Мәктәптән кайтып барышлый математика укытучысын вәхшиләрчә үтергәннәр
Укытучы телефоннан сөйләшә-сөйләшә эштән кайтып килә торган булган.
Воронеж шәһәрендәге 1 нче мәктәптә математика укытучысы булып эшләүче 47 яшьлек Наталья Тушинскаяны урамда вәхшиләрчә үтергәннәр. Ул өенә бер километр чамасы кайтып җитми калган. Якында гына җәяүлеләр күпере, тукталыш бар, бу урынны кеше йөрми торган җир дип тә әйтеп булмый. Тик хатынны пычак белән кадап үтергәннәр һәм әйберләрен талап алып киткәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, гомеренең соңгы минутларында бу хатын хезмәттәше белән телефоннан сөйләшеп бара. Ул үзенә һөҗүм итүләре турында трубкага кычкырырга өлгерә. Аннары элемтә өзелә.
Укытучыга кимендә ун тапкыр пычак кадыйлар. Ул урында ук һәлак була. Җинаятьче мәетне яшереп тә тормый, Укытучы гәүдәсе урман полосасы буйлап тукталышка таба бара торган сукмакта ятып кала.
Мәрхүмә укытучы эшли торган мәктәпнең директор урынбасары Марина Малова журналистлар белән аралашкан. Хезмәттәшләре сүзләренчә, укытучының мәктәптә дә низаглары булмаган.
«Ул кич белән мәктәптән кайтып бара. Юлда хезмәттәшенә — физика укытучысына шалтырата. Алар сөйләшә, шул чакта мәрхүмә кычкыра башлый: „Миңа һөҗүм иттеләр!“ — ди. Аннары телефон җавап бирми. Физика укытучысы миңа кичке сигез тирәсендә шалтыратты. 8.05 иде бугай. Наташа белән нидер булганын әйтте. Миңа мәрхүмәнең кызы да шалтыратты. Ул да бу хәлнең дөрес булуын раслады, мин елап җибәрдем», — ди Марина Малова.
Мәрхүмәнең телефоны һәм сумкасы югалган. Хәзерге вакытта үтерүчене эзлиләр. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.