news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә укучы бала физкультура дәресендә үлгән

14 яшьлек малай урамда физкультура дәресе вакытында үзен начар хис итә башлый.

news_top
Мәктәптә укучы бала физкультура дәресендә үлгән

Мәскәүнең көнбатышында урнашкан бер мәктәптә укучы бала физкультура дәресе вакытында үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Беренчел мәгълүмат буенча, мәктәп укучысы урамга физкультура дәресенә чыга. Бер мәлдә 14 яшьлек малай үзен начар хис итә башлый һәм аңын югалта.

Укытучы балага беренче ярдәм күрсәтә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Килеп җиткән табиблар баланы коткарып кала алмый. Ул вафат була.

Әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре башланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар