Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучысының сумкасы ничә кило булырга тиеш?

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәп балаларының сумкасының авырлыгы турында тәкъдимнәр чыгарды.

news_top_970_100
Мәктәп укучысының сумкасы ничә кило булырга тиеш?
Салават Камалетдинов

Дәреслекләр һәм уку-язу әсбаплары салынган мәктәп рюкзагының авырлыгы 9-11 класс укучылары өчен 4 килодан, 1-2 сыйныфлар өчен 1,5 килодан артмаска тиеш. Бу турыда Роспотребнадзорга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Сумканың төп критерийлары:

  • киң,
  • каешының озынлыгы көйләнә, анда аммортизацияли торган катлам бар,
  • аркасы каты һәм деформацияләнми торган,
  • яктылык кайтаргыч элементлары бар.

Башлангыч сыйныфлар өчен көн саен мәктәпкә алып бара торган уку-язу җайланмалары 700 граммнан, өлкән һәм урта сыйныф укучыларының уку-язу кирәк-яраклары 1 килодан артмаска тиеш.

Дәреслекләр һәм язу әсбапларының көндәлек комплектының авырлыгы түбәндәгечә булырга тиеш:

  • 1-2 сыйныфлар — 1,5 кило,
  • 3-4 сыйныфлар — 2 кило,
  • 5-6 сыйныфлар — 2,5 кило,
  • 7-8 сыйныфлар — 3,5 кило,
  • 9-11 сыйныфлар — 4 кило.

Роспотребнадзор бала өчен өс киеме, аяк киеме, уку әдәбияты сайлаганда маркировкаларга карарга да киңәш итә. Табигый тукымалар һәм материаллардан эшләнгәннәрен алыгыз.

«Балалар өчен кием сайлаганда ата-аналар аның тышкы кыяфәтенә генә игътибар итәргә тиеш түгел. Беренче урында җылылык үзлекләренә, тегелешенә, уңайлылыгы һәм җиңеллегенә карарга кирәк. Кием баланың хәрәкәтен чикләргә тиеш түгел, ул тиренең физиологик функцияләрен бозмасын. Тукыма суларга, суны һәм су парларын җиңел йотарга, күп тапкыр югач һәм үтүкләгәч рәвешен бозмаска тиеш», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100