Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә укучы малай авыл кибетендәге сатучыны кыйнап ташлаган

Әлеге хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

news_top_970_100
Мәктәптә укучы малай авыл кибетендәге сатучыны кыйнап ташлаган
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсендәге Байлаково авылында үсмер малай кибетчегә һөҗүм иткән. Җинаятьне «Ива» кибетенең күзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Имгәнгән хатынны хастаханәгә илткәннәр. Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых видеоязманың чын булуын раслаган.

«Кызганычка каршы, бу дөрес мәгълүмат. Вакыйга 19 мартта булган. Урынга хокук саклаучылар барды. Хәзерге вакытта 1976 елда туган хатын-кыз имгәнүе билгеле», — ди ул.

Аның сүзләренчә, үсмер кибетчегә металл предмет белә, ул хатынның башына бәреп кыйный. Аннары үсмер малай кибетне талый һәм чыгып кача. Ул касса аппаратыннан 4 мең сум акча, берничә кап тәмәке, кәрәзле телефон урлый, ди Горелых.

Һөҗүм итүченең иптәше дә булган, ул сакта торган. Полиция аларны тиз арада таба. Ике малай да тулы булмаган гаиләдә үсә. Һөҗүм итүче үсмер 2007 елда туган. Үсмерләр икесе дә гаепне таный. Урланган әйберләрне алардан алганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100