Мәктәп укучысының иртәнге ашында нинди ризыклар булырга тиеш?
Мәктәп укучысы иртән ботка, йомырка яисә сөт продуктлары ашарга тиеш.
Мәктәп укучысы иртән ботка, йомырка яисә сөт продуктлары ашарга тиеш. Балага коры иртәнге ашларны атнасына 1-2 тапкыр гына рөхсәт итәргә мөмкин. Бу хакта Роскачество кисәтә.
"Ярма, йомырка һәм сөт продуктларында мәктәп укучыларының үсеше өчен кирәкле булган файдалы матдәләр һәм җиңел, тиз үзләштерелә торган акрын углевод һәм аксым бар", - диелә оешманың хәбәрендә.
Коры иртәнге ашларда шикәр күп. Аларны даими куллану шикәр диабеты, симерү, аллергик реакцияләр һәм эчәклек эшен бозуга китерергә мөмкин, - дип кисәтә экспертлар.