news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучысына яшьтәшләре керосин сибеп ут төрткән

Мәктәп укучысына яшьтәшләре керосин сибеп ут төрткән

news_top
Мәктәп укучысына яшьтәшләре керосин сибеп ут төрткән
Мәскәү мәктәпләренең берсендә укыган 15 яшьлек егеткә иптәшләре керосин сибеп ут төрткән. Мәскәү шәһәре буенча тикшерү комитеты баш идарәсе хәбәр итүенчә, 24 гыйнвар кичендә Берзарин урамы подъездында малайга ике иптәше канистрадан керосин сибеп ут төрткән. 98 процент тән өслеге пешкән малайны хастаханәгә алып килгәннәр. 111 матдә буенча (сәламәтлеккә зур зыян салу) җинаять эше кузгатылган. 

Малайның тын юллары зыян күргән, тәне 3,4 дәрәҗәдә пешкән һәм төтен белән агуланган. Ул үлем хәлендә. Аңын югалтыр алдыннан ул үзен ике үсмер яндыруы турында хәбәр итеп өлгергән.

Тикшерү комитеты малайның нинди гаиләдә тәрбияләнүен ачыклый һәм өйдәге, мәктәптәге вәзгыятькә дә бәя бирәчәк, диелгән тикшерү комитеты хәбәрендә.

Күптән түгел генә моңа охшаш хәл Санкт-Петербургта булды. Өлкәннәр булмаган фатирда җыелгач (яшьләр телендә "вписка" дип атала) үсмерләр бер-берсенә су сибеп уйный. Аннары алар 14 яшьлек кызны урындыкка утырталар. Егетләрнең берсе шаяртырга теләп спирт сибә спирт сибә һәм ут төртә. Кызның 30 процент тәне пешә. Хәзерге вакытта аның гомерен саклап калу өчен тырышалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар