Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәүлә Колый — татар халкында Тукай дәрәҗәсендәге шәхес»

Мәүлә Колый Казан ханлыгы алынганнан соң туган беренче шагыйрь буларак телгә алына. Шагыйрь чыннан да Чыты авылында туганмы? Питрәч районында данлыклы якташ-шагыйрьнең исемен киләсе елда күтәреп чыгу турында «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» конференциясендә фикер алыштылар.

news_top_970_100
«Мәүлә Колый — татар халкында Тукай дәрәҗәсендәге шәхес»
Абдул Фархан

«Мәүлә Колыйны өйрәнергә ярамаган вакытта студентларга лекция укый идем»

Мәүлә Колыйның чыннан да Питрәч районы Чыты авылыннан булуы турында әдәбият галиме КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловтан сораштым.

— Әдәбият галиме Марсель Әхмәтҗанов моннан 25 ел элек чыганаклар буенча Мәүлә Колыйны Бәйрәмгали Колый исеме белән тәңгәл китерде һәм Бәйрәмгали Колыйның Чытыдан булуын дәлилләде. Хәзерге фәндә шулай карала, — дип аңлатты ул.

Алга таба Хатыйп абый Совет чорында борынгы төрки әдәбият дәресләрендә XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колый турында студентларга лекция укуы турында сөйләде:

— Мәүлә Колыйны өйрәнергә ярамаган вакытта студентларга лекция укый идем. Татарларның фаҗигале тарихы бар. Дәүләтчелегеннән мәрхүм ителгән Казан ханлыгы халкы кырыла, елга буйларына куыла, качып китә. Иҗат кешеләре, дин әһелләре, шагыйрьләребез кача. Шушы вакытта әһелләребез электән булган традицияләрне яңартырга тырыша. Шулар арасында Мәүлә Колый шушы эшкә керешә.

Мәүлә Колый элекке казанышларның шактый өлешен үзләштерә, иҗатында яңа төсмер бирә һәм киләчәк буынга тапшыра. Иҗатында бүгенге көнебез өчен аваздаш яклар күп: кешеләрне кайгырту, әхлак тәрбиясе бирү һ.б. Мәүлә Колыйны Фазыл Туйкә, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов, Шакир Абилов, Марсель Әхмәтҗанов кебек галимнәр өйрәнде.

Филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов Мәүлә Колыйның ике поэмасын эзләп тапты. Ул дәреслекләргә кертелде. Әмма хезмәтләре безнең халыкка тиешле дәрәҗәдә барып җитмәде. Дәреслектә Мәүлә Колый турындагы бүлекне мин язган идем, — дип чыгыш ясады галим.

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов сүзләренчә, Мәүлә Колыйның тормыш юлы һәм иҗади мирасы аз өйрәнелгән.

— Мәүлә Колый иҗатында кешенең әхлакый сыйфатлары, ата-ана мәрхәмәте, мохтаҗларга карата мәхәббәт, һәр байлыкның нигезе — хезмәт, дип дан җырлый. Бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерергә тиешбез, — диде ул.

— 1982 елда Питрәч районында табылган кулъязмага күз салсак, әтиемнең тамырлары Мәүлә Колый нәселенә барып тоташа. Аның иҗатында дин, мәхәббәт лирикасы да бар. Түгәрәк өстәлне оештыручыларга рәхмәт, — диде социология фәннәре докторы, Мәүлә Колыйның туганы Лариса Борһанова.

Шамил Садыйков: «Мәүлә Колый — татар халкында Тукай дәрәҗәсендәге шәхес»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, XVII гасырда яшәгән татар әдибе Мәүлә Колыйны Габдулла Тукай дәрәҗәсендәге шәхес дип әйтеп була.

— Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар халкының дәүләтчелеге, җитәкчелеге, мәчетләре булмаган, ә шагыйре булган. Бу — феноменаль вакыйга. Арча районы Тукайның ватаны булган кебек, Питрәч — Мәүлә Колыйның ватаны. Безнең бурыч — милли-мәдәни мирасыбызны халыкка тарату.

Мәүлә Колыйның иҗаты да кызыклы: ул актуаль, заманча темалар күтәргән. Аның иҗаты — көрәш. Мөселман, татар дип әйтү ул вакыттагы тормыш өчен куркыныч булган. Ә ул шул чорда иҗат иткән. Авыл халкы аның иҗатын белгән. Аның хикмәтләре халык теленә кергән иде.

Мәүлә Колый темасын яктыртуны үз өстебезгә алабыз, чөнки ул бөтен төрки дөнья өчен зур шәхес. Мәүлә Колый булмаса, кем белгән, бәлки Габдулла Тукай да булмас иде? Мәүлә Колый шәхесе татар милләте өчен зур байлык. Аның мирасын өйрәнәсебез алда әле.

Питрәч районы татар авылларына бай. «Йөз, мең еллык тарихы булган авыллар республикабызда бармак белән генә санарлык. Шуның берсе — Мәүлә Колыйның ватаны. Район җитәкчесе Мәүлә Колыйның исемен республика дәрәҗәсендә күтәрергә хыяллана. Татар тормышы Питрәчтә уяна, кайный. Нәтиҗәләре булыр дип өметләнәм, — диде Шамил Садыйков.

— Питрәч районында археологик, эпиграфик объектлар күп. Мәүлә Колыйның иҗатын чит илдә күбрәк беләләр, үзебездә өйрәнүчеләр аз. Бу аның тормыш юлын, мирасын өйрәнүдә беренче адым гына. Аның суфичы буларак, психологик, фәлсәфи карашларын беләбез. Алга таба Россия күләмендә дә конференция булачак, — диде татар төбәкчеләре оешмасы рәисе, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.

Тарих укытучысы: «Мәүлә Колый Сарман районы Шыгай авылында мәдрәсә мөдире булган»

Чыты мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән Наҗия Арсланова Мәүлә Колыйның Сарман районы Шыгай авылында мәдрәсә мөдире булып торганын ачыклаган.

— Татарстан мәдрәсәләре әле дә өйрәнелмәгән. Шәледә, Күндә мәдрәсә булган, диләр. Эзләнә торгач, Сарман районы Шыгай авылында Мәүлә Колый мәдрәсә мөдире булганын белдем. Башкортстанда каһарманнарның сыннарын кыяга чокып ясаганнар. Шулар арасында Мәүлә Колыйның да сыны бар икән. Анда барып, шуны төшереп кайтасы иде.

Чыты авылы халкы аның исемен белеп бетерми. Имам-хатыйбыбыз журналдан Мәүлә Колый турында мәкалә укып, шуны хакимият органнарына әйтмәсә, боз урыныннан кузгалмас иде. Киләчәктә музее барлыкка килер дип ышанам, — диде укытучы.

Питрәч районы имам-мөхтәсибе Аббас хәзрәт Кадыйров Мәүлә Колыйның иҗат һәм тормыш юлына тукталды:

— Иҗат юлын ул якынча XVII гасыр ахырында башлый. Тууы һәм вафат булуы турында да төгәл мәгълүмат юк. Бер әсәрендә 1670 елларда Биләр тирәсендә яшәвен әйтә. Аның биографиясе турында кайбер мәгълүматлар 1920 елда гына билгеле була. Шагыйрь, фольклорчы Фазыл Туйкә Зәй-Каратай авылында Мәүлә Колыйның хикмәтләрен җыя. Табышы турында 1926 елда «Кызыл Татарстан» журналында язып чыга.

Фазыл Туйкәнең ачышына Габдрахман Сәгъди игътибар итә. Гомумән алганда, 1950 еллардан Мәүлә Колый хезмәтләре Татар, Башкорт автоном совет республикаларында, Чиләбе өлкәсендә табыла. Иң танылган хезмәте — «Хикмәтләр» дип аталган шигырьләр җыентыгы. Анда 600дән артык шигырь кергән. XX гасыр ахырында Мәүлә Колый әсәрләренең өзекләре табыла, — диде ул.

«Лирик каһарманнарын уянырга, тәүбә итәргә, хак юлга басарга өнди»

Шәле урта белем бирү мәктәбе директоры Миңзифа Хәсәнова Мәүлә Колый иҗатына анализ ясады.

— Мәүлә Колый үз шигырьләрен хикмәтләр дип бәяли. Мәүлә Колый үзе дә хикмәтле шагыйрь. Әдәбиятта бу жанр күптәннән кулланылган. Ул хикмәт язу буенча остазы итеп Сөләйман Бакырганый, Кол Галине саный, исемнәрен шигырьләрендә телгә ала.

Авторның лирик герое төп игътибарын кешегә, аның рухи халәтенә юнәлдерә. Аның идеалы — диндар, ул Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән бирелгән. Аңа буйсына. Ул ихлас, гадел, инсафлы, итәгатьле, ярдәмчел шәхес. Андый кеше нәфесенә бирелеп, җиһан малына кызыкмый, рухи чистарыну, үзен эчке халәте ягыннан камилләштерү белән шөгыльләнә.

Мәүлә Колый еш кына лирик каһарманын чыбыркылау, битәрләү аша гәүдәләндерә. Аның герое ваемсызлыкка, гөнаһка, нәфескә бирелгән, дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып, Аллаһны исеннән чыгарган. «Нәфесе илә шәйтан мәңә бирде яман», — дип яза. Лирик каһарманнарын уянырга, тәүбә итәргә, хак юлга басарга өнди.

Мәүлә Колый тормышта гына түгел, иҗатында да суфи. Әмма аның суфилыгы шактый үзенчәлекле, катлаулы, каршылыклы. Бер хикмәтендә ул суфичылыкны кәсепкә әйләндерүчеләрне кискен тәнкыйть итә. Икенче яктан караганда, чын суфи халыктан берни алмыйча, дөнья малын беренче планга куймый.

Аның шигырьләрендә суфи идеаль, камил кеше рәвешендә күзаллана. Башка суфи шагыйрьләрдән аермалы буларак, хикмәтләрендә дөньявилык көчле. Шагыйрь кешелек яшәешенең игенчелек, гаилә кору, гыйлем-белем туплау, туганлык кебек проблемаларга игътибарын юнәлткән.

Хикмәтләрендә Котб, Сәйф Сараи традицияләрен дәвам иттерә, игенчелекнең гыйззәтле, хөрмәтле, яхшы һөнәр булуы турында яза. Хикмәт шигырьләренең үзен, укучыларын иген игеп, юмарт кеше булырга өндәү белән төгәлләнә. Ул тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый. Бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарур итеп саный.

Әсәрләрендә каршылыклы фикерләр дә туа. Бер хикмәтендә ул туганнары белән аралашып, үзара ярдәмләшеп яшәүне мактый. Икенче урында исә үз укучысын ялгыз гомер кичерергә чакыра.

Мәүлә Колый хикмәтләре кешеләргә хөрмәт, ихтирам, шәфкать, ярдәмчелек рухы белән сугарылган. Бер шигырендә автор ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтнең ничек булырга тиешлеген матур итеп тасвирлый. Әгәр дә ата-анага хөрмәт булмаса, бу Аллаһы Тәгаләгә каршы килү дигән сүз булуын әйтә.

«Мәүлә Колый, гарипләрнең хәлен сорап, гарипләргә шәфкать кылсак», — дип эндәшә ул үз-үзенә. Мәүлә Колыйны тормышның бөтен яклары, проблемалары кызыксындыра. Шагыйрь табигатьтән үзгәрешләр аша вакыт-гомер агышын тасвирлый. Автор фикеренчә, кеше гомере дә фани, шуңа күрә үзеңә бирелгән вакыт бушка узылмас, ди.

Күңелендә һәрчак көрәш-тартыш бар. Автор моның сәбәбен Котб, Өмми Камал һәм урта гасырның кайбер башка әдипләре кебек, кешенең каршы табигатен дә күрә. Кеше ут, су, һава, туфрак берлегеннән гыйбарәт, ди.

Аның илаһи мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләре тормышта үз юлыңны табарга, санлы булырга өйрәтә. Автор нәфескә бирелеп, хәрам мал җыеп, тәкәбберләнеп йөргән кешенең ахыргы язмышын әйбәт тәмамламавына да ышандыра. Мәүлә Колый иҗатында эшкәртелгән мотивлар Габдрәхим Утыз-Имәни, Габдулла Тукай шигъриятендә дә гәүдәләнеш таба, - ди Миңзифа ханым.

Блогер Миңнур Шәмсетдинов Чыты авылында Мәүлә Колыйга багышланган билге урнаштырган

Питрәч районы Чыты авылының мәдәният йорты мөдире, татар блогеры Миңнур Шәмсетдинов авылга керә торган урында XVII гасыр татар әдибе Мәүлә Колый турында язылган махсус билге урнаштырган.

— Казан ханлыгы алынып, татар халкы дәүләтчелеген югалтканнан соң, караңгылык иңгән дөньяда «Без әле бар, без яшәячәкбез» дигәндәй, әдәби мәйданга чыккан иң беренче шагыйрьнең безнең авыл кешесе булуын һәркем белергә тиеш дип саныйм. Аңа багышлап билге кую эшендә авылдашларыбыз җәлеп ителде, берничә кеше матди ярдәм күрсәтте.

Эш берничә этапка бүленде: башта урынын билгеләп, баганалар утырттык, аннары аның төп формасын калай белән тышладык. Бу этапта авыр техника җәлеп иттек. Хәзер язулар һәм бизәкләр генә урнаштырасы калды.

Өлкән буын кешеләренең һәрберсенә дә «басу капкасы» яисә «кыр капкасы» термины таныш. Элек алар дошманга каршы тору өчен төзелгән. Нык, биек корылма ныгытма хезмәтен дә үтәгән. Еллар үтү белән алар тәүге билгеләнешен югалтып, авылны иген кырларыннан аерып торган һәм мал-туардан саклаган. Авыл кешесенең иң якын, иң истәлекле ядкәре ул.

Авылның исеме һәм шушы төбәктән чыккан бөек шәхес турында искәртеп тора торган бу билгесен басу капкасы белән тиңләп була. Мондый капкалар һәр авыл яисә шәһәрнең визит карточкасы кебек. Аларда шәһәр яки авылның исеме матур итеп кенә язылып калмый, ә биредә яшәүчеләрнең шөгыле, тарихы турында да беренчел мәгълүматны бирә.

Мин бу эшкә тотынганда бары тик изге ниятем генә бар иде. Эшли башлагач, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, булышучылар да табылды. Бу идея белән янып йөри башлаганда әле районыбызда шундый зур конференция уздыру турында сүз кузгатылмаган иде. Бөек якташыбызга зур игътибар һәм ихтирам күрсәтелүгә мин аеруча шат», — диде блогер.

«Питрәч районы ташъязмалары архивы Финляндиядә»

Тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф Питрәч районы авылларның чыганаклары 1601 елдан башлануын әйтте

— Руслар да шул чорда гына монда күчеп утыра. Моңарчы татарлар өчен Казан шәһәреннән 40-50 чакрымлы бушлык тудырыла. Бушап калган авылларга рус һәм керәшеннәрне күчереп утырталар. Керәшен морзалары Камаев, Кадышев, Хәсән морзалар, Нурушевларның яшәгән җире Арча төбәге була. Буш җирләргә алар Арча төбәгеннән килә.

Морзаларның тамырлары бер. Аларның бер өлеше чукындырыла, икенче өлеше татар булып кала. Чыганаклар буенча, бөтенесе дә бер тамырга барып тоташа: Рәҗәповлар, Хәсәновлар һ.б.

Питрәч районында археологик һәйкәлләр күп. XV–XVI гасыр ташъязмалары бар. Кызганыч, ул архивны Финляндиягә алып китәләр һәм Финляндия бәйсезлек алгач, архив шунда кала.

Питрәчтә төбәкне өйрәнү музеенда булдым. Музей бай, иркен. Әмма ул XIX уртасыннан гына башлана. Әйтерсең, монда башка тарих булмаган. Музей ошады. Бу бит Питрәч районы музее! Монда ревизия, метрика кенәгәләрен, муллаларның фотоларын, мәчет-чиркәүләр төзелеше документларын кайтартырга була. Архивта бар нәрсә дә бар.

Мәчет һәм Мишә яр буендагы ял итү мәйданчыгы Мәүлә Колый исеме белән йөртеләчәк

Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов әйтүенчә, киләсе елда Чыты авылы мәчетенә XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колыйның исеме биреләчәк һәм аның хөрмәтенә истәлек тактасы, истәлек ташы куелачак.

— Шулай ук Чыты авылында туган якны өйрәнү музеен төзү планлаштырыла. Туристик маршрутлар экскурсия программасына кертелер, музейда борынгы тарих чорларына да урын бирелер дип өметләнәбез. 2023 елда Питрәч районы Мишә елгасы яр буен төзекләндерү һәм яр буе паркына Мәүлә Колый исемен бирергә ниятлибез.

Питрәч районы халкын Мишә елгасы яр буенда мәдәни ял итү урыннарын төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Яр буе Татарстан халкын җәлеп итә торган урынга әйләнергә тиеш», — диде ул.



Галерея: XVII гасыр галиме Мәүлә Колыйга багышланган конференциядән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100