Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә классташларын кыерсыткан баланы башы белән унитазга тыкканнар

Мәктәптә классташларын кыерсыткан баланы башы белән унитазга тыкканнар

news_top_970_100
Мәктәптә классташларын кыерсыткан баланы башы белән унитазга тыкканнар
Приморье краендагы Большой Камень шәһәрендә сыйныфташлары тарафыннан кыерсытылган балаларның әти-әниләре җыелган да, хулиган малайны башы белән унитазга тыгып, "акылга утыртмакчы" булган. Алар мәктәптә килгән, бишенче сыйныфтагы бу малайны тотып алган һәм бәдрәфкә алып кергән. Кайбер мәгълүматлар буенча, бала тән җәрәхәтләре алган.

Бишенче сыйныфта укучы Олег Р. беренче класстан бирде классташларын гына түгел, башка балаларны да кыерсытып торган, дип яза "Комсомольская правда". Малайның әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ул кеше үтерү өчен хөкем ителгән, ә баланың әтисе күптән үтерелгән. Малайны әбисе тәрбияли, әмма аның балада гаме юк икән. Көне буе бала караусыз - кичкә кадәр мәктәптә була, аннары олы яшьтәге иптәшләре белән тулай торакларда йөри. 

Олег Р.ның төп күңел ачу ысулы - башка балаларны кыйнау, дип яза газета. Малайларны гына түгел, кызларны да кыйный ул. Соңгы тапкыр ул классташ кызының эченә суккан, хәзер кыз хастаханәдә икән. Кызның әнисе полициягә гариза язган, әмма, аның сүзләренчә, инспектор бу эшне игътибарсыз калдырган. 

Зыян күргән балаларның әти-әниләре күп тапкырлар полициягә мөрәҗәгать иткән, әмма хәл яхшырмаган. Ата-аналар, җыелышып, мәктәп директоры исеменә докладной да язган. Алар балалары күргән зыянны бәйнә-бәйнә язып чыкканнар.

Мәсәлән, Иван И. ике тапкыр өенә ертык рюкзак һәм җимерелгән телефон белән кайтып кергән - аны Олег кыйнаган. Паша П.дан малай акча талаган. Семен Н.ның рюкзагын талап алган һәм кыйнаган.

Мәктәптәге укытучылар, хулиган малайны җәлләп, аны һаман яклау ягын карыйлар, дип зарланган ата-аналар. Шуңа да алар бергә тупланып, баланы акылга утыртырга уйлыйлар. Мәктәпкә килеп, хулиганны бәдрәфкә өстерәп кертәләр һәм башы белән унитазга тыгып алалар.

Хокук саклау органнары бу хәл буенча тикшерү башлаган. Аерым алганда, мәктәптә балигъ булмаганнар белән эшләү бәяләнәчәк, дип яза Вести.ру.

"Приморье краеның мәгариф һәм фән департаменты Большой Камень шәһәрендәге ситуацияне контрольгә алды", - дигәннәр РИА Новостига край хакимиятендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100