news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәпләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыярга җыеналар

Мәктәпләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыярга җыеналар

news_top
Мәктәпләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыярга җыеналар
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко балалар мәктәптә мобиль телефоннардан файдаланмаска тиеш дип саный. Аның фикеренчә, бу укучыларның игътибарын читкә җәлеп итә. Балалар укырга һәм бер-берсе белән аралашырга тиеш ди ул. 

Бу хакта Матвиенко Кремльдә - Гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бару буенча РФ президенты каршындагы Совет утырышында әйтте. 

"Әгәр бала дәрестә телефон тотып утыра икән, ул укыячакмы? Ул парта астында укып һәм карап утырачак", - ди ул. 

Матвиенко Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага мәктәптә мобиль телефоннан файдалануны тыю буенча тәкъдимнәрне бер ай эчендә булдыруны сорады. "Әйдәгез, без моны фанатизмсыз, әхлак кагыйдәләрен һәм кануннарны саклап эшлик", - диде ул. 

Спикер бу карар яңа уку елына кабул ителергә тиеш, ди. Аның фикеренчә, "мәктәпкә мобильниклар алып килүне бөтенләй тыярга кирәк", чөнки анда телефоннарны саклау мөмкинлеге юк, шул сәбәпле, кемнәрнеңдер гаджетлары югалырга да мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар