Мәктәптә "алтын медаль" алу өчен БДИда ничә балл җыярга кирәк?
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру тәртибен үзгәртте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россиядә мәктәп укучыларына алтын медаль биргәндә БДИ нәтиҗәләре исәпкә алыначак.
Быелдан башлап кызыл аттестат алу өчен бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре "бишле" булырга тиеш. Моннан тыш, мәҗбүри булган ике бердәм дәүләт имтиханында кимендә 70 балл җыярга кирәк.
Димәк, рус теле һәм математикадан баллар саны 70тән югарырак булган очракта гына, бишлегә укучылар медаль ала алачак.
Соңгы уньеллыкта "алтын медаль" кыйммәте түбәнәйде. Шуңа күрә Мәграиф министрлыгы бу "гаҗәеп күренешне кабат кайтаруны" максат итеп куя, дип әйткән Россия Мәгариф министры Ольга Васильева.