Мәктәп укучысының битенә кислота сипкәннәр
Мәктәптән кайтып баручы кызның битенә якындагы йорттагы беренче кат балконыннан көтмәгәндә кислота сипкәннәр.
Барнаулда булган бу вакыйгада баланың тән тиресе бик каты пешкән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.
Кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчене эзлиләр.
Кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчене эзлиләр.