Мәктәп укучысы имтиханны начар бирү аркасында сырхауханәгә эләккән
18 июньдә Башкортстанның Әбҗәлил районы мәктәпләренең берсендә 9нчы класс укучы төп дәүләт имтиханыннан начар билге ала.
Укучы өенә кайткач, үзенә кул сала. Әмма аның әти-әниләре табибларны чакырырга өлгерә, алар үсмернең гомерен саклап кала. Кыз янәшәсендә ачылган дару савытын табалар.
Хәзер укучы Магнитогорск сырхауханәсендә, дип хәбәр итә "Новости Башкирии сегодня".