Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә барабыз! Уку йортын ничек сайларга, гаризаны ничек язарга, "подготовишка"га йөрергәме?

Беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе алдыннан Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирде. 

news_top_970_100
Мәктәпкә барабыз! Уку йортын ничек сайларга, гаризаны ничек язарга, "подготовишка"га йөрергәме?

1 февральдән Татарстанда беренче сыйныфка гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. 2019-2020 уку елына республиканың гомуми белем бирү оешмалары 53 меңләп беренче сыйныф укучысын кабул итәргә планлаштыра. Бу узган елга караганда 3 мең балага күбрәк. Ике елдагы кабул итүнең аермасы соңгы елларда туучылар саны арту һәм халык миграциясенә бәйле.

1 сорау: Баланы мәктәпкә ничә яшьтә бирү яхшырак?

“Россия Федерациясендә белем бирү” турындагы закон буенча, балалар 6,5 яшьтән 8 яшькә кадәр мәктәпкә кабул ителә. Баланы ничә яшьтә мәктәпкә бирү яхшырак: алты яшьтәме, сигездәме? Бу мәсьәләне әти-әниләр үзләре хәл итә. Белгечләр баланың үсешендәге индивидуаль үзенчәлекәрне истә тотарга киңәш итә.

“Алты яшьтә үк мәктәпкә барырга әзер булган балалар бар. Ә җиде яшьтә дә әзер булмаганнар бар. Әти-әниләр үзләре баланың мәктәпкә әзерме, түгелме икәнен күрә: сабыр гына утырып тора аламы, моторикасы үсеш алганмы”, - дип җавап бирделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

2 сорау: Мәктәпне ничек сайларга?

Татарстанда барлыгы 1400 мәктәп эшли. Республика территориясендәге һәр торак йорт аерым мәктәпкә беркетелгән. Сезнең кайсы мәктәпкә каравыгызны шәһәрдәге Мәгариф идарәсе сайтында белергә була. Авылларда яшәүчеләр бу мәгълүматны районның мәгариф бүлеге сайтында белә ала.

“Авыл җирендә мәктәп сайлау белән проблемалар юк. Бу проблема бары тик зур шәһәрләргә – Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренә кагыла. Иң беренче булып мәктәпкә теркәлү урыны буенча балаларны кабул итәләр. Төп кабул итүдән соң буш урыннар калса, мәктәп бу пропискага карамаган балаларны кабул итә ала”, - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

3 сорау: Гаризалар нинди срокта кабул ителә?

Прописка буенча балаларны мәктәпкә кабул итү гаризалары 2019 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр кабул ителә. Беркетелгән территориядә яшәмәгән балаларның әти-әниләреннән гаризалар 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр карала. Буш урыннарга кабул иткән вакытта Россия законнары һәм субъектларның норматив актлары буенча беренче чиратта мәктәптәге урынга хокукы булган гражданнарның балалары өстенлеккә ия.

Балаларын беренче сыйныфка язу өчен әти-әниләр мәктәпкә 1 февральдән килә алалар. Шулай ук комиссиянең эш вакытын белешеп алдагы көннәрдә дә килергә була. Моннан тыш, интернет аркылы да язылырга мөмкин. Моның өчен Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза тутырырга кирәк.

4 сорау: Мәктәпләрдә беренче сыйныфта ничә урын барлыгын кайдан белергә?

Мәктәп беренче сыйныфтагы урыннар саны турында мәгълүматны рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендта урнаштырырга тиеш. Бу беркетелгән территориядә яшәмәүче балаларны кабул итү өчен буш урыннар турындагы акт чыкканнан соң 10 көн эчендә эленергә тиеш. Мәгълүматның чыгу вакыты 1 июльдән дә соңрак булмаска тиеш.

5 сорау: Үзең белән мәктәпкә нинди документлар алырга кирәк?

1 сыйныфка гариза язу өчен түбәндәге документларның төп нөсхәләре һәм күчерелмәсе кирәк:

1. Әтинең яки әнинең паспортв

Мәктәпкә кабул ителәчәк һәр балага да шәхси эш ачыла. Бирелгән барлык документлар да шунда саклана.

6 сорау: Мәктәптә нинди документ бирәләр?

Баланың әти-әнисе һәм законлы вәкиле тапшырган документлар мәктәптәге гаризалар кабул итү журналында теркәлә. Документларны кабул иткәннән соң, 7 эш көне эчендә мәктәп баланы беренче класска кабул итә. Гаризаны теркәгәннән соң, документларны алу турында расписка бирелә. Анда баланы мәктәпкә кабул итү гаризасының теркәлү номеры, шулай ук тапшырылган документлар исемлеге булырга тиеш. Распискага документлар кабул итүгә җаваплы булган вазифаи затның имзасы куелырга һәм мәктәпнең мөһере сугылырга тиеш.

7 сорау: Балалар өчен кабул итү сынаулары уздырыламы?

Беренче класска кабул иткәндә балалар өчен сынаулар уздырылмый. Кабул итү кагыйдәләре закон тарафыннан җайга салынмаган, ә гомуми белем бирү оешмасы кагыйдәләре буенча көйләнә. Бу кагыйдәләр мәктәпнең рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш. Классаларга бүлү өчен, мәктәпкә керү дәрәҗәсен билгеләү максатыннан белем бирү оешмасында сөйләшү уздырырга мөмкиннәр. Тик сөйләшү нәтиҗәләре нинди генә булса да баланы укырга кабул итәргә тиешләр.

8 сорау: Әзерлек төркемнәренә йөрү мәҗбүриме?

Әлеге сорау күп ата-ананы борчый. Ләкин Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында әзерлек төркемнәренә йөрү мәҗбүри түгел дип саныйлар.

“Подготовишка” – мәҗбүри шарт түгел. Балалар анда әти-әниләренең теләге буенча йөри. Бала мәктәпкә әзерлекне мәктәпкәчә белем бирү оешмасы – балалар бакчасында алырга тиеш”, - дип әйттеләр министрлык белгечләре.

9 сорау: Мәктәп “подготовишка”га йөргән баланы кабул итәргә тиешме?

Бу мәгълүматны һәр аерым мәктәпнең килешү шартларында карарга кирәк. Ләкин еш кына мондый шартлар язылмый. “Белем бирү” турындагы закон нигезендә, әгәр дә бала үз адресы буенча шул мәктәпкә карый икән, аны укырга алырга тиеш.

10 сорау: Әти-әниләр 1 июльгә кадәр беренче класска кабул итү өчен гариза язмасалар нәрсә эшләргә?

Татарстанның Мәгариф министрлыгында әйтүләренчә, бу еш очрый торган сорау. Аны әти-әниләр индивидуаль рәвештә районның мәгариф идарәсендә хәл итәргә тиешләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100