Мәктәпләр 5 көнлек уку атнасына күчәчәкме?
Беренче сентябрьдән Мәскәү өлкәсендәге барлык мәктәпләрендә укучылар атнасына биш кенә көн укый. Моны 95 процент ата-аналар хуплап чыкты.
Бу инициативаны РФ Иҗтимагый палатасы хуплаган. Оешманың гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау комиссиясе җитәкчесе, җырчы Диана Гурцкая балаларның режимы бик тыгыз булуын әйткән. Аның фикеренчә, шимбә көнне укымаган очракта, укучылар ял итә һәм өстәмә белем алачак. Бу хакта РИА НОВОСТИ яза.
Гурцкая әйтүенчә, дәресләр 45 минут түгел, 40 минутлык булырга тиеш - тикшеренүләр кыска дәресләрнең нәтиҗәлерәк булуын раслый."Без ХХ гасырдагы классик белем бирү системасын IT гасыр бурычлары белән тәңгәл китермәкче булабыз. Ә балалар бик нык арый", - ди Гурцкая. Җырчы үзенең тәкъдимен ата-аналар да хуплар дип уйлый.