Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә барасы килмәгән баланы мәҗбүри укырга алып баралар - видео

Мәктәпкә барасы килмәгән баланы мәҗбүри укырга алып баралар - видео

news_top_970_100
Мәктәпкә барасы килмәгән баланы мәҗбүри укырга алып баралар - видео
Белем көнендә мәктәптә укыйсы килмәгән баланы өстерәп укырга алып баруны төшергәннәр иде. Бу кызык видеоны Җәвит Шакиров та үзенең аккаунтына куйган. Баланы югарырак класста укучы егет кулыннан өстери: "Киттек мәктәпкә!" "Ю-ук!" - дип кычкыра бала. "Нибары 11 ел", - дип "юата" яшүсмер егет.

"Укыйсы килмәсә, көчләмәскә кирәк. Укыган кеше бай була алмый хәзер. Университетларда эшләүче зур галимнәр егерме мең акчага эшләп, гомерләрен уздыра. Әлефне таяк дип тә белмәүчеләр, бизнесмен булып, Мерседес машиналарында котырып йөри. Акча саный белсә, әзрәк укый-яза, йөгерә белсә шул җиткән", - дип яклаганнар малайны. 

"Ә ничек укымаска соң?" - дип киңәш сораган берсе. 

"Тууга телефон белән дуслашып үскән буын укымый да белә. Укыйсы да килми шуңа күрә".
"Бу баланың кеме? Шулай йолкый-йолкый өстәрәмиләр инде. Алданрак психологик әзерләргә кирәк. Әти-әнисе бәйрәм рәвешендә озата барса, әйбәтрәктер дип уйлыйм. Бозау өстерәгән кебек өстери. Мескен бала!"
"Әзрәк төлке мае сөртеп көйләргә кирәк".
"И аллам, балаламр белеп тора нәрсә буласын, шуңа барасы килми".
"Безнең мәктәптә дә шундый хәл булды. Беренче класска килүче укучыны әнисе көч-хәл белән генә алып килде".
"Ул бит көчек түгел. Атарга барган кебек сөйриләр. Бала курка. Мәктәпнең авторитетын төшерәләр."
"Бу баланы бик иркәләгәннәр ахыры. Садикка йөрмәгәнме".
"Бала бит уйный абыйсы белән".

Бер укучы исә видеодагы бала Җәвитнеке дип уйлаган.

"Җәвит, оныгың да үзең кебек кәмит икән!"


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100