Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә физкультура укытучы хатын әниле-кызлы ике кешене вәхшиләрчә үтергән

Гимнастика буенча спорт мастеры, армреслинг буенча тренер хатын танышының фатирына килә һәм ана белән баланы кадап үтереп, фатирдан кыйммәтле әйберләрне урлап чыгып китә.

news_top_970_100
Мәктәптә физкультура укытучы хатын әниле-кызлы ике кешене вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com

29 ноябрьдә Саратов шәһәрендәге Чернышевский урамында урнашкан йорттагы бер фатирда хатын-кызны һәм баланы вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнеп 53 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Ул шәһәрдәге лицейларның берсендә физкультура укытучысы булып эшли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Елена исемле бу хатын моңа кадәр югары уку йортларында физик тәрбия һәм спорт буенча декан урынбасары булып та, төрле мәктәпләрдә укытучы булып та эшли. Елена гимнастика буенча спорт мастеры, ул армреслинг буенча тренер булып та эшли. Шул сәбәпле ул корбаннарын җиңел генә кулга алгандыр, дип фаразлана.

53 яшьлек Елена корбанының фатирына килә. Алар бәхәсләшә башлый. Җәнҗал сәбәпләре турында рәсми белешмә юк. Тик күршеләре әҗәт аркасында талашканнардыр дип фаразлый. Имеш бу хатын өйдә маникюр, балаларга массаж ясый, ә аңа түләмәгәннәр. 

Тикшерү версиясе буенча, Елена пычак ала һәм башта хатынга, аннары аның баласына кадый. Икесе дә үлгәч, җинаятьче фатирдагы кыйммәтле әйберләрне, мәрхүмәнең банк картасын алып чыгып китә. Аннары картадан 70 мең сум акчаны ала. 

Мәрхүмнәрнең мәетләрен туганнары таба. Фаҗига вакытында мәрхүмәнең олы кызы бабасында кунакта була. Бабай — һәлак булган хатынның әтисе — олы оныгын китерә килә. Шунда ул фатирдагы канлы фаҗигане күреп ала.

2 декабрьдә җинаятьтә шикләнелүче хатынны тоткарлыйлар. Ул киләсе елның 29 гыйнварына кадәр сак астында булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100