news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәләвез районында бензовоз белән авариядә ике кеше һәлак булган

1 май иртәсендә Уфа-Оренбург юлында фаҗига була.

news_top
Мәләвез районында бензовоз белән авариядә ике кеше һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Мәләвез районында 1 май көнне иртә белән юл һәлакәте була. Биредә ике кеше үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфа-Оренбург юлының 194 нче километрында ВАЗ-2115 машинасы һәм бензин ташый торган Scania йөк машинасы бәрелешә. Җиңел автомобиль Уфага таба бара, Scania исә каршыга килә.

Машиналар бәрелешкәч, ВАЗ-2115 автомобилен йөртүче һәм аның пассажиры шунда ук ук һәлак була.

Урында полиция хезмәткәрләре эшли, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, авариядән соң, җиңел машина юл кырыена чыгып очкан. Мәрхүмнәр икесе дә яшь ир-атлар. Аларның мәетләрен салоннан чыгару өчен машина түбәсен кисәргә туры килгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар