Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә бала тапкан алгебра укытучысының фотосы тарала: укучылары гаепли, мэрия яклый

Мәгълүмат чараларында мәктәптә бала тапкан укытучының фотосы тарала, тикшерүчеләр мәктәп видеокамераларыннан язмаларны алган.

news_top_970_100
Мәктәптә бала тапкан алгебра укытучысының фотосы тарала: укучылары гаепли, мэрия яклый
Инде хәбәр иткәнебезчә, Уфа мәктәбендә эшләгән 40 яшьлек укытучы дүртенче балага авырлы икәнен яшергән, хәтта гинекологта исәптә дә тормаган. 25 декабрьдә исә бу яшерүнең нәтиҗәсе бөтен илгә билгеле була. Дәрес вакытында укытучы бәдрәфкә кереп баласын таба. Аны пакетка төреп, сумкасына сала. Соңрак ханымда кан китү башлана, аңын югалткан хәлдә аны сырхауханәгә китерәләр. Бала табуы ачыклангач, мәктәптән баланы эзләргә керешәләр. Әмма аны укытучының әйберләре арасыннан соңрак кына табып алалар. 

Тикшерүчеләр мәктәп камерасындагы видеоязмаларны алган. Хәзер алар ханымның баланы төшерү өчен ниндидер чаралар күргәнме-юкмы икәнлеген ачыклый. Әгәр аның баласын төшерү өчен нәрсәдер эшләве ачыкланса, җинаять эше ачылырга мөмкин.

Ханым кияүдә түгел, аның өч баласы булган. 

Уфа мэриясесенең мәгълүмати-аналитик идарәсе бу вакыйга уңаеннан хәбәр таратты. Ханымны гаепләргә ашыкмаска өндиләр. "Кызганычка каршы, мондый хәл (бала төшү) үзе белән булмас дип бер генә хатын-кыз даәйтә алмый. Вакыйга булган урынга барлык экстрен хезмәтләр җәлеп ителде. Укытучының гомеренә куркыныч янамый, әмма аңа җитди дәвалау һәм реабилитация таләп ителә. Мәктәп укытучылары үз коллегаларының авырлы икәнен белмәгән. Инцидентны тикшерү өчен хокук органнары җәлеп ителде. Алар гына вакыйганы ачыклап, дөрес бәя бирә ала", - диелә хәбәрдә. 

Массакүләм мәгълүмат чараларында ханымның фотолары барлыкка килде. Мәктәп төркемендә укытучыны гаепләп язган хәбәрләр барлыкка килде.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100