news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучысы очкычта хәле киткән кешене коткарган

Мәктәп укучысы очкычта хәле киткән кешене коткарган

news_top
Мәктәп укучысы очкычта хәле киткән кешене коткарган
Мәскәү мәктәпләренең берсендә медицина сыйныфында укучы малай очкыч бортында хәле начарланган ир-атның гомерен коткарган, дип яза РИА Новости.

Укучы Сочидан Мәскәүгә очкан. Очыш вакытында очкычтагы бер пассажирның борыныннан кан киткән, шуннан соң ул аңын югалткан. Бортта медиклар булмаган.

"Малай ир-атның авыз куышлыгын һәм борынын каннан чистарткан һәм бортпроводниклар белән бергә аның кан басымын, сулыш алуын контрольдә тоткан. Ир-атның хәле стабильләшкән", - дип сөйләгәннәр матбугат хезмәтендә.

Унынчы сыйныфта укучы малай паникага бирешмәскә тырышканын әйткән. "Мин бит бу ир-атка ярдәм итә алам, дип уйлап куйдым һәм аның янына ашыктым", - дип сөйләгән ул журналистларга.

Очкыч Воронежда утырган, авыру пассажирны табиблар караган. Хәзер аның хәле әйбәт икән, ул коткаручысы белән элемтәдә тора.

Укучының батырлыгы турында Фейсбукта мәктәп директоры Александр Антипов сөйләгән. "Әгәр ул ярдәм итмәгән булса, пассажир реанимациягә кадәр көтә алмас иде. Табиблар инфаркт дип фаразлаган (бу фараз дөрес булып чыкмаган). Нигә мин моны язаммы? Балаларны тикмәгә генә укытмыйлар икән. Мәктәп укытучылары алдында баш иям", - дип китергән ул малай әнисенең сүзләрен. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар