Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәләкәстә ике кызны үтерүдә шикләнелүче егет массаж ясаучы кызны көчләүдә дә гаепләнә

Тикшерү комитеты көчләү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан.

news_top_970_100
Мәләкәстә ике кызны үтерүдә шикләнелүче егет массаж ясаучы кызны көчләүдә дә гаепләнә
"Вконтакте" социаль челтәреннән

Россия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен үтерүдә шикләнелгән ир-атка карата «көчләү» маддәсе (РФ Җинаять кодексының 132 маддәсенең 1өлеше) буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Татарстандагы тикшерү Идарәсенең рәсми вәкиле Андрей Шептицкийга сылтама белән «Коммерсантъ» сайты хәбәр итә.

23 гыйнвар көнне ике кызның мәетен тапканнар. Берничә сәгать узгач, үтерелгән бер кызның иренең мәетен Алабуга районында юлдагы бер машинада табалар. Ул үзенә утлы коралдан аткан була. Тикшерү комитеты Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу эшне тикшерү барышында билгеле булганча, кеше үтергәннән соң, ир-ат Чаллыга киткән, анда массаж ясаучы 47 яшьлек хатын белән танышкан һәм аны көчләгән.

Тикшерү вәкиле билгеләп үткәнчә, тикшерү хатын-кызларны үтерү «башка затлар» тарафыннан кылынган һәм шикләнелүче аларның корбаны, дип уйларга нигез тапмаган. Мәләкәстә видеокүзәтү камерасы язулары буенча, ул көнне шикләнелүчедән башка берәү дә өйгә керми һәм чыгып китми. Үз-үзенә кул салган автомобильдә ул үзе генә булган. Бу машинаны карау һәм суд-медицина экспертизасының башлангыч күрсәткечләре нәтиҗәсендә раслана.

Шептиций шикләнелүченең әтисенең ике ау мылтыгын алуын да искә ала.

«Хәзерге вакытта җинаять эше буенча берничә экспертиза бара. Шул исәптән хатын-кызларны үтерү коралларына генотикскопик экспертиза билгеләнде», — диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100