һ.б. турында сүз бара әсәрдә. Алардан башка да шактый гына кызыклы шагыйрьләребез бар. Алар хакында хәбәрләр халыкка тәкъдим ителә бара. 

Борынгырак китаплар да – Кол Галигә кадәр язылган әсәрләребез дә бар. Аларны без акрынлап халыкка җиткерә торабыз.

– Татар халкының элек-электән укымышлы булуының төп сәбәбе нәрсәдә?

– Безгә Ислам динен көчәйтү һәм халыкка җиткерү буенча Харәзм мөселманнары зур роль уйнаган. Харәзм ханлыгы Идел, Урал, Себер туктаусыз элемтәдә булган, Харәзм аларга тәэсир итеп торган. Икенче мәсьәлә – ни өчен бездә кулъязма материаллар XVIII гасырда барлыкка килә? Аңа кадәр кайда булганнар, нигә югалганнар?

Галимнәрдән Миркасыйм Госманов, Җәүдәт Миңнуллин, Марсель Әхмәтҗанов һ.б. шушы сорауларны бирә. “Китап сакланмаган, черегән яисә яндырылган” дип әйтәбез. Һәм кинәт кенә алар (хәтта борынгы китаплар да) XVIII гасырда нигә барлыкка килгән соң дигән сорау туа.

Җавап бик гади. Бу яклардагы халыкның талантына бәйле ул. Элек алар Хаҗга барганда Каһирә шәһәреннән үткәннәр. Каһирәдә фатыймалар заманыннан, мәмлүк-кыпчаклар чорында ук дан тоткан әл-Әсһәр университеты, мәдрәсәләр бар. Шушы мәдрәсәләрдә XVII гасырда ук татарларны, туктатып, укытырга алып кала торган булганнар. XVIII – XIX гасырларда калганнарын да беләбез. XVIII гасыр башында әл-Әзһәрдә биш татар мөдәррисе укыткан, хәтта фарсы һәм гарәп теле укытучылары - барысы да безнең яктан булганнар. 

Элек-электән Мәмлүкләр империясе булган. Мәмлүкләр – кыпчаклар, татарларның бер төре. Алар туктаусыз Идел буе белән кызыксынганнар, элемтәдә дә булганнар, чөнки монда туганнары калган. Әле хәтта Төркиядә XIX гасырда төрек солтаннары татарлар арасыннан укымышлы кешеләрне, муллаларны, алып калып, губернатор дәрәҗәсенә кадәр куя торган булганнар. Татарлар үзләрен ул вакытта да бөек шәхесләр итеп күрсәткән.

XVIII гасырда әл-Әзһәрдән бик күп китаплар, кулъязмалар безнең якларга кайта-кайтарыла башлый. Кайберләре — сәлҗүк, мәмлүк китаплары, халыкка гадирәк һәм аңлаешлырак язылган китаплар кайта, китап битләрендә хәтта борынгы кыпчак сүзләрен дә гарәпчәгә тәрҗемә итеп язып куйгалаганнар. Алар XVIII гасырда күчерелгәннәр. Шушы күчерүләрнең күбесе Әтнә, Әлмәт, көнчыгыш, көньяк Башкортстан ягы белән бәйле, шушы төбәкләр искиткеч алга китә.

Ризаэтдин Фәхретдин язуына караганда, XVIII гасырның икенче яртысында Иске Минзәләбаш авылында Вәлит мулла яшәгән. Аның бик зур мәдрәсәсе булган, ул хәтта чукындыру сәясәте алып барган рус дворяннарын, сенат вәкилләрен дә җавапка тарткан, судка бирә алган. Шундый дәрәҗәсе булган. Җаваплы кеше. Минзәләбаш авылы – атлы татар-казаклар, татар-типтәрләр авылы. Алар Наполеон сугышында катнашкан, Николай патша заманында куйдырылган ак мәрмәр ташлары да булуын беләбез. Бу авылда ике төрбә бар, хәзер алар җимерек хәлдә. Шушы авылда зур мәдрәсә булган һәм анда бик күп китаплар күчерелгән. Ул хакта Ризаэтдин Фәхретдин шулай яза: “Вәлит мулла мәдрәсәсендә күчерелгән китаплар саны башка беркайда да булмаган”, - ди. Арчага барсаң да, башка җиргә барсаң да шуның мәдрәсәсендә күчерелгән китап очрый, ди.

Моннан тыш, без Әлмәт районында Тайсуган мәдрәсәсен беләбез. Анда искиткеч югары белемле кешеләр әзерләнгән. Шулай итеп, әгәр дә без карый башласак, Әтнә, Арча якларын әйткән дә юк. XVIII гасырда татарларда китап күчерү культурасы шактый югары булган. Әлбәттә, Мәүлә Колыйга да игътибар зур булган. Шунысы кызыклы: ул чорда яшәгән шагыйрьләрдән «Һәмдәми» имзалысы бар.

Һәмдәми белән Мәүлә Колый бер түгел микән? – дигән сорау да туа миндә. Һәмдәминең Шөкер бине Гаувас исемле кеше булганлыгын, аның биографиясен беләбез. Ул Табулда яшәгән, шулай ук хәким, әмир булган, нәкъ шушы чорда, Мәүлә Колый заманында яшәгән. Аның “Нәсыйхәтнамә” (1709) әсәре мәгълүм. Искиткеч гүзәл әсәр, бу ике шагыйрьнең идеяләре бер-берсенә тоташа, кабатлана. Алар икесе ике шәхесме яисә бер үк шәхесме – хәзергә әйтә алмыйбыз. Бу фактлар безгә бик күп тарихларны күзалларга ярдәм итә.

Әгәр дә шагыйрьләребезнең мәдәни тарихын барлыйбыз дип әйтәбез икән, без искиткеч зур тарихыбыз барлыгын беләбез һәм без аңа сөенергә тиеш. Кызыклы әсәрләрнең берсе – “Рәхәте дил” (“Җан рәхәте”) әсәре. Анысы инде Һөвәйданең (Хуҗанәзәр Һөвәйда) әсәре. Ә аның кабере, аңлатулары һәм күрсәтүләре буенча, Себер татар ханлыгы башкаласы Искәр шәһәрендә. Әмма Һөвәйда Кушан ханлыгында (Коканд ханлыгында) яшәгән.

Аңа бәйле эзләнүләрне дә Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре даими алып бара һәм, нәтиҗәләре буларак, китаплар чыгара бара.

“Мәүлә Колый бөтен фикерләрне дә шәригать нигезендә бирә”

– Мәүлә Колыйның иҗатына да тукталып үтәсе килә: аның шигъриятендә нинди карашлар чагылыш тапкан?

– Иң беренче урынга ул хезмәтне чыгара. Әгәр дә кешенең хезмәте бар икән, һәм ул аны дөрес башкара икән, аның гамәле (гыйбадәте) дә бар! Менә, әйтик, игенчене “ул туфракка батып эшли, тәһарәте бозылмый” дип әйтә. Ул һәрвакыт гыйбадәтле, чөнки ул — ризык бирә.

Ата-ана мәсьәләсендә: әгәр дә син әти-әниеңне хөрмәт итәсең икән, син изге гамәл кыласың, Аллаһы тәгаләнең, Пәйгамбәребезнең сүзләрен тотасың, әти-әнисенә хөрмәте зур булган, аларны тәрбияләүче кешегә Аллаһы Тәгалә рәхмәтле була, ди. Ягъни, Аллаһы тәгаләгә ул тәрбияче якын куя һәм туктаусыз шушы юнәлештә фикерләрне алга сөрә. Гамәл һәм кәсеп мәсьәләсен куя да, кешенең изгелеген хезмәтендә күрә. Әйтик, кеше аң, белем җыю белән шөгыльләнә, Аллаһы Тәгаләгә ирешү юлына ирешү турында кайгыра һ.б. Боларның барысын да ул әсәрендә сурәттә бирә, конкрет тасвирлый, үзенең хисе аша сурәтли. Шушы яктан чыгып караганда Мәүлә Колый бөтен фикерләрен дә шәригать нигезендә бирә. Аның барлык әсәре борынгы татарлардан үстерелеп килгән йолаларга туры килә. Ул шуларны аңлатуы, халыкка җиткерүе, чын мөселманча яшәүнең тәртибен күрсәтүе белән искиткеч хикмәтләр яза. Аның бер-ике хикмәте XIX гасырда ук басылып чыккан булган.

– Ни өчен галимнәр аның әсәрләрен белән, тапкач та, кызыксынып китә?

– Идеяләренең якты һәм югары булуы аркасында. Ул бит гади кыз белән егетнең мәхәббәте турында язмый, андый лирик түгел. Аның лирикасы – хисләр аша дөньяны танып белүгә нигезләнгән һәм дөньяда ничек яшәргә тиешлекне аңлатуга юнәлдерелгән. Үгет-нәсихәт дип әйтергә була. Әмма үгет-нәсихәт булсын өчен фәлсәфәче, зур гыйлем иясе булырга кирәк, ул яктан чыгып караганда, аның белән тиңләшерлек шагыйрьләрне мин әйтә алмыйм.

Игенче турындагы шигырен карап үтик. Җәяләр эчендә сүзләрнең хәзерге телгә тәрҗемәсе курсив белән бирлде, игътибар итәрсез.

ИГЕНЧЕЛЕК

Игенчелек хуш һөнәр хак колларына,
Гыйззәт-хөрмәт бардыр монда, белер булсаң.
Нәфәка (ризык өлеше) итеп бирде Аллаһ җаннарына,
Хак рәхмәте бар монда, кылыр булсаң.

Игенчегә Хак рәхмәте баек (чыннан да) булыр,
Дөньялык һәм Ахирәтлек кулга килер.
Игенчене Рәхман изәмгазиз кылыр,
Кыямәттә урны — җәннәт, сорар булсаң.

Игенченең әл-азакы(кул-аягы)булыр туфрак,
Хак тәгалә хәзрәтендә йөзләре ак,
Кыямәт көн асан булгай сөаль-сораг,
Игенченең эше мондаг, белер булсаң.

Игенчеләр туфрак үзә иген иксә,
Кош-корт, хайван, адәм – һәркем андин йийсә,
Игенчегә андагсавап, белер ирсә,
Һәр локмәгә (кисәккә) бер кол азат, кылыр булсаң.

Игенчелек – галәмара изге аты,
Нигъмәт йийәр (ашар) мөэмин, кәфир – юкдыр каты(аермасы),

Игенчене көйдермәгәй тәмуг уты,
Игенчелек гали (бөек) эшдер, кылыр булсаң.

Бу игенне газиз белеп һәркем игәр —
Тереклекдә галәмара гыйззәте бар,
Үлеп барса, Хак тәгалә рәхмәте бар,
Иген иккел, рәхмәт өмид итәр булсаң.

Мәүла Колый, иген игеп сәхи(юмарт) булгыл,
Сәхи булып, нәфәкалекне Хакдин кулгыл (дип әйт),
Йите ниран(җиде тәмуг)газабындин азат булгыл,
Бу дөньядин Ахирәткә барыр булсаң.

КАРДӘШЛЕК

Карендәш мәхәббәте бал-шәкәрдин
Ләззәтледер, кыйммәтене белер булсаң.
Карендәш – тереклекдә җанга куәт,
Аригъ(чиста) йуып, гүргә куяр-үләр булсаң.

Карендәшкә кылгыл мәдәд(ярдәм), йитсә хәлең,
Сарыф кылгыл аның өчен дөнья малын.
Карендәшләр сәнең берлә булса, белең,
Дошманлар сәндин куркар, күрер булсаң.

Карендәшсез кешеләргә юкдыр сәбәп,
Хак тәгалә үзе кылсын аңа мәдәд(ярдәм),
Рузы(өлеше)кылсынул гарибкә(ятимгә) мал вә нигъмәт, –
Карендәшсез кеше – гариб, белер булсаң.

Карендәшсез кешеләрнең сердәше юк,
Дошманларга каршы торса, юлдашы юк,
Күңлендәге эшне кылса, кулдашы юк,
Һәркем моңлы — карендәшсез булыр булсаң.

Карендәшләр барча хәлен күреп белсә,
Дөшвар(кыен) килмеш эшләреңне асан кыйлса,
Һәрбер эштә сәнең сару (якта) кулдаш булса —
Карендәшең шул кешедер, белер булсаң.

Дошман улдыр — өйүгә керер, ашың йийәр,
Андин чыкып халаикъга гайебең дийәр,
Мәҗал(җай) тапса, тигъ (хәнҗәр)алып, күзең уяр, –
Баикъ(чын) дошман шул кешедер, күрер булсаң.

Карендәшсез кешеләрнең хәсрәте чук,
Галәмара тереклекнең ләззәте юк,
Нәгяһ (көтмәгәндә)үлем килер башка бер көн баикъ,
Карендәшсез дөшвар (кыен) эшдер, үләр булсаң.

Мәүла Колый, Хакга кол бул, моңлуг башың,
Хак бирсен, чура(җыелып) торыр карендәшең.
Хак төзесен гүр өендә сәнең эшең,
Әҗәл килеп, үлеп гүргә барыр булсаң.

Аңлап торасыз, Мәүлә Колый язган әдәби телдән хәзерге телебезнең әлләни аермасы да юк. Бу аның гади, аңлаешлы итеп яза белүеннән тора. Әлбәттә, халыкчан шагыйрь. Әгәр дә тулысынча иҗатын бәяли башласак, һәрбер әсәренә югары бәя бирербез. Әсәрләрен тагын да Рәиф Мәрдәнов, Марсель Әхмәтҗанов тапты, иҗат мирасын табышлары белән баеттылар. Боларның барчасын да халыкка яхшылап, басма хәлдә кайтарып бирергә кирәк.

– Галимнәр әңгәмәләрдә еш кына яңалык түгел, ә инде күптән билгеле булган мәгълүматларны җиткерә. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Бүгенге көндә ниндидер эзләнүләр, ачышлар, яңалыклар бар?

– Шәхсән үзем Татарстанның Фәннәр академиясе галимнәре белән генә түгел, башка гыйльми үзәкләрнең галимнәренә бәйләнештә, аларның да фикерләренә колак салып, бер үк юнәлештә эшлим. Университет галимнәренең дә нәрсәләр эзләүләрен күз алдында тотып әйтәсем килә: табышлар да бар, ачышлар да бар. XVII – XIX гасыр әдәбияты һәм тагын да борынгырак чорлар әдәби әсәрләребезне барлау, авторларын ачыклау процессы дәвам итә. Әйтик, Алтын Урда шагыйрьләреннән Ходадатның (XIV гасыр) әсәрләре ачылуы, аның Сарай шәһәрендә хан булуы һәм Алтын Урда әдәбияты галереясенең, Ходадаттан тыш та, әдәбият тарихы китапларыбызга кертелми калдырыла килгән, әмма данлыклы шагыйрьләргә шактый бай булуы – болар барысы да соңгы заман ачышлары.

Мин, шушы ачышларга багышлап, “Әдәби-мәдәни тарихыбызда гыйльми текстологик эзләнүләр һәм тикшеренүләр” дигән хезмәтемне язган идем, аны 35 ел фәнни эзләнүләрем уңаеннан 2018 нче елда Татарстан Фәннәр академиясендә бастырып чыгардылар. Бүгенге көндә инде сирәк китаплар исемлегенә керде. Хәзер аны табуы да кыен.

Яшь галим чагымнан ук борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятыбыз тарихы белән шөгыльләндем. Әхмәд Яссәви, Сөләйман Бакырганый һ.б. иҗат мирасын барладым, бастырып чыгардым. Ул әдипләр хакында беренчеләрдән булып сүз башладым. Болар барысы да моннан 40 еллар элгәре эшләнгән,әмма ул табышларым фәндә хәзер дә актуаль һәм кызыклы саналалар икән. Бу хакта берничә тапкыр чит ил галимнәреннән дә ишеткәч, бераз аптырабрак та калгаладым. Татарда борынгы ядкәрләрне барлау һәм өйрәнү, халыкка җиткерү эше дөрес һәм уңышлы алып барыла икән. Дөньяда без бу яктан алдынгы халыклар белән бер дәрәҗәдә үсәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100